Логотип
Күңелеңә җыйма

Соңгы туган көн

Кечкенә чакта миңа безнең әти белән әнидән бәхетлерәк кешеләр юк кебек тоела иде.

Кечкенә чакта миңа безнең әти белән әнидән бәхетлерәк кешеләр юк кебек тоела иде. Әти һәрвакыт эштә булды. Ул өйгә арып кайта, әмма безнең белән сөйләшергә, хәлләребезне сорашырга вакыт таба иде. Әни исә өйнең җаны иде. Кулыннан гөлләр тама диләр бит әле, әни турында да шулай әйтергә була иде: безнең табыннан тәмле аш өзелмәде, өебез һәрвакыт җылы, чиста, тыныч иде.

Без – балалар әтиемнең бу икенче никахы булганын шактый соң гына аңлый башладык. Беренче гаиләсендә туган кызына ул еллар буе намус белән алимент түләде. Әни беркайчан да моны авыр сүз белән искә алмады. «Бала гаепле түгел», – дия иде ул. Беренче хатыннан нигә аерылганын тәгаен әйтә алмыйм, әни белән танышканчы әтинең берничә ел ялгыз яшәгәнен генә беләм. 

Егерме ел эчендә безнең дә тормыш җайланды. Әти белән әни икәүләп тырышып эшләделәр, акча җыйдылар. Еллар узган саен, тормышлары җайланды: үз фатирыбыз булды, аннан соң йорт салдык, машина алдык. Өйдә кирәк-ярак җитеш иде. Без, балалар, муллыкта булмаса да, мәхәббәт һәм иминлек эчендә үстек.
Мин мәктәпне тәмамладым, энем әле укый иде, ул миннән дүрт яшькә кечерәк. Барысы да әйбәт кебек иде. Әти белән әнинең картлык көннәрендә бергәләп оныклар сөеп, тыныч кына яшәрләренә беркем дә шикләнмәгәндер. Миңа да аларның алдагы көннәре тыныч һәм бәхетле булыр кебек тоела иде.

Ләкин бәхетнең көтмәгәндә өзеләчәген – тормышның кайчак бөтенләй көтелмәгән борылыш ясый алырга мөмкин икәнен беркем дә күз алдына китермәде. 

Көннәрдән бер көнне әти кинәт үзгәрә башлады. Сирәк елмая. Көннән-көн өйгә соңрак кайта торган булды, аннары бездән бөтенләй читләшә төште. Өйдә ул чакта тавыш булганын хәтерләмим, әни бернәрсә дә сорашмады. Көтте генә. Барысын да сизсә дә, гаиләне саклап калырга тырышты – яраткан кеше һәрвакыт дөрес юлны табар дип ышанды.
Озакламый алар икесе бик тырышып саклаган сер – сер булудан туктады. Дөреслек ачылды: әти башка хатын белән йөри икән. Ул хатын әтидән күпкә яшьрәк икән. Әти, күрәсең, аның белән бергә яңадан яшьлек хисләре кичерергә теләгәндер. Кем белә... Күпләр әйткәнчә, анда тормыш җиңелрәк, күңеллерәк, җаваплылык азрак булып күренгәндер. Балалар үскән, алимент түлисе юк, тормышны яңадан башларга мөмкин кебек тоелгандыр.

Әйберләрен җыйды да чыкты да китте әти. Безнең өчен ул көн гаиләбезнең икегә аерылган көне булды. Егерме еллык гаилә тормышын, уртак хатирәләрне, безне – балаларын калдырып китте әти. Безнең өчен ул көн гаиләбезнең икегә аерылган көне булды.

Ул чакта иң авыры – әнинең еламавы булды. Гаҗәп, әни әтигә карата нәфрәт сакламады. Алиментка да бирмәде, аерылышу турында гаризаны да үзе язмады. 
– Балаларга тынычлык кирәк... Мин сезне кеше итәм, калганын Аллаһ күрер, – диде ул.

Һәм сүзендә торды.

Безнең тормыш дәвам итте. Әни ике кеше өчен дә тырышты: әтидән калган бушлыкны тутырырга тырышты. Ә без, балалар, әти турында сөйләшмәскә өйрәндек.
Әти дә яңа тормышын башлап җибәрде. Яңа хатынының йортын төзекләндерде, дача салды, бөтен көчен, вакытын, акчасын шунда кертте. Безгә вакыт җитмәгән кеше, чит кешенең тормышын матурларга тырышты.

Ә аннары…

Бер көнне яшь хатыны әти төзегән шул йортны, дачаны да сатып, «хуш, мине эзләмә, яраткан кешем белән китәм» дигән язу язып калдырып чыгып киткән.
Әти бернәрсәсез калган! Күпме көч түккән тормышы бер мизгелдә җимерелгән. Тагын да авыррагы – үзенең әти-әнисе дә аны кичермәде. Әби белән бабай беренче киленнәрен – безнең әнине һәрвакыт үз кызларыдай якын күрделәр, шуңа күрә әтинең хыянәтен кабул итә алмадылар. Яшь хатынны алар бусагаларыннан да уздырмадылар. Әти урамда калгач, аны да үзләренә торырга чакырмадылар. Әти дусларында кунып йөрергә мәҗбүр булган, аннан соң эш урыныннан биргән тулай торак бүлмәсенә күчкән.

Без аның тормышындагы соңгы бу яңалыкларны белгәндә әтинең сәламәтлеге какшый башлаган иде инде. Башта ул вак-төяк нәрсәләрне генә оныта иде. Аннары хәтере начарланды: башта исемнәрне онытты, аннары көннәрне бутый башлады, кайчак безне дә танымый торган булды. Көчле, һәр эшне булдыра торган әти акрынлап ярдәмгә мохтаҗ кешегә әверелде.
Үз хәлен үзе дә чамалагандыр, миңа да, энемә дә шалтыратып: «Мине ташламагыз. Мин ялгыз. Мине өйгә алып кайтыгыз», – дип ялварды.

Алып кайту турында уйламадык та, тик шул вакыт безне әни шаккаттырды. 
– Алып кайтыйк, – диде ул тыныч кына. – Нинди генә булса да, ул сезнең әтиегез.
 Ул бөтен рәнҗешләрен, күз яшьләрен, безне ялгыз үткәргән елларын онытып, аны өйгә алып кайтырга ризалашты. Аңарда никадәр зур йөрәк, никадәр сабырлык булганын хәзер генә аңлыйм.

Тик без аны алып кайтарырга өлгермәдек. Язмыш башкача хәл итте – әти үзенең туган көнендә вафат булды.
Җеназасында кеше әллә ни күп булмады. Дөресрәге, бөтенләй булмады диярлек. Кабер янында күңелне тетрәндергән тынлык иде... Әни, энем һәм мин генә басып тордык. Теге хатын да килмәде. Ә бит кайчандыр аның өчен әти бөтен дөньясын калдырып ташлап чыгып киткән иде… Дуслары да күренмәде. Кеше бу дөньядан киткәндә аның янында иң якыннары гына кала икән.

Бу вакыйгадан соң еш кына үз-үземә бер үк сорауны бирәм: ни өчен кайбер ирләр, еллар буе бергә гомер иткән, бар нәрсәне уртак көч белән төзегән хатыннарын калдырып китә икән? Ни өчен алар инде корылган йортны, үскән балаларны, уртак хатирәләрне бер мизгелдә алыштырырга әзер? Алар нәрсә эзли? Яңа мәхәббәтме? Ирекме? Әллә яшьлекне кире кайтарырга телиме?

Тик тормыш шуны күрсәтә: яшьлек тә мәңгелек түгел, мавыгу да үтә. Ә менә тугрылык, хөрмәт, еллар буе сыналган мәхәббәт кенә иң зур байлык булып кала. Гаиләне җимерү бик җиңел, әмма кире торгызу еш кына мөмкин дә түгел.
Безнең гаилә тарихы – моның ачы дәлиле. 
Картлык көнендә матур сүзләр дә, вакытлы мавыгулар да түгел, ә сине кичерә белгән һәм яныңда калган кешеләр генә чын терәк була ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар