– Бар, кеше көлдермә, сине анда яңа тормыш көтә. Яратмаган тормышта яшәү – яшәү түгел, – диде Гөлшат.
Лианага 3 яшь тулгач, Гөлшат чәчтарашлар әзерли торган курсларда укып, матурлык салонына эшкә урнашты. Беренче елларда авыр булды: клиентлар арасында бик авыр холыклы кешеләр дә бар – кайберләре акча түләмәс өчен, төрле сәбәп табып җәнҗал чыгара, хәтта утырган җиреннән сикереп торып урамга чыгып китүчеләр дә очрады. Гөлшатка осталар арасында үз урынын табарга, шәһәрдә үз клиентурасын булдырырга кирәк иде. Эшләгән саен, остара барды: клиентлар саны артты, аңа эләгер өчен бер-ике атна алдан язылып куя торган булдылар.
Гөлшат осталыгын камилләштерү өчен төрле курсларда укыды, Мәскәүдә узган чәчтарашлар форумында катнашу бәхетенә ия булды. Ул үзен тулысы белән яраткан эшенә багышлады.
Тормыш әкрен генә алга тәгәрәде. Лиана бик иркә кыз булып үсте, мәктәптә тырышып укыды, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, университетның чит телләр өйрәнү бүлегенә укырга керде.
Кешенең язмышы Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнеп куела, диләр. Гөлшат та кызының татар егетен очратып, аңа кияүгә чыгасына өметләнде. Башка балалары булмагач, ул оныкларын карап үстерешергә хыялланды. Ул бит ана бәхетен тулысы белән татып өлгермәде дә: бердәнбер кызын кайнанасы, кайнатасы үз кызлары кебек тәрбияләп үстерделәр, кулларыннан да төшермәделәр. Хәзер генә Гөлшатның ана инстинкты тулысы белән уянды. Ходай кушып, тагын бер тапкыр балага уза калса, беркемгә салынмас – бар булган көчен, назын сабыена бирер. Аһ, ул бит кечкенә Лиананы рәхәтләнеп коча, ярата да алмый калды: кызы күз ачып йомганчы үсеп тә җитте.
Балалар бакчасына йөри башлагач та кайнана белән кайнатага эш артты: оныкны чиратлашып илтә, каршы ала, бәйрәмнәргә дә икәүләшеп алгы рәтләргә барып утыралар. Мәктәпкә дә алар йөгерде, ата-аналар җыелышларында да катнашырга яраталар иде. Хәзер генә Гөлшат акылы белән аңлый: әби-бабай сукыр яратулары белән Лиананы аңардан кысрыклап чыгарган, әти-әни ролен үзләренә алган.
Гөлшат үз-үзенә сүз бирде: икенче баласы белән ул үзен башкача тотачак. Кызганыч, бик теләсә дә икенче тапкыр балага уза алмады. Табибларга да күренде, «Син сау-сәламәт, организмыңда тайпылышлар күзәтелми. Борчылма, балага узарсың!» – дип юаттылар. Ләкин сабыйның булу-булмавын табиблар түгел, Аллаһы Тәгалә генә хәл итә. Бәлки, баласын тиеш итеп карамаганга Ходай аны сыный – икенче бала җибәрми. Кайвакытта Гөлшат шулай дип уйлап үзен гаепле хис итә. «Ярар, кызым кияүгә чыгып бала тапкач, онык тәрбияләрмен», – дип юата үз-үзен Гөлшат.
Лиана институтның соңгы курсында укыганда интернет аша Марк исемле чит ил кешесе белән танышты, тегесе ярты елдан кунакка кайтып төшмәсенме! Егет үзе начар кеше булып чыкмады, Лианага гашыйк икәнен, өйләнергә исәбе булуын белдерде. Бердәнбер кызларының Германиягә китәргә ашкынуына ата белән ана риза булмасалар да, каршы килә алмадылар.
Лиана укып бетереп диплом алуга, Марк янына – Мюнхенга очты.
Өммегөлсем апа белән Гатаулла абый пенсиягә чыккач, авылга кайтып төпләнде. Ләкин бәхетләре генә озакка бармады: ковид зәхмәтеннән бер-бер артлы үлеп киттеләр. Бик авыр булды Гөлшатка аларны югалту ачысы. Лиана да бу кайгыны авыр кичерде.
Ленар үз-үзенә бикләнде, әйтерсең икенче кешегә әверелде. Ата-ананы югалтуның нинди авыр булуын башына төшкән кешеләр генә аңлый. Кайвакытта зур кайгы ир белән хатынның арасын тагын да якынайта, диләр. Ләкин Гөлшат белән Ленар гына бер-берсеннән читләште. Ир эшеннән соң кайта башлый: телевизор карый да тизрәк йокы бүлмәсенә кереп китә. Гөлшат та үз тормышы белән яши – эштән кайткач аяк өстендә басып торырга хәле дә калмый.
Ә бит уйлап карасаң Гөлшат белән Ленар начар яшәмәде – беренче елларда араларында мәхәббәт тә бар иде. Бәлки, аерылып чыгып, үз фатирларында гомер итсәләр, икенче борылыш алыр иде язмышлары...
Бик иртә өйләнешкәннәр күп очракта аерылыша, диләр. Дөрес икән. Ленар эшләгән җирендә үзеннән 10 яшькә яшьрәк рус хатыны белән мәхәббәт куерта башлаганын Гөлшат белми дә калды. Әгәр игътибарын үз вакытында иренә юнәлтсә – хисләрне яңартырга, узган мәхәббәтне кабызырга мөмкинлек булыр иде дә соң...
– Мин башканы яраттым, безгә аерылышырга кирәк, – диде Ленар көннәрдән бер көнне чәй эчеп утырганда.
Гөлшат дәшмәде. Аның урынында башка хатын булса – истерика куптарыр яисә шок халәте кичереп, һуштан язып егылыр иде. Гөлшат тыныч булды, ул күңеле белән аралары суынуын аңлый иде. Ире белән бер фатирда чит кеше булып яшәве дә кыен иде.
Ленар сумкасына киемнәрен тутырып чыгып киткәндә күзеннән бер күз яше чыкмады хатынның. «Ир бирмәк – җан бирмәк», дисәләр дә, күңелендә җанны утка салырлык авыр хис кузгалмады. Хатынның да Ленарга карата хисләре суынган иде.
– Лиана өчен борчылма. Мин исән булганда аңа һәрвакыт ярдәм итеп торачакмын. Ул бит минем кызым...
– Әйе... – дип мыгырданды Гөлшат, иренең сүзләрен җөпләп.
– Син дә ялгыз калма, үзеңне яраткан чын мәхәббәтеңне тап, – диде ир.
– Аллаһ кушсын, бәлки, очратырмын да, – дип елмайды Гөлшат.
Ишекне ябар алдыннан Ленар, борылып, аны кочаклап алды. Икесенең дә күзләрендә яшь иде.
– Башка хатыннар ирләрен җиңел генә башкага бирмиләр. Син мине югалтудан курыкмыйсың да. Әгәр еласаң, ялынсаң, бәлки, калган да булыр идем, – диде ир.
– Бар, кеше көлдермә, сине анда яңа тормыш көтә. Яратмаган тормышта яшәү – яшәү түгел, – диде Гөлшат.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк