Тәнзиләгә ире белән тыныч кына сөйләшү көннән көн авырлашты. Кызып китмәскә, тавышны күтәрмәскә, ярсыганны сиздермәскә кирәк иде.
– Өйдә берүзең нишләп бетәсең? – диде ул.
– Нишлим, телефонда утырам, аннан туйгач, телевизор карыйм, анысы да туйдыргач, өй янындагы паркта йөреп керәм, – дип җавап бирде ире.
– Кем белән йөрисең? Берүзең генәме?
Тәнзилә бу сорауны бирүен сизми дә калды.
– Кем белән йөрим, хуҗасыз этләр белән! Кай көнне бер аксак мәче иярә...
Юнысның үпкәләве тавышына чыкты.
– Нигә болай сорыйсың әле? Барысы да элеккечә. Нигә мондый сораулар бирүеңне аңламыйм.
Ире белән сөйләшкәннән соң, Тәнзилә күршесен социаль челтәрләрдән эзли башлады. Ничек моңарчы башына килмәгән! Анда булмаган кеше юк бит хәзер! Фамилиясен белә иде – чагыштырмача тиз тапты. Һәм нәкъ кичә аның туган көне булганын белде!
Күршесе чәчәкләр һәм бүләкләр фонында фотога төшкән. Чәчәк бәйләмнәре арасында Тәнзиләнең ире сатып алганы да бар. Кат-кат чагыштырып карады – шул букет: хатын ялгышмый.
Тәнзиләгә бик авыр иде. Иренең аңа инде ничә еллар буе чәчәк бүләк иткәне юк, чәчәк алуны «мәгънәсез акча әрәм итү» дип атый. Ә монда чит хатынга шундый матур чәчәк бәйләме бүләк иткән.
Димәк, никахтагы хатынына чәчәк бүләк итү генә мәгънәсез булып чыга…
Тәнзилә чәчәк букеты өчен ачуын йотарга өлгергәнче, борчылыр өчен тагын сәбәп килеп чыкты.
– Күз алдыңа китер: кичә Юра күрше хатын белән безнең өйдә сериал караган! – дип елый-елый сөйләде ул дустына.
– Бик дөрес хәл түгел инде, – дип бу юлы Ләйлә дә шунда ук килеште. – Әмма син уйлаган җинаять өстендә тотылмаганнар бит... Син өйдә булмагач Юныска да күңелсездер инде, күрше хатын да ялгыз бит. Алар бәлки, дусларча гына аралашып йөриләрдер.
– Үз сүзеңә үзең ышанасыңмы соң, Ләйлә? – дип аны шунда ук туктатты Тәнзилә. – Әйе, әлбәттә дусларча ди! Юнысның гомердә сериал караганы юк, мин карасам, миннән дә гел көлә иде. Ә монда икесе бергә кич буе рәхәтләнеп карап утырганнар. Пар күгәрченнәр кебек!
Ләйләнең инде дустын тынычландырыр өчен дәлилләре дә, сүзләре дә беткән иде.
Тәнзилә әнисе янында тагын ун көнләп торырга тиеш иде әле. Әмма әнисе аны өйгә иртәрәк кайтарып җибәрергә булды.
– Мин инде үземне яхшы хис итәм, – дип ышандырды ул кызын. – Нигә мине саклап утырырга?! Өйгә кайтасың килгәнең күренеп тора. Кияү дә күптән югалткандыр. Ир-атны озакка ялгыз калдырырга ярамый, кызым.
– Барысы да әйбәт, мин сине дә үзеңне генә калдырасым килми. Өстәвенә, әле ялым да бетмәде, – дип бик үк ышанычлы булмаган тавыш белән җавап бирде Тәнзилә.
– Мин бит күрәм: үзеңә урын таба алмыйсың, – дип көрсенде әнисе. – Минем өчен борчылма, ярдәм кирәк булса, күршеләр бар. Кайт син... Барысы да яхшы булачак, кызым...
Тәнзилә кайтуы турында алдан беркемгә дә хәбәр итмәде: иренә дә, кызына да. Юныс эштән кайтканчы фатирны җыештырды, кичке аш әзерләде.
Ишекне үз ачкычы белән ачып кергән Юнысны өйдә хатыны каршы алды. Аның йөзендәге сәер реакциягә шаккатты Тәнзилә: ире башта каушап калды, аннары йөзендә ниндидер җиңеллек барлыкка килде. Аңлашылмады...
Бергә утырып кичке ашны ашадылар. Аннан ире гадәттәгечә залга – телевизор аршысына чыгып утырды.
Тәнзилә кухняда табын җыештырып, савыт-саба юып калды.
Шул вакытта ишектә кыңгырау шалтырады. Көтелмәгән кунакның кем булырга мөмкинлеген чамалап, хатын ишекне үзе ачарга ашыкты.
– Ой, син инде кайттыңмы?
Ландыш, күрәсең, мондый очрашуга бөтенләй әзер түгел иде. Әмма ул үзен бик тиз кулга алды.
– Мин сездә интернет эшлиме, әллә юкмы, дип сорарга кергән идем. Минем интернет эшләми.
– Мин өйгә кайттым һәм бүтән китәргә җыенмыйм, – дип ачуын көчкә тыеп җавап бирде Тәнзилә. – Бездә интернет бар. Һәм башка вакытта болай соң безне борчымавыгызны үтенәм.
– Сезне ниндидер эштән бүлдердеммени? – дип ясалма озын керфекләрен бер күтәрде, бер төшерде күрше хатын. – Мин комачауларга теләмәдем, дусларча хәлләрегезне белергә генә кердем.
– Мин дә шулай уйладым, – дип сүзләрен теш арасыннан кысып чыгарды Тәнзилә. – Ләкин шуны әйтәсем килә: безнең квартира белешмә бюросы да, кинотеатр да түгел. Шуңа күрә монда бүтән йөгереп менмәгез!
Ландыш пуля кебек үз өенә атылды. Белә, Тәнзилә барысын да белә!
Аларга берничә кич рәттән кереп йөрүен хатынына Юныс үзе сөйләп биргәндер дип уйлады ул.
Сөлек кебек күрше ирен бик тырышып үзенә җәлеп итәргә маташкан иде ул. Ул да риза кебек иде, әмма һаман да якынаерга батырчылык итмәде шул. Бүген, бүген булмаса иртәгә менә шул «ныгытма» инде җимерелергә тора дип уйлаган мизгелдә, аның хатыны кайтып, бөтен нәрсәне бозды.
Ландышның ачуы кабарды. Кемгә ачулы икәнен генә аңламады: әллә үзенә, әллә ике арадагы берничә адымны атлап узарга һаман кыймаган Юныска, әллә аның вакытлы-вакытсыз кайтып кергән хатынына...
Ә Юныс, чыннан да, хатыны кайткач ниндидер җиңеллек хисе кичерде.
Күрше хатыны Ландыш ике арада нәрсәдер булырга мөмкин икәненә даими ишарәләп торды – аның янында үзен шактый иркен тотты. Хатынның кайнар кулы ялгыш кына (хәер, ялгыш микән?!) үзенә кагылып киткәндә бөтен тәнгә ут капты, теле көрмәкләнде... Шулай да Юныс соңгы адымны ясамады, әмма Ландышны кире дә какмады – шулай итеп аның төрле хыялларга бирелүенә мөмкинлек калдырды.
Инде хатыны кайтты – теге куркыныч киртәне атлап чыгарга кирәк булмаячак. Аның артындагы билгесезлек бигрәк шүрләтә иде шул. Бер көйгә салынган тормышны үзгәртәсе килми иде ирнең.
Тәнзилә иренең дә, күршесенең дә чын ниятләрен белми иде, әлбәттә. Әмма ул бер нәрсәгә нык инанды: моннан соң ирен ялгыз калдырмаячак һәм кирәк булса, күрше хатынга тиешле җавапны да бирәчәк.
Бергә күпне гомер кичергән иренең үзенә хыянәт итүе турында уйлау да авыр иде аңа. Шуңа күрә бар гаепне оятсыз Ландышка аудару җиңелрәк тоелды. Тәнзилә хәтта очраклы рәвештә тә ишегалдында аның белән очрашмаска тырышты. Бәладән ераграк торырга кирәк...
Ә квартирага яшерен камералар куеп калдыруы турында ул әлегә берсенә дә әйтмәде: үзе янында гаепле мәче кебек кенә йөрүче иренә дә, әрсез күрше хатынына да. Кем белә, бәлки ул камералар киләчәктә тагын кирәк булып куяр…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк