Логотип
Күңелеңә җыйма

Упкынга төшкәндә - 2

Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/upkynga-tshknd-1

Бүген дә хәле авыр иде Айратның. Ләкин хәлен җиңеләйтер өчен дару бирүче дә, кайнар шулпа әзерләүче дә булмады. Гомумән, даруларның кайда сакланганын, итнең кайсын салып пешерәсен белми. Болай булса ачка йә айный алмый үләчәк. Рәмзияне кайтарырга кирәк.

Ике баласын ияртеп кайда китсен инде хатын-кыз. Үз әти-әнисе йортындадыр. Эшкә барып тормыйча бераз йоклап алырга, аннары, айныгач, хатынын эзләргә булды Айрат. Ләкин баш авыртуы өйләдән соң да кимемәде. Хатынының әти-әнисе – Айратка әби-бабай булалар инде – күрше авылда яшиләр. Бу хәлдә рульгә утырып чыгып китүе дә ярамас. 

Башы чатный ук башлады Айратның. Бу авыртудан бер генә чара бар – баш төзәтергә кирәк. Баш төзәтсә, бүген бара алмаячак инде тагын. Ярар, ул барыбер нидер хәл итәрлек, сөйләшерлек хәлдә түгел иде. Беренче чиратта үзен рәткә кертергә кирәк. Кесәсендә булган акчаларны җыйды да, кибеткә барып бер шешә алды... Ач карынга шуны кич буе эчте. Уянып киткәндә авылда көтү чыга иде инде. Айратның яткан җиреннән торасы килмәде. Шушында кинәт кенә үлсәң, тилмерәсе дә булмас иде. Белә бит ул үзенең ничек авыртканын. Бөтен эчен яндырып, гәүдәне сызлатып, башны ярып чыга бөтен эчкәннәре. Берни уйларга сәләте калмаган баш миендәге соңгы күзәнәкләр «Рәмзия, кызлар» дип исенә төшерергә тырышты, Айрат өчен көрәштеләр. Тагын бер көн узды, Айрат айный алмады...

Икенче көнне Айрат көне буе урыныннан кузгалмады. Сөйрәлеп, үрмәләп кенә су эчеп, йомышын йомышлап килә дә, урынына ята. Баш төзәтәсе килсә дә, кибеткә барырлык, һичьюгы машинасынf чыгарлык хәле юк иде. Тагын бер төн йокласа, иртәгә җиңелрәк булачак... 

Икенче көнне мунчага кереп өстеннән салкын су койды да, сөтсез чәй эчеп, әби-бабасы йортына китте. Ни гаҗәп, өйдә аны көтеп утыручы юк иде. Әби кибеттә икән, бабай гына абзар арасында нидер эшләп йөри. Балалар инде икенче көнен авыл мәктәбенә йөри башлаганнар, Рәмзия ашханәгә пешекче булып урнашкан. Айрат сүзсез калды. Рәмзия инде барысын да көйләп куйган, күптән хәл иткән булып чыга бит. Артка юл юк дигән кебек, туган йортына кайтуга яңа тормыш башлап җибәргән. 

Айрат бабасы белән сөйләшеп утырганда кибеттән әби дә кайтып җитте. Картлар кияүне гаепләмәде, кызгандылар гына. Бер дигән балаларын, хатынын уйламыйча ничә еллар шешә белән дус булса да, Аллаһ кушмаган эш булмый, алдагысы синең кулда, диделәр. 

Бабай мәчеткә намазга җыена башлады. Тәһарәт алып, ипләп кенә киенде дә чыгып китте. Айрат та артыннан чыкты. Бабасы борылып карады да, сүзсез дә кияүнең соравын аңлады. Әйдә, дип, баш какты. Мәчеткә таба сөйләшми генә бардылар. Аннары ишекне ачып кереп, бабасы утларны кабызды да намазлыкка барып басты. Айрат ишек төбендәге эскәмиягә утырды. Азан тавышын ишетүгә кычкырып елыйсы килде ирнең. Чыгып качасы килде. Ләкин тыелып, тыңлавын дәвам итте. Бабай озаклап намаз укыды, кулларын күтәреп дога кылды. Өйгә дә сөйләшмичә кайттылар...

Ул арада әби кайнар аш хәстәрләгән иде. Өч көн буе җылы ризык капмаган Айратның ашказаны сулкылдап куйды. 
– Әйдә, кияү, ашап ал, мәчеттән карыны ачып кайта бабайның, син дә ачыккансыңдыр, – дип сөйләнә-сөйләнә алдына токмачлы аш, ит куйды.

Берни булмагандай авыл хәлләрен сораштылар, эше белән кызыксындылар. Тиздән кызлар мәктәптән кайтып җитәргә тиеш иде, әбиләре коймак әзерләп маташа. Капка төбендә әтиләренең машинасын күрүгә кызлар йөгереп үк кайтканнар.
–  Әти-и-и! – дип Айратны кочаклап алдылар. Тагын да күңелле булып китте. 
–  Әти, ярый килдең, шундый сагындым сине. Әни генә монда калабыз, кире кайтмыйбыз, ди. Сине күрмәбез инде дип борчылдым, – дип, төпчек кызы алдына менеп утырды. Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады.

Балалардан аермалы буларак, Рәмзия сак кына ачып керде капканы. Чит кешене күргән кебек кенә баш кагып исәнләште, ник килдең дип сорамады, хәле белән кызыксынмады. Айрат үзе дә куертмаска, ашыкмаска булды. Нигә киттең, кайчан кайтасың дип сорап аптыратмады. Кичкә таба үз өенә кайтырга җыена башлады. Кызларның әтиләреннән аерыласы килмәде, тагын кайчан киләсен сорап, шул көнне көтеп яшәячәкләрен сөйләделәр. Өйдә калган йомшак уенчыкларын алып килүен үтенделәр. 

Рәмзия озатырга чыкмады. Әбисе кияүгә ашарга күчтәнәч хәстәрләде, банкага аш салып, тастымал белән төрде, итен дә, ипиен дә, коймагын да төреп салырга онытмады. Пакетны бабайга тоттырып чыгарып җибәрде...

Айрат үз авылына ашыкмый гына кайта. Тәрәзәне бераз ачып, басудан килгән арыш исен иснәп бара. Алдагы ишекнең кесәсендә эчеп бетермәгән шешәсенә күзе төште. Шундук аркасыннан тир бәреп чыкты. Айрат тәрәзәсен аска кадәр төшерде дә шешәне тәрәзәдән ыргытты. Җиңел булып китте. Тәрәзәдән кергән җил күчтәнәч пакетын селкетә. Авызы ачылып киткән пакетта ниндидер китап күреп, кулын сузып алды Айрат. «Намаз уку тәртибе»... Монысы – бабасының күчтәнәче иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әби бн бабай бик молодецлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллахының чиксез рәхмәте белән булса гына, 15 ел эчкән алкоголик кайтып буген шешәне бакчага ташласа, иртәгә эзләп алып керә инде ул.

      Хәзер укыйлар