Логотип
Күңелеңә җыйма

Хыянәтне гафу итәргәме, юкмы?

Балачакта үскәндә мин дусларым арасында малайлар күбрәк иде. Ничектер шулай килеп чыкты инде. Безнең урамда минем яшьләрдәге кызлардан берүзем булгач кая барасың инде?! Уйнарга чыккан саен, иптәш эзләп күрше урамнарга йөреп булмый бит.

Аннан, дөресен әйтәм, миңа кызлар белән уйнау бик ошап та бетми иде: аз гына бернәрсә булдымы, үпкәлиләр, елыйлар, өйләренә кайтып китәләр... Малайлар, ичмасам, рәхәт! Бергә рәхәтләнеп сугышабыз да, бераздан тагын дуслашабыз. Алар белән күпкә кызыграк – ни генә уйлап тапмыйлар! Мине дә үзләренә тиң күрәләр, аермыйлар. 

Арада иң якын дустым Рамил иде, билгеле. Без күршеләр идек. Ул миннән ярты елга гына кечерәк, әмма аны әниләре мәктәпкә соңрак бирделәр. Без мәктәпкә керәсе елны әниләре җәй башында бик каты авырып китте, озак кына шәһәрдә больницада ятты. Шуңа күрә берсендә дә Рамил кайгысы булмагандыр инде. Безнекеләр: «Бер класста укысалар әйбәтрәк булыр иде», – дип тә әйтеп караганнар. Аннан ул көзен – ноябрь аенда гына туган, киләсе елга гына керсә дә, өлгерә дип уйлаганнардыр инде.

Минем дәресләр беткәнне мәктәп янына ук килеп көтеп тора иде ул. Юл буе сөйләшә-сөйләшә кайтабыз. Нәрсәләр сөйләшеп бетергәнбездер инде, анысы истә түгел хәзер. 

Аннан ул да мәктәпкә керде. Без мәктәпкә гел икәү йөрдек. Капка төпләренә чыгып утыра да мине көтә. Әти кышын мине гел ашыктыра иде: «Бар, тизрәк чык, Рамил туңып беткәндер инде», – дия иде. Аның нәрсә – җыенасы тиз, чәчен үреп ятасы юк. Мин генә ул тилмерәм озын чәчләремне тарап. Рамилгә кызыксам да, чәчемне кистерергә әни рөхсәт итмәде. 

Без менә шулай үстек. 

Аннан бергә клубка йөри башладык. Ул – миңа кемнәр ошаганын, мин аның кемнәргә күзе төшкәнен иң беренче белдек. Бер кызга аның хатларын ташып йөргәнем дә истә әле. Ул кызның туган көненә нәрсә бүләк итәргә дип баш ватканыбызны хәтерлим. Акча да юк бит. Безгә ул чакта әниләр кесә акчалары бирмиләр иде. Аннан юлын таптык: апа миңа туган көнемә шундый матур блокнот алып кайткан иде. Аны башларга кызганып тора идем. Бирдем инде Рамилгә... Шундый куанган иде! Тик ул кыз аның белән барыбер дуслашмады. 

Мәктәпне тәмамлап авылдан башта мин киттем, бер елдан соң – ул. Студент чакта кайтканда-киткәндә аралаша идек әле, аннан кайтулар да, аралашулар да кимеде. Беребез кияүгә чыккач, икенчебез өйләнгәч, аралашулар бөтенләй диярлек бетте. Мин аның туенда да була алмадым, яңа бәби тапкан чагым иде. 
Декреттан соң эшкә чыккач кына кабат якыннан аралаша башладык. Анда да, бәлки, болай аралашмас идек тә, эш урыннарыбыз якын булып чыкты. Төшке аш вакытында очрашабыз, бергә төшке ашны ашыйбыз яки икәү кофе эчәбез. 

Бер көнне бу бик кәефсез иде. «Нәрсә булды?» – дим, исәнләшүгә. Кемдер кафеда безнең икәү утырганны күреп, хатынына җиткергән – тегесе бик каты тавыш күтәргән икән. Минем үземнең ирем Рамил турында без өйләнешкәнче үк белә иде – ялгыш та көнләшкәне булмады.  Ә ул, күрәсең, минем турыда сөйләгәне булмагандыр. Әллә сөйләп тә безнең арадагы дуслыкка ышанмадымы икән хатыны? 

Адресларын алдым да, эштән иртәрәк сорап, кичке якта боларның өйләренә киттем. Хатынының бала белән өйдә утырган чагы – алдан әйтеп килмәсәм дә, өйдә булачагын беләм. Кызларына бер матур күлмәк, зур гына бер торт алдым. Шулай барып кердем. 

Ишекне ачкач аптырап калды инде башта. Минем кем икәнне белгәч, уздырмаска да теләгән иде. Аннан аңлаштык. Бик адекват хатын булып чыкты, икәү рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Теге торт белән чәй эчтек. Рамилнең кечкенә чакларын, икәү ниләр эшләп йөргәннәребезне сөйләдем. «Бик кызык! Аның миңа болар хакында сөйләгәне юк!» – дип, тыңлап утырган җирдән ул кинәт мине бүлдерде дә: 
– Ә бит Рамил чынлап та йөри... Мин моны күптән сизәм. Аның читтә кемедер бар. Шуңа сез дип уйладым, – диде. 
Мин, әлбәттә, аңа: «Юктыр, син ялгышасыңдыр», – дидем. 
Әмма ул ни өчен шикләнүләре турында сөйләгәч, үзем дә икеләнеп калдым.

Икенче көнне көчкә көтеп җиткездем. Рамил белән тагын шул үзебезнең кафеда очраштык. 
– Хатының дөрес әйтәме? Чыннан да кемеңдер бармы? – дим. 
Ул башта ык-мык килде, «Декретта утырган бөтен хатынның да башы китә бугай – бу аның фантазиясе генә», – ди.
Теләсә кемне алдалый ала Рамил, тик мине түгел – аның нәрсәдер яшергәнен күзләреннән шундук күрдем. 
– Мин хатының түгел, дөресен әйтсәң дә була, – дим. 
Аннан ачты инде серен.
– Әйе, бер ел инде берәү белән очрашам, – ди. 
– Алайса нигә аерылышмыйсың соң? – дим. 
– Ә нигә аерылышырга? – диде ул гаҗәпләнеп. – Хатыным мине ярата. Бик ярата! Хыянәт иткәнемне белә бит, әмма барыбер кичерә. Әллә нигә бер дулап алуын искә алмасаң... Сине ул шул кыз дип белгән бит, шуңа тавыш чыгарды…

Әмма минем өчен хыянәт – түбәнлеккә төшү белән бер. Якын кешең каршында гына түгел, үз-үзең алдында да түбәнлеккә төшү ул. Мин аны кабул да итә алмыйм, аңлый да алмыйм. 
Рамилне дә бу адымы өчен кичермәдем. Ул инде мин белгән Рамил түгел икән... Аның белән аралашулар шундук мәгънәсезгә әйләнде. Шул көнне үк: «Хуш, башка шалтыратма!» – дип саубуллаштым. 

Озакламый ул эштән миңа китәргә туры килде. Бу да аралашмаска бер сәбәп булды. Авылда очрашсак та, исәнләшүдән узмыйбыз. Хәтта хәл  дә сорашкан юк. Әмма әни аның яңалыкларын җиткереп тора: икенче балалары тугач, хатыны белән аерылышканнар. Кызларын хатыны үзе генә үстерә икән. Димәк, иренең хыянәтен ул да гафу итмәгән... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар