Күпме генә сузсаң да, бу яңалыкны җиткерергә кирәк иде. Хатын, ниһаять, тәвәккәлләде. – Миңа берәр ай әнидә яшәп торырга туры киләчәк, – диде Тәнзилә иренә. – Операциядән соң аны берүзен генә алдырып булмый әлегә... Чәй дә куеп эчә алмый бит... – Ярый.
Юныс хатыны гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә җиңел ризалашты.
– Нәфисәнең дә синең янга гел килеп йөрергә мөмкинлеге булмаячак: аның үз гаиләсе, эше бар. Кияүдән дә яхшы түгел... Шуңа күрә бөтен тормыш үзеңә генә кала инде, – дип дәвам итте Тәнзилә. – Киткәнче ашарга әзерләп калдырырмын, суыткычка ярымфабрикатлар да күп итеп ясап китәрмен.
– Яхшы.
Юныс хатынын үзенең тынычлыгы белән тагын бер кат гаҗәпләндерде.
Нәкъ менә аның шушы тынычлыгы Тәнзиләне борчуга салды да. Элегрәк ире мондый хәбәрне болай гына уздырмас иде. «Әниең янына барырга кирәген аңлыйм, ә мин?!» – дияр иде. Ә хәзер хатынының китүенә хәтта сөенгәндәй тоела. Бу Тәнзиләнең күңелендә күңелсез шикләр уятты... бер көн буе уйлап йөрде дә, «үземне тынычландыру өчен генә алам» дип, интернетта еш очрый торган кечкенә күзәтү камераларын сатып алып, зур бүлмәгә һәм кухняга урнаштырырга булды.
– Әни, син нәрсә уйлап чыгардың?! – дип кызы аннан кычкырып көлде. – Әти белән өйләнешкәнегезгә утыз елга якын бит инде, ә син аңардан барыбер шикләнәсеңме?
– Иделгә таянма, иргә ышанма, кызым... Мин анда әбиең янында булганда , монда көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын дим. Күңелем тыныч түгел, дөресен әйтәм, – дип җавап бирде Тәнзилә.
Юк, кызын ышандыра алмады ул – Нәфисә бу хәлгә җитди карамады. Яшь шул әле...
Ялгышса, үзе дә бик бәхетле булачак иде Нәфисә.
Иренә көн саен шалтыратып, өйдәге хәлләр белән кызыксынып торды ул. Юныс көненең ничек узуын өстән-өстән генә сөйли дә, сөйләшүне мөмкин кадәр тизрәк тәмамларга тырыша. Һәрхәлдә, Тәнзиләгә шулай тоела.
Беренче көннәрдә аның камераларны даими карап торырга вакыты да булмады – бөтен вакыты әнисе янында үтте. Авыру кеше шактый көйсез бит: әле өстен ябарга куша, әле ачарга. Эчәсем килә, ди. Элеккечә сөтле чәй ясап китергәч, минем кара яндырып кына эчәсем килгән иде, ди...
Ниһаять, камераларны карарга җай тапты ул. Һәм күргәннәре аңа бөтенләй ошамады.
– Кичә кич безгә Ландыш кергән, – дип ачуы чыгып иртүк шалтыратты ул дус кызына. – Алар Юныс белән бик матур гына сөйләшеп утырганнар, тегесе чыгарга бөтенләй ашыкмаган кебек.
– Сездән астагы этажда яшәүче хатынмы ул? Син аны аерылган дип әйткән идең шикелле? – дип искә төшерергә тырышты Ләйлә. – Әйе, чибәр хатын, Юныс белән синнән ун яшькә яшьрәктер ул. Тик син тукта әле, ашыкма, моның өчен борчылып, төрле уйлар уйлап утырырга кирәкми. Бәлки, ул синең янга кергәндер, өйдә юк икәнеңне белмәгәндер. Юныс белән сөйләшеп киткәннәрдер…
– Без аның белән алай дус түгел бит, миңа кереп йөрергә сәбәбе дә юк. Өстәвенә, ул минем китүемне белә иде. Вокзалга барганда лифтта очраштык, әни авырый, аны карарга кайтам әле, – дидем.
Тәнзиләнең чын-чынлап ачуы чыккан иде.
– Кызма, шунда ук юк-барга тавыш чыгара күрмә, – дип киңәш итте дусты. – Камералар турында белсә, Юнысыңа бу, һичшиксез, ошамаячак.
Ләйлә хаклы иде.
Тәнзилә дустының киңәшенә колак салырга булды. Үзен ничек тә тынычландырырга тырышты ул. Әле бер эшкә тотынды, әле икенчесенә – күңелендәге начар уйларны куарга кирәк иде аңа. Әмма алар әйләнделәр дә кайттылар, әйләнделәр дә кайттылар...
Берничә көннән ул яңадан дустына шалтыратып, күңелен бушатты.
– Күз алдыңа гына китер: кичә теге Ландыш тагын безгә кергән. Күчтәнәчләр белән кергән! Бер кулында тәлинкә белән коймак, икенчесендә савыт белән варенье дип аңладым, – дип ярсыды Тәнзилә. – Юныс белән кухняда чәй эчеп, кич буе матур гына сөйләшеп утырганнар.
– Әлегә бернинди куркыныч нәрсә дә күрмим, – дип тынычландырырга тырышты аны Ләйлә. – Бәлки, ул чыннан да аны сыйларга гына теләгәндер. Әмма хәлне бөтенләй күзәтүсез калдырырга да ярамый.
– Шулай шул менә! Юнысның камыр ризыклары ашамаганын беләсең бит! Баллы әйбергә дә кагылмый иде бит, имеш, формасын саклый. Ә монда рәхәтләнеп бер тәлинкә коймакны ашап куйган! – дип дулады Тәнзилә. – Мин пешергән коймакка соңгы вакыт кагылганы да юк, ә монда коймак күрмәгәндәй рәхәтләнеп ашап утыра!
Тәнзилә бөтенләй тынычлыгын югалтты, аның тизрәк өенә кайтасы килде. Көнләшү дигән хис яман икән! Башта кызы белән сөйләшеп, әтисен күзәткәләп торырга дип сорарга да уйлаган иде. Ләкин соңыннан Нәфисәне бу эшкә катыштырмаска һәм әлегә аңа бернәрсә дә әйтмәскә булды.
– Мин монда акылдан язам бугай! Шәһәргә җәяү чыгып китәрдәй булам... Тик әни яныннан тагын ике атнасыз берничек китә алмыйм әле, – дип күз яшьләре аша сөйләде Тәнзилә дустына чираттагы хәлне. – Беләсеңме Юныс кичә нишләгән?! Чәчәк алуны акчаны җилгә очыру дип санаган ирем өйгә зур гына чәчәк бәйләме алып кайткан!
– Бәлки, кызына сюрприз ясарга теләгәндер? – диде Ләйлә үзе дә әйткән сүзенә ышанмыйча гына.
– Юктыр. Мин Нәфисә белән сөйләштем, турыдан-туры сорамадым, билгеле. Тик алар бу вакыт эчендә әтисе белән бары тик телефоннан гына аралашканнар, – дип дәвам итте Тәнзилә. – Тик хәлләр моның белән генә дә бетмәгән әле анда. Аннары ул киенеп-ясанып, өстенә ярты шешә туалетная вода сибеп, каядыр чыгып киткән.
Ләйлә аңа һаман да әлегә серне ачмаска һәм фатирдагы камералар турында иренә әйтмәскә киңәш итте.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк