– Юк, тыңла әле. Мин сиңа спортзалга еллык абонемент өчен акча куйдым. Анда бассейн, йога, массаж... Син үзеңә вакытыңны кызганма. Ялгызлыкка бирешмә.
Шундый байбичә хатыннар арасындагы Галина исемлесе салоннарга йөрергә яратмый, Гөлшатка өчен аерым махсус машина җибәреп өенә чакыра, чәчне кистергән, буяткан бәяне дә ике тапкырга арттырып түли.
Гөлшат бүген бик иртә уянды. Йокысы әллә өзелгән, әллә күңелендә нидер кыбырдый – озак кына тынычлана алмый ятты ул. Торгач та, көзге алдына килеп, гадәттәгечә йөзенә карады, кыяфәтен энә күзененнән үткәрде. Чәчнең чарала башлаганы күренми – кичә генә Италиядән китерелгән көрән төстәге буяу белән буяды, бик килешә үзенә. Йөзендә генә бераз үзгәрешләр бар – яхшы кремнар сөртеп, маскалар ясап торса да, 50 яшьлек хатын икәне сизелә. Күзләрендә – сагыш тойды. Башында уйлар өермәсе кузгалды. 50 яшь… Яшь түгел, ләкин картлык килмәгән. «Яшь чакта гомер озын күренә, ә менә хәзер һәр таң, һәр кояш баешы кадерле», – дип уйлап куйды Гөлшат.
Кызы Лиана Германиядән иртәнге алтыда ук шалтыратты. Бердәнбер баласының: «Әнием, туган көнең белән!» – дип чатнатып әйткән тавышын ишетү белән, Гөлшатның күңеленә җылы йөгерде. Әмма телефон өзелгәч, өй яңадан бушап калган кебек булды. Тынлык шундый – хәтта суыткычның тавыш чыгарып эшләп утыруы да бозмый бу бушлыкны.
Шулчак кабаттан кесә телефоны шалтырады.
– Гөлшат, исәнме, җаным! Иртә таңнан Галина борчый сине, – телефоннан бай клиентының ягымлы тавышы ишетелде. – Кичкә минем өйгә зур кунаклар килә, ә чәчемне ашыгыч рәвештә тәртипкә китерергә кирәк. Машина җибәрәм, килеп кит, зинһар?
Гөлшат елмайды.
– Бүген минем дә бәйрәм бит, Галина ханым. 50 яшь тулды.
– Ә-ә! Менә бит! Шулхәтле генәме? Син бик яшь күренәсең! – дип көлеп җибәрде телефоннан Галина. – Ярар, димәк, бүген икебезгә дә бәйрәм! Кил, чәч ясаганнан соң бергә шампанское ачарбыз!
Ярты сәгатьтән соң клиентның шәхси машина йөртүчесе зур чит ил машинасында Гөлшат яшәгән йорт каршына килеп басты.
Галина ханым яшәгән зур йортка аяк баскач, Гөлшатның күзләре камаша башлый: ак мәрмәр идәннәр, зиннәтле люстралар, һәр почмактан хуш ис бөркелә. Өйдә ниндидер җылылык белән салкынлык бергә яши сыман: зиннәтле җиһазлар, махсус заказ белән Төрекмәнстаннан кайтарылган кулдан тукылган йомшак келәмнәрдә ятып ауныйсы килә. Йә, Хода, бар бит дөньялыкта җәнәттә яшәгән кешеләр! Мондый зиннәтне күргәч, иске йорттагы өч бүлмәле фатирга кайтып керәсе дә килми, күңел тулып, күздән яшь килә.
Галина ханым Гөлшатны һәрвакыттагыча кочаклап каршы алды, кухняга алып кереп шампан шәрабы ачты, өстәлгә сый-нигъмәтләр тезде. Ашап-эчкән арада хуҗабикә соңгы яңалыкларны сөйләде, эч серләрен бушатты.
Гөлшат аның өчен мастер гына түгел, шәхси психолог та. Галина ханым аңа бар нәрсәсен сөйли: ире, балалары тормышы, алган киемнәре, соңгы арада караган киносериал геройлары да калмый. Гөлшатка, аны бүлдермичә, тел шартлатып тыңларга гына туры килә.
Бераз сыйланып алгач, хуҗабикә аны икенче катка алып менеп, чәчтарашлар өчен махсус әзерләнгән бүлмәгә алып кереп, кәнәфигә утыртты.
– Синең кулларың тылсымлы, – диде ул, көзгедә үзенең яңа прическасына карап. – Мин сиңа һәрвакыт сокланам, Гөлшат.
Галина ханым саубуллашканда Гөлшат кулына конверт сузды.
– Бу сиңа, җаным. Миннән бүләк.
– Кирәкми инде, Галина, сез нәрсә? – дип, уңайсызланып елмайды Гөлшат. Эшем өчен акчасын түләдегез бит инде.
– Юк, тыңла әле. Мин сиңа спортзалга еллык абонемент өчен акча куйдым. Анда бассейн, йога, массаж... Син үзеңә вакытыңны кызганма. Ялгызлыкка бирешмә.
Гөлшат, аптырап, конвертны тотып калды. «Спортзал? Кайнар фен тоткан кулларым гантельләрне үз итәрме икән? Спорт миңа кирәк микәнни?» – дип уйлады ул. Әмма шул ук вакытта күңелендә ниндидер җеп кымшангандай булды.
Өенә кайтып җиткәч тә, клиент биргән конвертны кулында әйләндереп озак утырды. Юбилей хөрмәтенә бирелгән бүләкнең иң кыйммәтлесе шул булды. Эштә аңа коллегалары зур букет бүләк итте, акча салынган конверт тапшырды. Клиентлары да заказ белән чәчәкләр җибәрде. Германиядәге кызы да бер кәрзин ак розаларга заказ биргән, курьер китереп китте. Гомер иткән ире Ленар бергә яшәгәндә туган көнендә кыйммәтле духи, чәчәк бәйләме бүләк итә иде, бу юлы СМС кына язган. Яшь хатын, күкрәк баласы булгач, аерылган хатыны турында уйларга вакыты юктыр инде. Ярар, Гөлшат аңа үпкәләми, бәхетле яшәсеннәр!
Бер атна узгач, Гөлшат, үз-үзен җиңеп, спортзал ишеген ачты. Монда ул үзен бөтенләй чит хатын кебек хис итте. Диварда урнаштырылган көзгеләрдән яшь кызларның нәфис фигуралары, ир-атларның көчле куллары, мускуллары күренде.
– Исәнмесез! – дип елмаеп каршы алды аны яшь кенә бер ир-ат.
Мин Алмаз булам, тренер. Беренче килүегезме?
– Әйе, – диде Гөлшат, тавышы чак кына калтырап.
– Борчылмагыз. Без сезгә булышырбыз, бергәләп эшләрбез.
Аның тавышында шулкадәр тынычлык, ышаныч бар ки, Гөлшатның күңеле йомшарып китте, эченә җылы керде.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк