Логотип
Күңелеңә җыйма

Төшемдә йорт иясе ак сакаллы карт булып керде

  Сезнең сайттан могҗизалы хәлләр тасвирланган язмаларны бик яратып укыйм.  Чыннан да, бу дөньяда нәрсә генә юк! 

                                       

     Сезнең сайттан могҗизалы хәлләр тасвирланган язмаларны бик яратып укыйм.  Чыннан да, бу дөньяда нәрсә генә юк!  Кеше акылы аңлап җитмәгән хәлләр гел булып тора бит.... Мин  үзем шәхсән җеннәр, фәрештәләр барлыгына ышанам.  Үзем белән белән булып  узган бер вакыйганы язып үтәсем килә. Бәлки, моңа аңлатма бирүче табылыр.

   Гап-гади авыл хатыны мин. Ирем белән терлекләрне күп асрыйбыз. Декабрьнең чатнама суык төнендә булды бу хәл. Без бер ай чамасы элек  күрше авылдан буаз сыер сатып алган идек. Малны аранга урнаштырдык.  Асты җылы булсын дип, ирем күп итеп салам түшәде. Сыерның бозаулау вакыты килеп җиткән, бер-ике тапкыр чыгып та карый идек. Берсендә ирем сыерны кичке тугызларда чыгып карап керде. «Бүген булмас, иртәгә көндез йә  кичкә бозаулар шәт», – дип, тынычлап йокларга ятты. Өйдә газ миче эшләп тора, җылы. Утларны сүндердек тә юрган астында эреп йоклап киткәнебезне сизми дә калдык. Берзаман төш күрәм: ак киемнән, ап-ак сакаллы, таякка таянган карт яныма килде дә: «Бар, бозавыңны туңдырма!» – диде дә таягы белән иңбашыма китереп сукты! Шундый каты итеп сукты, авыртудан кычкырып уяндым. Төнге сәгать икеләр, янымда ирем рәхәтләнеп гырлап йоклый! Минем исә йокы качты, Салихымны төрткәләп уята башладым. Бу минем суккалауларга бернинди реакция бирми, гырылдавын белә. Әй, дип уйлыйм, төштә ниләр булмас! башыма юрганымны капладым да йокыга китәргә тырышып ятам. Берзаман урта тәрәзәгә кемдер шакыган кебек тоелды. Минем күңелгә шом керде, иремә елышыбрак ятам. Тагын шакыдылар шикелле. Сикереп тордым да, эчке күлмәктән генә  тәрәз янына килдем. Тышта берни юк. Мин утны кабызып, иремне тагын уятырга тотындым.  Салихым бик теләми генә күзләрен ачты, уятканыма ачуы килеп, миңа җикеренә башлады. Аннары курткасын киде дә абзарга чыгып китте. Күп тә узмады, култыгына яңа туган бозауны кыстырып өйгә килеп кермәсенме!

  Икенче көнне, төштәге бабай таяк белән суккан җирем кара янып чыккан иде. Хәзер уйлыйм – төштәге бабай кем булган? Йорт иясеме, әллә фәрештәме?

Фәгыйлә ШАКИРОВА язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булмас димэ, донья бу

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гажэп хэллэр,сэер хэллэр....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Лапас иясе минем энкайне шулай тараза шакып уята иде

        Хәзер укыйлар