Логотип
Күңелеңә җыйма

Үзгәртәм димә...

«Мин аны үзгәртәм. Минем янда ул үзгәрәчәк!» Ишеткәнегез бармы берәрсеннән шундый сүзне? Ишеткәнегез барын белеп торам. Безнең күбебез шулай уйлый: мин аны үзгәртәчәкмен, ди.

Минем бер танышым бар. Аның ирен үзгәртә башлаганына бер егерме генә еллап бардыр инде. Кияүгә чыгуга ирен үзгәртергә тотынган иде. Дөресен әйткәндә, салырга ярата аның ире. Күптәннән, яшь чагыннан ук сала. Бу мескен хатын аны егерме елдан бирле шушы начар гадәтеннән биздермәкче. Эчәргә яратканын белә торып ник аның белән тормыш корган диярсең. Болай начар кеше дә түгел инде ул, эчсә дә, хатынына кул күтәрми, тавыш чыгармый. Ләкин менә эчүе хатынның нервысына тия. Исерек белән яшим дип кимсенәм, ди.

Кайчагында ире шактый гына вакыт аек йөри. «Кара әле, тәки үзгәртте, ахрысы», – дип уйлап кына куясың, бераздан тагын салмыш килеш очрый. Танышым иренең аракысын яшереп тә карый, ашына эч җибәрә торган дару салып карый, чәенә йоклата торган дару кушып эчерә – хәле начаралангач, эчүен ташламасмы ди, ләкин ирне берничек тә начар гадәтеннән биздерә алмый. 

Ахыр чиктә түзмәде, ирен ташлап чыгып китте. «Салават күпере»ндә ипотекага алган фатиры бар иде, шунда күченде. Нәрсә дип уйлыйсыз? Ашатып-эчертеп, юып-җыеп торучы хатыны булмагач, ир айныды бит! Берничә айлап аек килеш йөрде дә, икенче бер хатынны култыклап алып кайтып куйды. Бу очракта ни әйтергә дә белмим, ташлап китүе белән хатын оттымы, әллә оттырдымы? Оттырды дисәң, исерек иреннән котылды. Отты дияр идең, ни дисәң дә ирсез калды. 

«Мин аны үзгәртәм» дип күбесенчә хатын-кызлар уйлый. Кайчагында ир-атлар да кимен куймый. Ләкин кешене үзгәртәм дип, артыгын тырышып ташларга да мөмкин икән. 

Әлеге дә баягы танышларым арасыннан бер ир хатынының кечкенә генә кимчелеген төзәтергә булган. Кимчелек дип, кимчелек тә түгел. Үзенчәлеген дип әйтсәк, дөресрәктер дә әле. Хатынның аз гына билләре юанрак – бераз гына гәүдә авырлыгы артык. Кием аша үзе алай сизелми дә, матур итеп киенеп куйса, күз явын алырдай хатын. Хуҗабикә буларак та менә дигән. Ризыкны да тәмле әзерли. Гел төрләндереп кенә тора. Ләкин иренең күңеле канәгать түгел, ул хатынын симез дип саный һәм моны үзгәртергә тотына. Башта бу хакта шаярткалап әйтеп карый. Хатыны әллә аңламый, әллә аңламаганга салыша... Аннары ир кинә белдерүгә күчә. Хатын аларны да кабул итми. Нишләсен соң инде организмы шундый булгач? Иргә биленең юанлыгы ошамый дип ач торсынмы?

Ул да булышмагач, ир кеше ниятенә турыдан-туры керешә – хатынына спорт залына абонемент алып бирә. Акча түләп алгач, теләсә дә йөри хатын, теләмәсә дә... Без, хатын-кызлар, шундый бит, акча түләп алгач, әрәм итәсе килми. Берәрсе бүләк итеп бирсә, әле борылып та карамас идең. Монда гаилә акчасына алынган бит. Хатын спорт белән шөгыльләнә башлый. Эштән соң туры спорт залына китә. Ике сәгать сикереп, чабып, өйгә хәлдән таеп кайтып ава. Әүвәлгечә төрледән-төрле ризыклар пешерергә вакыты да, көче дә калмый. Аннары, бер ябыга башлагач, үзенең дә ябыгасы килә. Ябыккан вакытта нинди тәм-том ди инде?

Ләкин ир тагын канәгатьсез, аның тәмле ашыйсы килә. «Ул залда төнгә кадәр булырга димәгән. Көн саен бармасаң да була», – дип битәрли хатынын. Азартка кергән хатын-кызны бу сүз генә туктата аламы соң? Кем гаепле? Хатынын үзгәртергә омтылган ир үзе түгелмени? Кычытмаган җиреңне кашыйм дисәң, әнә шулай була ул. 

Бу дөньяда идеаль кешеләр юк. Кемнедер үзгәртәм дип өметләнү бары хыял гына. «Мин сезнең хәлегезне үзгәртә алмыйм, үзегез үзгәрмичә торып», дигән аять тә бар түгелме соң Коръәндә? Бер кеше дә икенче бер кешене үзгәртә алмый. Инде үзгәртәм дип тотына икән, начар гына була. Чыгып торган җебеннән тартасың икән, тормыш ишелә дә төшә. Инде пешеп чыккан ашка аз гына тоз өстим дип, бер чеметем генә саласың, артыгы киткән була. Бу ике арадагы мөнәсәбәтләргә дә кагыла. Тагын да яхшыртыйм дип тотынуың була, кирегә китә дә бара. 

Кешене үзгәртергә тырышмагыз. Бары тик ситуациягә башкача гына карагыз, – дип әйтә психологлар. «Стакан яртылаш буш түгел, яртылаш тулы», дип тә әйтергә була бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар