Логотип
Күңелеңә җыйма

Сынау

Көн буе туктаусыз яуган яңгыр шәһәр өстенә соры пәрдә булып эленеп төшкән иде. Тәрәзә пыялалары буйлап тамчылар йөгерә, аларның бер-берсен куып төшүен күзәтү дә күңелне тынычландыра алмый.

Лиана диванда бераз күтәрелебрәк утырды, сынган аягы янә сызлап куйды. Соңгы айларда ул бу авырлыкларга инде күнегеп беткән кебек иде, әмма күңелдәге бушлыкка һич күнегеп булмый икән.

– Чәй эчәсеңме? – дип сорады кухня ягында йөрүче Айрат. Тавышында кәефсезлек, ялыкканлык, хәтта бераз битәрләү бар иде аның.
– Эчәрмен… – дип җавап бирде Лиана.

Айрат чынаякны алып килеп, өстәлгә шалтыратып куйды да, борылып та карамыйча, кабат кухняга кереп китте. Аның соңгы айларда холкы бөтенләй үзгәрде. Моннан берәр ел элек булса, хатынының сызлануына аның йөрәге өзгәләнгән булыр иде. Ә хәзер…

– Хәзер аның өчен мин авыру хатын, йөк кенә, – дип уйлады Лиана.
Үпкәсе кабарып хастаханәдә яткан чакта да Айрат аның янына килеп, хәлен сорашудан бигрәк, кухнядагы юылмаган савыт-саба өеме турында, пычрак керләр хакында зарланды.
– Берүземә барысын да өлгертеп булмый! – диде  ул. – Аш әзер түгел, кер юылмаган, өй тузан баскан... Ярый, син авырыйсың… ләкин мин дә кеше бит!
Бу сүзләр исенә төшкән саен, йөрәгенә авыр таш утыра Лиананың.

Аягын сындыргач исә хәлләр тагын да авырайды. Айрат аңа ярдәм итүне үзенең бурычы дип түгел, ә җәза сыман кабул итә башлады.

Бер кичне ул, түзмичә, шартлады:
– Мин инде арыдым синең авыруларыңнан! Аңлыйсыңмы? Арыдым! Мин иртә-кич өйдә генә каравыл тора алмыйм! Болай яшәү – яшәү түгел.

Шул мизгелдә Лиананың ниләр кичерүен аңлатуы кыен иде. Бу сүзләрне ул үзенең яраткан кешесенә әйтәме? Эчендә җаны булган кеше бу сүзләрне әйтә аламы?! Юк…
Кайчандыр аны өзелеп яраткан, һәрвакыт янәшәсендә булган, бар кыенлыктан саклаган, елмаюы аша да бәхет таратып йөргән ир… әйтерсең юкка чыккан иде. Аның урынында – гел зарланган, гел үпкәләгән, гел таләп иткән ниндидер ят бер кеше калган.

Бу кич аларның тормышын үзгәртте.
Лиана, төнге тынлыкта, диванда утырып озак уйланды. Кеше чын йөзен кайчан күрсәтә? Бәхетле чакта түгел бит. Бәхетле вакытта һәркем яхшы. Ә менә кыенлык килгәндә… Шунда ул үзалдына сорау куйды: «Айрат минем терәгемме? Аны сайлап, ялгышмаганмынмы?»
Җавап ачык иде.

Иртәгесен ире үз янына чыккач, ул тыныч кына:
– Айрат… мин сиңа бер сүз әйтергә тиеш, – диде.
– Нәрсә тагын? – Айрат кашын җыерды. Аның өчен Лиананың һәр сүзеннән «проблема» исе килә иде инде.
– Врачлар… миндә җитди авыру таптылар, – диде Лиана карашын идәнгә төбәп.  – Минем киләчәктә бөтенләй дә инвалид калуым бар. Соңгы вакытта еш авыруым да шуның аркасында икән. Ул мине акрынлап бөтенләй аяктан егачак...
Айрат тынсыз калды. Берничә секундка аның күзләрендә курку күренеп алды. Ләкин ул курку – хатынын югалтудан түгел, ә бер ияләнгән, җайлашкан тормышны үзгәртүдән туган курку иде. 
– Юк! Юк инде! – дип сикереп торды ул. – Мин монысын ук күтәрә алмыйм! Мин тагын еллар буе синең артыңнан карап йөри алмыйм! Минем дә тормыш бар бит!
– Димәк… син мине карамас идең?
– Мин бит медбрат түгел. Минем хәзердән үк сабырлыгым бетте инде.

Лиана гүя бу сүзләрне бөтенләй ишетмәде. Тыштан ул бик тыныч иде. Ләкин эчендә... эчендә кайнар вулканнар атты, таулар актарылды, күктәге кояш җиргә мәтәлеп төште... Елап җибәрмәс өчен тешләрен чытырдатып кысты ул. 
– Рәхмәт, Айрат. Мин моны ишетергә тиеш идем.
– Нәрсәне? – дип аптыраулы караш ташлады ир.
– Синең нинди сүз әйтәсеңне. Миндә бернинди дә авыру юк. Бу – сынау иде. Ләкин син аны үтә алмадың.
Шул сүзләрдән соң Айратның йөзе агарып чыкты.
– Сынау? Нинди сынау тагын? – диде ул ярсып.
– Гаиләнең ныклыгы кыен чакта беленә. Минем сине сынап карыйсым килде. Авырлыкларга түзә аламы икән, дидем. Яратуыңның хаклыгына ышанырга теләдем.… Әмма син мине чирле хатын, бер проблема, авыр йөк итеп кенә күрдең. Мин мондый кешегә гомеремне ышанып тапшыра алмыйм.
Айрат нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин сүз таба алмады.

Лиана ярдәмгә дус кызын чакыртты. Аны бу фатирда инде бернәрсә дә тотмый иде. Алар тавыш-тынсыз гына аерылыштылар. 

Очрашулары бары бер тапкыр, судта гына булды. Аягы төзәлеп беткән иде  инде Лиананың. Матураеп, чибәрләнеп киткән хатынына Айрат яшерен генә сокланып карады. Ләкин Лиана аның ягына борылып та карамады. Бәгыре каткан иде аның. 

Караңгы һәм ялгыз фатир Айратның күралмас дошманына әйләнде. Андагы тынлык аны буа, сагышландыра. Хәтерли әле, Лиана киткәч, баштагы өч көндә ул үзен ирекле итеп тойды. Беркем авырмый, төне буе йөткерми, су сорап уятмый. Теләсә кайчан телевизор карыйсың, компьютер уены уйныйсың, кичке ашка пицца белән сыра гына да җитә.

Әмма ике атнадан бу ирек бушлыкка әйләнде. Җитмәсә, кайдандыр грипп ияртеп, бик хәтәр генә авырып китте. Температурасы кырыкка кадәр күтәрелде, тәне кыйнап ташланган кебек сызлый, башына чыдарлык түгел.... Караңгы бүлмәдә берүзе атна буена ыңгырашып ятты, бер стакан су бирер кешесе дә булмады. 

Шул минутларда йөрәген әчеттереп, Лиананың шулай сызланып, авырып ятканнары исенә төште. Аның да бит үпкәсе кабарып, температурасы кырыкка кадәр күтәрелгән иде. Өзлексез калтыранды... Ә ул аңа терәк буласы, ярдәм итәсе урында, бары гаепләде. Җылы сүз әйтәсе урында туктаусыз зарланды... 

Айрат Лиананы сагынды. Аны ничек тә  кайтарырга тырышты. Ватсабына озын-озын хатлар язды, ялварды, гафу үтенде, үзгәрүенә ышандырмакчы булды. Ләкин Лиана җавап бирмәде. Бераздан ул таныш номерга шалтыра да алмый башлады. Күрәсең, Лиана номерын алыштыргандыр... 

Бер көнне, эштән кайтып килешли, Лиана ишек алдында Айратны очратты.   Кулында – караңгы кызыл төстәге розалар букеты иде. Чия төсендәге розалар – гафу сорау, үкенү һәм күңелдәге әрнү билгесе.
– Лиана… – дип дәште ул. – Әйдә, яңадан башлыйк?  Мин үзгәрдем, Лиана…
– Үзгәрү – вакыт сорый, – диде Лиана тыныч кына. – Ә мин инде үземне табып өлгердем. Зинһар, эзәрлекләмә.
– Ник тагын бер шанс бирмисең? Шулкадәр каты бәгырьлемени син? – дип инәлде Айрат.
 – Мин аягымны сындырып диванда ятканда син  «болай булса, синең белән яши алмыйм», дидең. Шул чагында күңелемдә бер уй әйләнде: «Ялгыз булуы, таяныр кешеңнең булмавы куркыныч икән…» Ә хәзер сине чын күңелдән кызганам. Ләкин минем сиңа карата булган бар хисем шул кызгану гына.  
– Лиана, без бит җиде ел бергә яшәдек! Ялгыштым мин – кем ялгышмый?! – Айратның тавышы биек йортлар арасыннан кайтаваз булып яңгырады.
– Айрат, – диде Лиана, – син ир буларак иң мөһим имтиханны бирә алмадың. Иң авыр минутларда янәшәмдә булырга тиешле кеше булмадың. Мин янәшәмдә ышанычлы ирем булуын телим. Син андый түгел. Шуңа күрә, зинһар, мине эзәрлекләмә. 
– Лиана… – дип талпынды Айрат ераклаша барган хатын артыннан талпынып. Кичке эгердә кулындагы караңгы кызыл розалар бөтенләй кап-кара булып күренделәр. Әйтерсең, үкенүдән кара көйгәннәр... 
 

Фото: Анна Арахамия

Теги: язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар