Эльмира бу сүзләрне күптән көтсә дә, ишеткәч каушап калды, башында уйлар өермәсе кузгалды...
Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-2
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-3
Эльмира белән очрашырга нияте барлыгын белдереп, Руслан телефоннан болай диде: «Үзем Казан кешесе булмасам да, сезнең шәһәр күңелемә бик якын. Бу якларга командировкага берничә тапкыр барырга да туры килде. Искә алып сөйләрлек вакыйгалар күп булды, бары тик яхшы фикерләр белән кайттык. Казан – комфорт яратучылар өчен бик кулай шәһәр икән, юлларыгыз төзек, урамнар чиста, инфраструктурасы да югары дәрәҗәдә. Башкаладан бер дә калышмый дияр идем, хәтта кайбер яклары белән үрнәк тә булып тора. Мәскәү – зур мегаполис, монда кешеләр акча эшли, шәхси тормыш өчен вакыт калмый, гомернең күп өлеше юлда уза. Без монда – вакыт коллары. Мәсәлән, эшкә барып җитәр өчен дүрт сәгать вакытымны сарыф итәм – ике сәгать баруга, ике сәгать кайтуга. Мәскәүдә транспорты булган кешеләр озак кына пробкада утырырга мәҗбүр. Авыр, әмма ияләштек. Ә сездә бөтенләй башка күренеш – халык үз көе белән яши. Кешеләр гади, ачык йөзле, тыныч дип бәяләр идем. Мәскәүдәге пафос Казанда сизелми. Күңел ачар өчен урыннар да җитәрлек – рестораннардагы сервис бик югары дәрәҗәдә, Европа кухнясы белән янәшә куярлык. Бәяләр дә түбән. Без коллегалар белән Казанда вакытыбызны күңелле, файдалы итеп уздырдык, канәгать булып кайттык. Бик теләп тагын бер тапкыр сезнең якта кунак булыр идем – бу юлы максатым башка – синең белән якыннан танышу, күзләреңә карау, янәшәңдә булу. Бары синең өчен махсус кайтачакмын, сагындым, бик күрәсем, кулларыңнан тотасым килә. Әгәр каршы булмасаң, әлбәттә... Киләсе атнаның шимбә көнендә минем өчен вакыт табарсың бит? Казанга килеп чыксам, очрашуга килерсеңме?
Эльмира бу сүзләрне күптән көтсә дә, ишеткәч каушап калды, башында уйлар өермәсе кузгалды. Әлбәттә, аның да Мәскәү егете белән очрашасы килә. Ул бит Русланга гашыйк, аны ярата, төшләрендә күрә! Әмма, билгесезлек куркыта... Реаль тормышта кеше бөтенләй башка яктан ачылырга мөмкин. Ошатырмы аны Руслан? Фотода бик мөлаем күренәсең, тормышта гадәти бер соры тычкан икән, димәсме? Уртак тел тапмасалар, аның өчен дөнья җимереләчәк бит... Ә болай, бер-береңне күрмичә телефоннан гына аралашып торганда, кешенең тискәре яклары сизелми... Кирәкме соң аларга реаль очрашу? Тормыш – китап дөньясы түгел, мәнәсәбәтләрнең ничек башланып, кайчан төгәлләнәсен алдан сизеп булмый. Сюрпризлар булырга мөмкин. Китапларда гына бар нәрсә җиңел хәл ителә – герой йә «әйе», йә «юк» дип нокта куя, мәсьәләгә ачыклык кертә. Романнарда, повесть, хикәяләрдә барлык персонажлар автор уйдырмасы буенча яши. Тормыш – башка, катлаулы галәм...
Эльмира Русланның соравына озак җавап бирмәде ахрысы, ике якта да авыр тынлык урнашты. Бер мәлгә каушап, онытылып киткән кызны Руслан кабаттан дөньяга кайтаргандай булды: «Нигә дәшмисең, китапханәче кыз? Очрашырга куркасыңмы? Җавап бир, теләмисең икән, бу сорауны башка кузгатмыйм.
Русланның тавышында бераз үпкә, ачу төсмерләре сизелә иде.
Эльмира, уйларыннан арынып, ниһаять, чынбарлыкка кайтып төште.
– Кайт, мин синең белән очрашырга бик риза...
Кыз үз тавышын үзе танымады – яңгыравык тавышы каушаудан ишетелер-ишетелмәс кенә, калтырап чыкты.
– Рәхмәт, мин инде килүемне теләмисең дип уйлаган идем, – дип Руслан шаяруга борды сүзен.
Көннәр бер-бер артлы уза торды, ниһаять, очрашу көне дә килеп җитте. Эльмира бу мизгелләргә бик нык әзерләнде: чәчтарашка барып чәчен тәртипкә китерде, буятты. Кыйммәтле бутиктан үзенә килешле модалы күлмәк сатып алды. Ике айлык хезмәт хакын калдырып чыгарга туры килсә дә, аның күңеле шат иде. Ул үз-үзенә максат куйды: «Руслан мине бер күрүдә ошатырга тиеш! Аның күзенә матур кыяфәттә күренәчәкмен, бернигә карамый күңелен яулаячакмын!»
Руслан, поездга утырыр алдыннан, аралашып утырыр өчен уңайлы булган затлы ресторанны сайларга әйтте:
– Син Казанны миңа караганда яхшырак беләсең, кайсысын кулай дип тапсаң, шунда барырбыз. Мин көндезге икеләргә килеп төшәчәкмен, вокзалга килеп мәшәкатьләнмә. Казан минем өчен чит шәһәр түгел – элек яшәгән отельдә тукталырга планлаштырам. Мин тәртипкә өйрәнгән кеше: юлдан соң бераз ял итеп аласы, үз-үземне тәртипкә китерәсе, киемнәрне алыштырасым була. Ресторанның исемен генә әйт, барысын да үзем кайгыртып куярмын. Кичке җидедә сине шунда көтәчәкмен.
Интернетта озак кына актарынганнан соң, Эльмира шәһәр үзәгендәге ресторанны сайлады – бик зәвыклы булмаса да, тыныч, күркәм, тыйнак кебек тоелды аңа бу урын. Казан байлары йөри торган затлы берничә ресторанны белсә дә, аларны Русланга тәкъдим .итәргә уңайсызланды. Анда бер салатның бәясе дә 2-3 мең, эчемлекләрнең хаклары да шаккаткыч дип сөйлиләр. Бер тапкыр да очрашып күрешмәгән егеткә бик ышанасы да килми бит әле. Ахыры ниләр белән бетәсен белгән юк. Берәр курьезный хәл килеп чыга калса, кесә янчыгы да буш булырга тиеш түгел... Коллегасы Светлана бер хәл турында шаккатып сөйләгән иде. Интернетта танышкан бер ир аны кафега чакырган. Очрашкан болар, каһвәгә заказ биргәннәр. Матур гына сөйләшеп утырганнар. Официант счет алып килгәч, ир-ат: «Мин үзем өчен генә түлим», – дигән. «Шушы сүзләрне ишеткәч, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым, ярый әле түләргә картамда акчам бар иде. Кафедан чыгуга иң беренче эш итеп бу ирнең телефон номерын кара исемлеккә керттем», – дип сөйләгән иде коллегасы.
Күңеле белән Русланның яхшы кеше булуына ышанса да, төрле көтелмәгән хәлләргә әзер булырга икәнне Эльмира аңлый иде. «Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын», – диләрме әле?
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/synalgan-iorak-5)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк