Өенә кайтып, кыңгырау төймәсенә басты Әхнәф. Ишекне ачуга, хатыны куркып кычкырып җибәрде һәм ишекне кабаттан ябып бикләп тә куйды...
Суфия МОСТАФИНА
Юл ерак иде. Әхнәф юлга кирәкле әйберләрен хәстәрләп рюкзакка тутырды, документларын барлады, җылы киемнәрен төйнәде. Термоска кайнар чәй ясап, машина кабинасына куйды.
Автобаза җитәкчелеге шоферларны алдан ук җыеп, юлда ничек хәрәкәт итәргә, кинәт килеп чыккан көтелмәгән кыен очракларда югалып калмаска, игътибарлы, мөмкин кадәр тыныч булырга кирәклекне аңлатты. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында туктап калган юлдашларны калдырып китмәскә киңәш иттеләр.
Әхнәфнең дә, дусты Нәзирнең дә бу озын ерак юлга беренче генә кузгалулары түгел инде. Аларның дуслыгы да шушы ерак озын юлларда ныгыды.
Салкын Себер якларына да, көньякның җылы диңгез ярлары буена урнашкан шәһәрләренә дә йөк ташыды алар. Шыплап төялгән йөк машиналары белән сазлыклы тайгада батып калган чаклары да булды. Ерак юлга йөрүче шоферлар бөтенләй таныш булмаган юлчыларны ташлап калдырмыйлар, һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар.
Бервакыт Әхнәф сазлыкта батып калган машинаны күреп туктады. Таныш булмаган шофер берничә сәгатьтән бирле сазлыктан чыга алмый азаплануын әйтте.
– Ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булды, – диде ул, – ләкин аларның машиналарының көче җитмәде.
Озак азапланды алар яртылаш сазлыкка баткан машинаны өстерәтеп. Сазлык баткагында тәгәрмәчләр әйләнгән саен, Әхнәфнең йөк төялгән машинасы да әкренләп бата башлады. Тәгәрмәчләр астына ылыслар, агач ботаклары салгалап тырыша торгач, яңа танышының машинасы баткаклыктан чыкты. Ике машина да, егетләр үзләре дә танымаслык булып сазлык мүгенә, пычрак ләмгә батып беттеләр. Бераз ял итеп алганнан соң, егетләр Әхнәфнең машинасы янында мәш килде. Машинаны тартып чыгарудан өмет өзеп, хәлсезләнеп, ни эшләргә белми туктап тордылар. Яңа танышы, ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтте дә, сазлыкка баткан машинасы янында иксез-чиксез тайга уртасында Әхнәфнең берүзен калдырып китте дә барды.
Машинаны үзең генә бу сазлыктан чыгару мөмкин түгел иде. Ул арада көн кичкә авышты. Әхнәф юлга чыгып, юлаучы машиналар көтәргә булды. Озак кына көткәннән соң, еракта ут яктысы күренде. Машиналар өчәү иде. Күмәк көч белән баткаклыктан машинаны чыгардылар.
Өенә кайтып, кыңгырау төймәсенә басты Әхнәф. Ишекне ачуга, хатыны куркып кычкырып җибәрде һәм ишекне кабаттан ябып бикләп тә куйды. Баштанаяк саз пычрагына буялып беткән, алҗыган ирен танымады ул.
– Ач, мин бу, – диде Әхнәф хәлсезләнгән тавыш белән.
Ә бүген ул юлга ялгыз гына чыкмый. Аның белән дусты Нәзир бар. Алар бүген җиде машина бергәләп Төньяк Боз океанындагы Баренц диңгезенә коючы Печора буендагы Усинск шәһәренә кузгалдылар. Печора елгасы безнең илдә иң зур елгаларның берсе санала. Ерак Себер якларында яшәүче нефтьчеләр, газ чыгару өлкәсендә эшләүчеләр өчен озын авыр торбалар, нефть скважиналарына кирәкле төрле запас частьлар, йөк машина кузовлары, прицеплар һәм көнкүреш кирәк-яраклары төялде машиналарга.
Ерак юлга кузгалучылар җиде йөк машинасында бер-берсен күздән югалтмыйча радиодан яңалыклар, җырлар тыңлый-тыңлый тигез юлдан җилдерәләр. Йөкләре авыр булса да, юл тигез булганга рульдә баруы да кыен түгел. Юл буендагы ашханәләргә тукталып тамак ялгап, сөйләшеп, бераз ял итеп алдылар. Төнне һәрберсе үз машиналары кабинасында үткәрделәр. Машинада җылы, уңайлы.
Төньякка таба барган саен, шәһәр, авыллар сирәгрәк күренә башлады. Күп кенә күлләр, сулыклар, исемсез кечкенә елгаларны үттеләр. Туган як табигатеннән бераз үзгәрәк, кеше аягы сирәк баскан Себер киңлекләренең үзгә матурлыгына сокланды юлчылар. Табигать кенә түгел, юллар да үзгәрде бу якларда. Ныгытылган ташлы юллар бетте, шоферлар телендә «зимник» дип аталган юлдан бара башладылар. Ә «зимник» ул – тайгада яисә тундрада машиналар йөрү өчен карны тыгызлап яисә елга бозы өстеннән салынган кышкы юл. Төньякта яшәүче халыклар өчен «тормыш юлы» дип аталган бу юллар көчле салкыннар башлангач кына ачыла. Һава юлларыннан һәм поезд юлыннан тыш, нефтьчеләр, газ чыгаручылар өчен торак пунктларны тоташтыручы кышкы юл бу. Ул салкын төньякта яшәүчеләрне зур җир белән тоташтыра. Ел саен бу юлларда кышкы бураннарда дистәләгән машиналар батып кар астында кала. Ә Себернең кыска җәендә сазлыклар һәм кеше үтеп йөри алмаслык чытырманлы тайгада кышкы юллар бетә. Машиналар тизлекне арттырмыйча, сәгатенә җитмеш чакрым тизлектә генә йөрергә тиеш. Булдыра алганча тормозга да сирәк басарга киңәш ителә. Тигез булмаган түмгәкле юлдан барганга арка, тезләр авырта башлый. Егетләр туктап, физик күнегүләр ясап алалар, үзләре белән алган термостан кайнар чәй эчәләр дә, тагын юлга кузгалалар.
Алда Печора елгасы күренде. Әхнәфнең бу елганы боз өстеннән беренче генә кичүе түгел инде. Башка вакытта алар ике яки өч машина булалар һәм елганы җиңел генә кичеп юлларын дәвам итәләр иде. Ә бу юлы алар күп. Авыр йөк төялгән уналтышар тонналы КамАЗ машиналары хәвеф-хәтәрсез генә елга аша чыга алырлармы? Бу урында елганың киңлеге ике чакрымнан артык, ә тирәнлеге сигез метр чамасы икән.
Ярда берничә йөк машинасы күренде. Елганың уртасына җиткәндә бер машина сул ягына янтаеп, яртылаш бозлы суга баткан, икенчесе ярга чыгып җитәргә берничә метр кала елгага арты белән чумган. Икесенең дә утлары янып тора.
Боз өстеннән каршы ярга чыгып җитмичә, икенче машина урыныннан кузгалмый тора. Бергә килгән иптәшләренең берничәсе боз өстеннән елганы исән-имин кичеп чыкты да, машиналарын ярдан читтәрәк калдырып, үзләре яр буена килеп басып, башкаларның чыкканын көтә башлады.
Әхнәф документларын, телефонын кесәләренә салып төймәләп куйды. Дусты Нәзир каршы ярга чыгып җитүгә, ул да кузгалды. Машина кабинасының ишеген ачып, ябылмасын өчен сул аягы белән ишекне терәтте, икенче аягы белән газга басты. Тизлекне арттырмыйча-киметмичә, газга да нык басмаска тырышып, әкрен генә кузгалды. Боз ватылып китмәсен өчен бер көйгә генә барырга тырышты ул. Машина барган көйгә елга бозы күңелгә шом салып атынып тора. Ә артта, янда боз шартлап ярыла, ярылган урыннардан су фонтан кебек аттыра башлый. Күңелдә бер генә уй: икенче ярга исән-имин чыгып җитәргә кирәк. Мондый чакта вакыт туктап калган кебек. Әхнәф йөрәгенең ярсып типкәнен тойды, чигәләреннән тир ага башлады. Елганы чыгып җитүгә, иптәшләре аны елмаеп каршы алды. Ә иң сөенгәне Нәзир булды.
Машиналар барысы да чыгып беткәч, баткан машиналарның шоферлары белән сөйләшеп тордылар. Боз астыннан тау суы кебек тиз агучы елга алдында алар көчсез иде. Алар коткаручылар командасы килгәнен көтеп калдылар.
Кинәт җир селкенеп киткән кебек булды. Нәзир бер-ике адым атлаган иде, алар басып торган җир тирбәлә башлады. Кем генә кыймылдаса да, аяк астындагы җир дулкынланып тирбәлә. Әйтерсең сиртмә өстендә басып торалар. Аяк астында тирбәлеп торган сазлыкның өске катламы аяк баскан саен су сиптерә, йә булмаса шар кебек кабарып китә дә, шартлап һава чыгара. Аларның аяк астына су тула башлады.
– Мин бу юлларда күп йөрдем, мондый хәлне беренче күрәм, – диде юлдашларның берсе, – көннәр язга авышканда гына сазлыклар хасил була иде. Елганы да хәвеф-хәтәрсез чыгып китә идек. Зәмһәрир салкында нинди су икән бу? Ул ничек бозланмаган?
Бу сорауга җавап табылмады. Печора кичүеннән соң Усинск шәһәренә кадәр ике йөз чакрым юл үтәргә кирәк иде әле. Шәһәргә якынайган саен, юллар тигезләнде. Төнге офыкта якты балкыш күренде. Газ торбаларыннан дөрләп янып торган утлар төнге күкне шулай яктырта икән. Димәк, шәһәргә ерак калмады.
Усинск шәһәрендә йөк төялгән өр-яңа КамАЗ машиналарын автобазага тапшырдылар. Бергә килгән иптәшләре арасыннан берничәсе шушы шәһәрдә эшкә урнашырга калды, ә Әхнәф белән Нәзир Киров шәһәренә йөрүче пассажир поездына утырып туган якка юл алдылар.
Вагонга кереп урнашып, бераз ял итеп алгач, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Купедагы күршеләре дә сүзгә кушылды. Ул үзен Саша дип таныштырды. Ул төньяк сазлыкларын өйрәнеп, фәнни эш язу өстендә эшли икән.
– Кешелек үзенә һәм планетага зыян сала, – диде ул, – үзе яшәгән тирәлекне пычрата, табигать кочагында, диңгез һәм елга буйларында ял иткәннән соң, үзләре артыннан җыештырмыйлар. Елга һәм диңгезләр пластик шешәләр, төрле чүп-чар белән тулган. Диңгез хайваннары, балыклар шул пластикка чолганып яки аларны йотып һәлак була. Ял итүчеләрдән калган чүп-чарга кояшның эссе нурларыннан ут каба, һәм алар урманнарда янгыннар чыгуга китерә. Бу төтен – углекислый газ, ул планетабызның атмосфересында туплана, кояш нурларын җиргә үткәрми. Күлләр, елгалар кибә. Шулай итеп, парник эффекты барлыкка килә. Җир шарын әйләндереп алган төтенле һава катламы җирнең җылынуына, Төньяк Боз океанындагы бозларның эрүенә китерә. Иксез-чиксез Себер киңлекләрендә мәңгелек туң җир катламы җылынып эри башлый. Төрле сәбәпләр аркасында һәлак булып, меңәр еллар буе җирнең туң катламында бозланып яткан хайван, үсемлек калдыклары чери. Бу исә метан газы җыела дигән сүз. Җир шарындагы иң күп метан газы төньяктагы мәңгелек туң җир катламы астында. Атмосферага таралган метан бик куркыныч газ. Аның төсе дә, исе дә юк. Углекислый газдан күп тапкырлар көчле метан бик тиз шартлый. Хәзерге вакытта тундрада, тайгада метан шартлап, бик зур, тирән кратерлар барлыкка килгән. Таулар ишелә, шәһәрләрдә тигез урыннарда җир убылып, машиналар җир астына төшеп китә. Метан газы җыелу сәбәпле, Печора елгасының суы да гадәттәгедән җылырак булган. Шуңа күрә боз эрегән, машиналар бата башлаган. Елга ярында сез басып атынып торган җир катламы астында метан газы җыелган. Иртәме-соңмы, ул шартлаячак... Җир шары даими үзгәреп тора. Вулкан атулар, җир тетрәүләр, су басулар, көчле давыллар булып торган. Планетабызны һәлакәттән саклап калу өчен күп эшләр башкарыла. Һәркем үзеннән өлеш кертсә, һичшиксез уңышка ирешербез, – диде Саша.
Әхнәф белән Нәзир галим сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап кайттылар. Бу озын ерак юл аларны уйландырды да, әллә никадәр серләр дә ачты.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк