Логотип
Күңелеңә җыйма

Ташкабак бирәм, ал инде...

«Борчак аласым бар иде, орлык кибетенә сугылыйк әле», – дим иремә. «Борчак кына ал! Ярты кибетне төяп чыкма!» – дип кала ул артымнан.

Борчак кына инде, борчак кына... Әле узган елдан калган помидор орлыкларым да күп, борычныкылар да, суган орлыгы да үземнеке, укроп белән кинзаныкын да көздән күп итеп әзерләдем... 

Кара, монысы нинди сорт тагын? Кулларым тезелеп киткән орлык капларының берсенә үрелә. Бигрәк матур, юллы-юллы помидор. Миндә мондые юк. Тышына матур помидор төшерелгән орлык кабы киштәдән кулымдагы кәрзингә очып төшә. 

Сары ташкабак? Ай-яй, матур, нәкъ банан шикелле! Ташкабак орлыкларым да күп инде күплеккә. Ак кабыклысы да бар, яшел кабыклысы да... Сарысы юк! Тәмледер ул! Кая, аны да берне генә алып карыйм әле. 

У-у, кәбестә орлыкларының ниндиләрен генә тезмәгәннәр! 35 көннән өлгереп җитә торган «ультраскороспелая» дигәнме? Ничә ел рәттән кәбестәмне корт ашап бетергәч, быел утыртмыйм дип, үземә сүз биргән идем бирүен. Монысын гына алып карыйммы соң? Бигрәк тиз үсә дигән ич. Анысы да кәрзинемә очып төшә.

Орлык кибетенә борчак кына алам дип кереп киткән мин, нәтиҗәдә, бер мең дә ике йөз сумлык орлык салынган кабымны тотып, мыштым гына машинага чыгып утырам. Кабымны итәк астымарак яшерәм, ирем күрмәсен. Күрмиме соң, ишектән чыгуга күргән! 

«Нәрсәләр алдың инде тагын?» – ди. «Әллә нәрсәләр алмадым. Борчак алдым...» – дигән булам. Ирем, үрелеп, кулымдагы кабымны ачып карый. Күзе өстәге чекка төшә. 

– Соң, Лилия, мең ике йөз сумга орлык алганчы, бу акчага әзер помидор гына алсаң булмыймы? Ничә кило яшелчә килә бит аңа көз көне! – ди ул, үзенең «какшамас аргументы» белән минем очынган күңелемне күктән тартып төшереп.

– Үзем үстерә алганны! Сатып алган – сарымсак, аны күп ашап булмый, – дип, үзем дә «һөҗүмгә» күчәм.

Бакча үстерергә яратам шул. Орлык кибетенә кереп кенә чыксам да, җаныма ял була. Февраль аенда үземне Сабан туена чабышка әзерләнгән аргамак кебек хис итәм. Йөрәгем дә, тизрәк-тизрәк, дип, ашкыныбрак тибә башлый шикелле. 

Тәрәзә төбемә орлык чәчелгән беренче стаканнар кунаклаган көн – үзгә бер көн! Шушы көннән өр-яңа бер якты өмет белән яши башлыйм! Менә орлыкларым тишелеп чыгар, менә алар үсәрләр, менә уңышлары белән сөендерерләр...

«Күп итеп чәчмә! 30 төп помидор җитә. Беләсең бит урын юклыгын», – дип кисәтә ирем.

Беләм лә... Һәрбер сорттан биш кенә орлык чәчсәм дә, йөзләп була шул алар... Чәчә башлагач, күңелдәге «җен»  котыртырга керешә: «Бәлки, тишелмәс, бәлки, үсмәс – күбрәк чәч. Аннары да йолкып ташлап була бит аларны...»

Нәни үсентеләремне аерым стаканнарга күчерә башлагач, теге «җен» тагын телгә килә: «Әрәм итмә инде, бигрәк матур булып үскәннәр, төрт шунда берәр савытка!» Берәр савыт дигәнем ун була, ун буласы егермегә әйләнә. Тәрәзә төпләре дә тула, өстәл өсләре, киштәләр...

Озынайткыч чыбык белән утлар суза-суза төне буена яктыртып, ашлап, су сибеп – язым шулай баш күтәрми уза. Әнекәй генәм, боларны бакчага ничек сыйдырып бетерермен икән соң? Атна ахырында бер көнгә кайтып кына ничек барысына да вакыт җиткерермен? Үскәч, әле  боларны урнаштырырга да кирәк бит. 

Җәй көне бер чор була. Эштәге кызлар белән «ташкабакларны урнаштыру чоры» дип атыйбыз без аны. Ел саен, быел ташкабакны бары бер генә төп утыртам, дип, үземә вәгъдә бирәм дә, никтер алар биштән дә ким булып чыкмыйлар. Иң мәшәкатьлесе аны үстерү түгел әле, иң мәшәкатьлесе – өлгергән ташкабакларны урнаштыру. «Берне генә алып килим, ал инде?» – дип ялварасың таныш-белеш, күрше-күлән, дус-ишкә. Берсенә дә кирәкми булып чыга. Кая куярга инде бу ташкабакларны? Чыгарып ташларга да жәл, күпме хезмәт кергән бит. Икрасын да ясыйсың, банкага да тутырасың – ә алар кимеми дә кимеми. 

Китә берзаман кыяр чоры! Казандагы күршеләребезгә, ерак туганнарга, авылдагы күршебезнең сыерына, казларга, үрдәкләргә – барысына да җитә кыяр.  «Ник болай күп итеп тозлыйсың ул кыярны?» –  дип ачулана теге «бакча эшен сөймәс» ир. «Кыш көне күчтәнәчкә», – дим, күзләремә мөмкин кадәр самимилек чыгарырга тырышып.

Күчтәнәч дигәннән, шагыйрь Зөлфәтнең тормыш юлдашы Фирая ханым сөйли: бер елны Зөлфәт абый белән бакчаларында күп итеп кәбестә үстергәннәр. Әле машиналар юк заман, электричкалардан күчеп утыра-утыра аны өйләренә ташыганнар. Бозылып әрәм булмасын, дип, төне буена икәүләшеп кәбестә тозлаганнар. Зөлфәт абый, инде әзердер, авыз итик, дисә – тозлы кәбестәдән җилләр искән! «И-и, мин аны күчтәнәчкә өләшеп бетердем шул», – ди икән татар язучылары  һәм журналистлары арасында юмарт дип ат казанган Фирая апа. «Соң, –  дигән җаны-тәне белән әрнеп, олуг шагыйрь, – өләшәсе булгач, аны тозлаганчы өләшеп булмый идеме?» 

«Ник туңдырып куймыйсың?» – диләр миңа. Туңдырам. Ләкин алар туңдыргычта декабрьгә кадәр генә «яши». Декабрьдә авылдан бер сан ит алабыз һәм... минем ташкабак, баклажан, борычларым чүплеккә чыгып оча. Йөзенче кабат ант итәм: «Киләсе елга болай күп утыртмыйм!»

Ташкабак дигәннән искә төште. Берәрегезгә кирәкмиме? Берне генә алып килим әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миндә дә шундыерак хәлләр

    Хәзер укыйлар