Логотип
Күңелеңә җыйма

Соңгы вәгъдә

Әбием бакыйлыкка күчкәннән соң, аның өе бушап калды. Бөтен туганнар китеп бетте, өйне тәртипкә китереп бетерү өчен әни белән мин генә калдык. Уебыз – кирәкмәгән әйберләрне ягу, өйне кышка әзерләп калдыру иде. Барыбыз да бик еракта яшибез. Әби дә булмагач, авылга кайтулар еш булмас. Әмма баскыч төбендә тапкан серле ромашка чәчәкләрен күргәч, кулыбыздан эш төште. Бу чәчәкләрнең гади генә булмаулары, аның артында зур сер яшерелгәне көн кебек ачык иде.

Чәчәкләр икенче иртәдә без торуга кабат баскыч төбендә яталар иде. Пөхтәләп җыелган кечкенә генә букет. Сабаклары тип-тигез итеп киселгән, таралмасын өчен җеп белән бәйләнгән. Чәчәкләр янында бернинди кәгазь дә, хат та юк. Аптырагач, күршеләрдән сораштык. Алар исә җилкәләрен генә сикертте. Аларның видеокамералары аша да карадык, әмма анда безнең капка күренә, ә ишегалды күренми. Ә капкадан беркем керми. Димәк, гөлләмә хуҗасы үз генә белгән юлдан йөри. Бер атнадан бу чәчәкләр турында бөтен урам сөйли башлады. Кемдер моны романтик адым дип санады, ә кайберәүләр кемнеңдер әбиемә булган рәхмәте диде, өлкәнрәкләр исә җен эше бу, дип, чәчәкләргә бармак белән орынмаска да кушты. Әни өлкәннәр сүзен тыңлап, ромашкаларны аягы белән генә төртеп баскыч астына ташлады, ә мин аларны алып суга утырттым. Күңелем сизә иде: монда бернинди «җен эше» дә юк. Әни букетларны өйгә керттермәде. Алар мунча янындагы бүкәнгә куелган чиләктә җыелып барды. Ромашкалар көлеп, бөтен ишегалдыбызга ямь өстәп торды. Мин инде әллә нинди фантазияләргә чумдым, әни исә мине ачуланды. «Берәр егет шаярадыр әле. Элек клубка йөри идең, шунда берәр егетнең күзе төшеп калып, сиңа китерәдер», – дигән нәтиҗә ясады. Юк, һич тә миңа түгел иде бу гүзәл букетлар...
Мин ул серле кешене тотарга булдым. Будильник куеп, берничә тапкыр таң атканда уяндым. Мин торып чыкканда ромашкалар инде баскыч төбендә ята иде. Тагын шулай берничә көн «аулап» карадым, әмма серле кеше миннән өлгеррәк булып чыкты. Туганнар белән сөйләштек тә әбинең кырыгын үз йортында уздырырга булдык. Әни ялын озынайтты да, без авылда калдык. Аш уздырырга әзерләнә башладык. Ә ромашкалар көн саен шулай пәйда була. Көннәр узган саен, кызыксынуым тагын да көчәя барды.
Әбинең өен җыештырганда, очраклы гына әбинең шигырь-җырлар язып барган дәфтәрен таптык. Бик иске дәфтәр иде ул. Әби  җырларга ярата иде. Яшьлегендә җыр дәфтәрләре язу гадәте, картайгач та  бетмәгән иде аның. Радиодан ишетеп ошаткан җырларның  куплетларын, кушымталарын язып куя иде. Андый дәфтәрләре бик күп иде аның. Ә бу дәфтәр бик нык иске, битләре инде саргаеп беткән. Анда да җырлар... Җыр дәфтәренең соңгы битендә пөхтә итеп кенә язылган язу мине тагын да аптырашта калдырды: «Әгәр 40 көн буе баскыч төбемә чәчәкләр китерсә, димәк, ул вәгъдәсендә торган. Мин аны күкләрдән карап торырмын...»
Нинди вәгъдә турында сүз барганын аңларга тырышып, бу юлларны кабат-кабат укыдым. Ни өчен әбием кемнеңдер һичшиксез киләчәгенә гомере буе ышанган? Кемне күңел түрендә йөрткән? Бу сорауларым белән әнине аптыратып бетердем. Инде әни дә «җен эше» дә, «минем егетләр» булмаганына да ышана башлап, үзе дә аптырашта калды. Әби белән бабайның бик матур яшәүләрен кат-кат сөйләде. Матур яшәүләренә минем дә шигем юк. Бабай язын үлеп китте, әби әле бик нык булса да, берничә ай эчендә бирешеп, бабайның үлгәненә өч ай тулганда күзләрен йомды.
Дәфтәрдә язылган кырык көн тынгылык бирмәде. Инде әбинең кырыгы җитеп килә, туганнарыбыз кайта башлады. Бу хакта аларга да сөйләдек. Олы апабыз: «Бу – әнинең сере, ул сер үзе белән китсен, әллә ниләр чокып йөрмәгез», – дип безне әрләп атты. Әмма мин тынычлана алмадым. Кырыкынчы көн дигән төнне өй тулы туганнар җыелып сөйләштек тә сөйләштек. Барыбыз да әби белән бабай турындагы җылы хәтирәләре белән бүлеште. Көлештек тә, елаштык та. Соңыннан йокларга яттык. Дөресрәге, алар йокларга ятты. Минем план исә күптән әзер иде. Бөтенесе ятып беткәч, бәдрәфкә дип урамга чыктым да, баскыч төбендә теге серле кешене көтеп утырам. Ул бит бүген соңгы тапкыр киләчәк. Йоклап китмәс өчен дус кызларымны эшкә җиктем. Аларга бу тарихны сөйләгәч, күзләре янды. Аларның да бик беләсе килде. Бер дус кызым туры эфир уздырырга тәкъдим итте. Социаль челтәрләрдә махсус төркем төзедек тә, бөтенебез дә туры эфирда утырырга карар кылдык. Янәсе, йоклап китмәс өчен бер-беребезне сөйләштерәбез. Ул төркемгә дусларымның дуслары да кушыла башлады. Без, яшүсмерләр өчен, бу сер бик кызык иде. Бүгенге иртәдә бер генә секундка да күземне йоммаячакмын. Бүген әбием озак еллар буе көткән кешене беренче тапкыр үз күзләрем белән күрәчәкмен.
Томан җир өстеннән акрын гына тарала иде. Җәйге төн бигрәк кыска. Офык караңгыланып та тормады бугай. Иртәнге икеләр тирәсе. Мин бөтен булмышым белән бакча капкасына карап утырам. Минем белән экран артында дистәләгән күзләр бар. Шыпырт кына сөйләшәбез, куркытуыбыз бар. Һәм кинәткапка келәсе бик әкрен, ишетелер-ишетелмәс кенә шыгырдап куйды.

Капкадан бер кеше килеп керде. Аның өстендә бик иске, ләкин бик пөхтә күлмәк, күлмәк өстеннән жилет иде. Ә кулларына кадерләп кенә ромашка букеты тоткан. Ир-ат, бер аягына азрак аксап, бик әкрен атлый иде. Ул баскычка якынлашкач кына зур биек баскыч янындагы эскәмиядә утырган мине күреп алды. Мин ул бабайның йөзен күреп кычкырып җибәрә яздым. Аптыравымнан, куркуымнан телефоным җиргә төшеп капланды. Аны алырга да онытып, бабайга карап тордым. Аның да гаҗәпләнгән күзләре миңа карый иде.
Бу бабай бөтен авыл «Хозыр Ильяс» дип йөрткән, гомере буе ялгыз яшәгән Галимҗан карт иде. Ул авылның иң читендә берүзе яши, артык беркем белән дә аралашмый. Аны авылда акылы киткән дип әйтүчеләр дә, Хозыр Ильяска тиңләүчеләр дә бар иде. Аннан куркалар да, шул ук вакытта хөрмәт тә итәләр иде. Бабай һәрвакыт урамда йөрде. Мин белгәннән бирле ул төрле үләннәр җыя, аларны бистәгә алып барып сата иде. Соңга таба аның шифалы үләннәрен төрле яклардан килеп сатып ала башладылар. «Галимҗан карт белмәгән үлән дөньяда юк, ул аларның телен белә бит», – дип сөйләшәләр иде әле мин әбием янына каникулга җәйгә кайтып йөргәндә. Бу картның минем әбиемә нинди дә булса катнашы барлыгын аңлап, чын-чынлап аптырашта калдым. Аның бер тапкыр да безгә кергәне булмады. Югыйсә, бабай янына авыл картлары еш килә иде. Ә ул кермәде. Өйдә дә аның турында сөйләшмиләр иде.
Бабай сак кына ромашкаларын баскыч төбенә куйды.
– Галимҗан бабай, бу синең ромашкалар, димәк... – дип кенә әйтә алдым.
Бабай миңа бер сүз дә эндәшмичә, борылып китәргә теләгән иде, яланаяк җиргә басып каршына төштем:
– Галимҗан бабай, зинһар, аңлат. Мин беркемгә дә сөйләмәм. Сүз бирәм. Мин бит әбинең язуын таптым. Димәк, ул синең турында язган. Сине көткән.
Карт туктап калды. Ул үзенең яшьләнгән, тонык күзләре белән миңа озак кына карап торды, аннары тирән итеп сулыш алды да:
– Димәк, серне чишкәнсең... Ә бит ул серне беркемгә дә әйтмәскә сүз куешкан идек, – диде.
– Мин язуны әби үлгәч кенә таптым, ул берни сөйләмәде. Ачуланма аңа, – дидем әбиемне яклап. – Әмма син миңа ул серне сөйлә.
Бабай як-ягына каранды да, мунча янындагы бүкәнгә барып утырды, мин аның янына чүмәштем. Үлән чыклы, салкынча иде, аякларымны өтеп алгандай булды, әмма мин селкенергә дә курыктым. Бабай бер тын таягы белән җирне чокыды, үләннәргә бәргәләде:

– Сөйлә дисең инде алайса...
– Сөйлә инде, бабай. Бу серне белмичә ничек яшәргә соң миңа? Ул бит бик матур сер, әйеме?
– Матур сер шул. Яшьлек сере. Гомерем буе йөрәгемне җылыткан, шул ук вакытта йөрәк ярасы да булган сер...
Бабай әкрен генә сөйли башлады, мин аны тын алырга да курыктып тыңлап утырдым.
Бу хәл ярты гасыр элек булган. Икесенең дә яшь чаклары. Галимҗан бабай белән минем әби бер-берсенә гашыйк булганнар. Егет инде кызны сорап барырга теләгән. Әмма аңа кадәр әби әти-әнисенә Галимҗан турында сүз тишкән. Әти-әнисе егетнең исемен ишетүгә үк каршы төшкәннәр. Авылдагы иң сәер гаиләгә кызларын бирәселәре килмәгән. Галимҗан бабайның әтисе дә үзе кебек урманнан кайтып кермәгән. Ә әнисе үлән төнәтмәләре ясау белән дан тоткан, имче карчык та булган. Тиз арада авылда башка кияү табып, кызларын кияүгә биреп тә куйганнар. Ә Галимҗанга капка янына килергә дә рөхсәт бирмәгәннәр.
Туй алдыннан әби белән Галимҗан яшерен генә очраша ала. Хәсрәттән өзгәләнгән егет кызга ромашка чәчәкләре бүләк итә һәм аңа булган мәхәббәте беркайчан да үлмәячәге, башка беркемне дә ярата алмаячагы турында ант итә. Әби белән кочаклашып елашалар алар. Әмма яшьлек бит... Әби киткәндә аңа болай ди: «Әгәр мәхәббәтең мәңгелек булса – исбатла. Мин бу дөньядан киткәч, җаным җир йөзендә булган кырык көн буена өемнең баскычына ромашкалар китер». Әби, бәлки, бу сүзләрне шаяртып, бераз күңелләрен күтәрү өчен әйткәндер. Әмма Галимҗан бабай бу хакта онытмаган. Ул чынлап та башка беркемне дә ярата да алмаган, өйләнмәгән дә. Гомере буе буйдак булып яшәгән. Бөтен юанычын урманнан, үләннәрдән тапкан. Күңеленә беркемне җибәрмәгәч, аны сәергә санаганнар. Әби белән башка бер тапкыр да икәүдән-икәү калып сөйләшмәгәннәр. Әби кияүгә чыккач, бер-бер артлы балалар тапкан, дөнья мәшәкатенә чумган. Аннан бабай да бик яхшы булган. Мөгаен, ул яшьлек мәхәббәтен онытып, бабайны ярата башлагандыр. Яратмаса, яшьлек мәхәббәтен сагынса, матур яши алмаган булырлар иде.
– Ник бабай вафат булгач әби янына килмәдең соң? Ул да ялгыз, син дә ялгыз. Бәлки, әби әле яшәгән булыр иде, – дим, күземнән аккан яшьләрне сөртеп. Бу минутта Галимҗан абыйны шундый жәлләдем, аны кочаклап юатасым килде хәтта.

– Гомер узган инде, апаем, сулар да кирегә акмый, – дип уфтанып алды. – Синең әбиең фәрештә иде. Ә фәрештәләргә якын килергә ярамый. Ә менә биргән сүземне онытмадым. Беркем күрмәслек итеп эшләргә тырыштым. Менә син тоттың мине. Бу тарих авылда таралмасын иде. Аннан соң кеше теленә кереп, аның кадере дә, матурлыгы да югалачак...
Бабай йомшак кына минем баштан сыйпап елмайды да, торып бакча капкасына таба китте. Ә мин исә, кулымда соңгы, кырыкынчы ромашка гөлләмәсен тотып, баскычта елап калдым. Хәсрәттән түгел, ә безнең янәшәдә генә шундый олы, саф һәм турылыклы мәхәббәт яшәвен аңлаудан җаным тетрәнеп елый идем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар