Логотип
Күңелеңә җыйма

Утыз яшьлек сабый

– Эштән китәм. Үземне кимсетеп йөрисем килми. Инде күпме түзәргә була? Анда мине аңлаучы да, эшемне бәяләүче дә юк. Миннән соң килгәннәр әллә кайчан югарырак үрмәләде...

Балага ботка пешереп йөри идем. Яңарак кына йокысыннан уянып чыккан иремнең бу сүзләре минем өчен инде күптән яңалык түгел. Айга бер тапкыр кабатламый килганы юк аның. Дөресен әйткәндә, бу сүзләрдән инде тәмам гарык булдым. 

«Менә мине бик бәялиләр, бик хәлемә керәләр», – дип бәхәсләштем эчемнән ирем белән. Кычкырып әйтмәдем, билгеле. Иртән тавыш чыкканын яратмыйм.
Белеп торам, нинди генә сүз әйтсәм дә, нинди генә аргументлар китерсәм дә, ул мине тыңламаячак. 

– Кичә Серыйны күргән идем (Сережа аның балачак дусты, классташы. Үзара аны шулай Серый дип кенә йөртәләр). Минем кебек белгечләр бөтен җирдә кирәк, икән. («Әйе, көтеп торалар ди анда кочак җәеп...» Болары да күңелемдәге уйлар гына.) 

Бергә яшәгән биш ел эчендә иремнең дүртенче тапкыр эш алмаштыруы инде бу. Һәрвакыт шул бер үк җөмләләр – «начальник юньсез, ахмак», «мине беркем дә аңламый», «мине беркем дә бәяләми», «башка җирдә яхшырак»...  

Минем үземнең дә эшем бик җиңел дип әйтмәс идем. Белемем буенча күңелгә яткан эш таба алмагач, өй янындагы кибеткә кассир булып урнаштым. Көне буена аяк өсте, берсеннән-берсе авыррак тартмалар күтәрәсе булса да, бердән, өйгә якын, икенчедән, бер көн эшләп бер көн ял итәсе дип, тешемне кысып түзәм. 

Мине бәяләмиләр, аңламыйлар, дип, мин дә зарлана алам да бит... Ләкин ай саен ипотека түлисен, гаиләгә ризык аласын, баланы үстерәсен уйлыйсың да, ат кебек җигелеп, тормыш арбасын тартуыңны дәвам итәсең. Безнең гаиләдә боларны кайгырту инде күптән минем өстә. Бер эштән икенчесенә күчеп йөргән, һаман да җиңелрәк эш караган иремнең бер айда була акчасы, икенче айда – үзенә тотарга да җитми...  

Шимбә-якшәмбе эшләгән өчен хезмәт хакын күбрәк түлиләр дип, мин күп вакыт ял көннәрендә дә эштә булам. Кибет иртәнге сигездән кичке унга кадәр эшли. Өйгә телемне асылындырып, аягымны сөйрәп көчкә кайтып егылам. Мин кайтышка раковинада тау кадәр өелгән савыт-саба, көйгән-янган кәстрүл-табалар (ирем ашарга пешермәкче булып тотынган да, компьютерга чумып, ул хакта оныткан) каршы ала. 

Тавыш-гауга чыгаруның файдасы юклыгын күптән аңладым. Ял көнен бары ял итү дип кенә аңлаган кешегә боларны әйтү файдасыз. Ул – шәһәрдә үскән, аларның гаиләсендә бу әлегә кадәр саклана торган традиция – ял көне туйганчы йоклау, көне буена телевизор карап, диванда кырын ятып ял итү, компьютерда уйнау… Ә мин – авыл кызы. Авылда ял көнеме, эш көнеме – һәр көнне эш җитәрлек. Шуңа күрә минем өчен шимбәсе дә, якшәмбесе дә – эш көннәре. 

Баштарак иремне аңларга, ничек тә терәк булырга тырыштым. Үземнең шундый да чибәр, төз буй-сынлы, әле өстәвенә акыллы иремне ничек инде бәяли белмиләр икән, дип аптырадым. Кемнең кемлеген дә аера белми торган ахмак җитәкчеләргә үртәлдем. Күземә чалынган белдерүләр, таныш-белешләр аша аңа яхшырак эш эзләдем. Ләкин ул мин тапкан бер эшне юкка чыгара барды: анысы ерак, анысында эш соң бетә, монысында ял көннәрендә эшләргә туры киләчәк...

Көннәрдән бер көнне күзләрем ачылды – ул бит эш эзләми. Аның эшлисе генә килми. Ул – чып-чын ялкау. Моны аңлау иң авыры булгандыр. Иремә карата булган бөтен ышанычым шул минутта сүнде. Барысы да аңлашылды – ул минем тормышымда терәк түгел икән. Аңа ышанырга ярамый. Мин гомер буена тормышны икебез өчен дә үзем генә тартып барырга тиеш булам. Бу бит ир түгел, яше барса да, акылы һаман да үсеп җитмәгән бала икән. 

Ул чакта бер чемоданга киемнәремне тутырдым да, баламны күтәреп, авылга кайтып киттем. Җәйге ялга чыккан чагым иде. Җәйге ял дисәм дә, анысы да сүздә генә аның. Акчаны җиткереп булмагач, ялларны мин күп вакыт бары акчалата гына алам, ә үзем эшләвемне дәвам итәм. Ләкин бу юлы мин дә ял итәргә булдым. 

Кайтып керү белән, әни барысын да аңлады. «Әллә кычкырыштыгызмы? Әллә аерылырга уйлыйсыңмы? Ходаем, безне бөтен авылга рисвай итеп... Бар-бар, ирең янында тор. Ирне ташлап озаклап йөрмиләр», – дип, бер-ике көннән мине шәһәргә куа башлады. Аларны борчымыйм дип, ике атна ялымның дүрт кенә көнен авылда тордым да, кабат ирем янына кайтырга мәҗбүр булдым. 

Бу хакта аның үзе белән бер дә сөйләшкәнем булмагандыр, дисезме? Ул гел «үзгәрәм», ди. «Менә бу юлы акчалырак эш табам да, басылып эшлим», –  дип вәгъдә бирә. Ләкин болар барысы да «тукран тәүбәләре» генә шул. Эштә аз гына авырлык килеп чыгу белән, ул кабаттан үзенең таныш «көен» көйли башлый. Бүгенге заманда бер генә хезмәт хакына ипотека түләп яшәве бир авыр. Фатирны бүләргә кирәген, ул акчага инде башка фатир алып булмасын, баланың әтисез үсәсен уйлыйм да, тагын тешемне кысып, үз-үземә түзәргә боерам. 

Тагын күпмегә кадәр түзеп яши алырмын? «Нишләп тагын бер бала алып кайтмыйсыз?» – ди таныш-белеш, туган-тумача. Минем болай да ике балаланы караганымны белми шул алар. Берсенә дүрт яшь булса, икенчесенә – утыз яшь. Ләкин кешене үзгәрми, диләр, ул илледә дә бала булып калачак. 

фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалды.

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар