– Мин монда нишләп утырам? – дип пышылдады ул. – Әйе, нишләп утырам? Ләйлә урыныннан сикереп торды. Уенга башы-аягы белән чумган ире янына керде. Артына килеп басты да кулын аның җилкәсенә куйды.
(Дәвамы. Беренче өлешен укырга: )
– Ирек…
Тавышы тыныч, хәтта бераз кыюсыз яңгырады.
– Комачаулама әле, – дип кулын селтәде ире. – Монда мөһим мизгел.
– Безгә сөйләшергә кирәк…
– Соңрак…
– Хәзер! Яисә беркайчан да түгел!
Ирек җавап бирмәде – ул хатынын ишетмәде дә бугай.
Шунда Ләйлә кулын сузды да, компьютердагы төймәгә басты.
Экран капылт сүнде.
– Син нәрсә эшләдең?! Ахмак!
Ирек ярсып аңа таба борылды – ачудан аның йөзе чытылды.
Үзе дә шаккатты: Ләйлә ничектер аннан курыкмады.
– Минем нәрсә әйтәсемне күзләремә карап тыңлавыңны телим, – диде ул тыныч, әмма нык тавыш белән.
Ирек хатыннан моны көтмәгән иде. Ул, түземсезләнеп:
– Йә? – диде.
Имеш, нәрсә әйтмәкче буласың: әйтсәң – әйт, әйтмәсәң – юк: ул сине озаклап тыңлап тора алмый.
– Мин синнән китәм.
– Нәрсә?
– Мин синнән китәм, – дип кабатлады Ләйлә.
– Кая?
Бу сорау аның авызыннан үзеннән-үзе – ихтыярсыз чыкты. Ул хатынының сүзләрен чынлап торып аңламаган иде.
– Кая булса да, – дип иңнәрен җыйды Ләйлә. – Анысы синең өчен иң мөһимемени?
– Мин аңламыйм…
– Барысы да бик гади, Ирек. Син мине күптән инде яратмыйсың. Ә бүген мин шуны аңладым: минем дә сиңа карата бернинди хисем калмаган икән. Димәк, безгә бергә яшәүнең мәгънәсе юк.
– Ашарга чыкмаганга шулкадәр ачуың килдеме? Шуңа шулай әйтәсеңме? — дип аны бүлдерде Ирек.
– Кичке ашның монда бернинди катнашы юк... Бүген безнең гаиләнең кечкенә бер бәйрәме иде, юбилее. Тик син аны тагын оныттың... Син бит үз дөньяңда яшисең. Ә ул дөньяда мин юк. Күптән инде юк…
– Нәрсә уйлап чыгарасың син? Нәрсә җитми сиңа? Мин каядыр йөрмим, өйдә. Хезмәт хакымны алып кайтам. Эчмим. Сулга йөрмим. Тагын нәрсә кирәк сиңа? Үзең әллә нинди юк-бар уйлап чыгарасың да миңа бәйләнәсең! Йә, әйт, мин синең өчен нәрсә эшләргә тиеш?
– Мин синнән минем өчен нәрсә дә булса эшләвеңне сорамыйм.
– Нигә сорамыйсың, сора!
– Чөнки сорап алган нәрсәнең миңа кирәге юк.
– Менә кая китереп чыгардың! Йә, нәрсә ошамый сиңа? Турыдан-туры әйт!
– Барысы да…
Ләйлә бераз тынып торды, аннан кабат шул ук сүзләрне кабатлады:
– Барысы да ошамый миңа!
Аннары, күзләрен иреннән алмыйча:
– Мин сине яратмыйм, – дип өстәде. – Мин инде сине яратмыйм…
– Мәхәббәтнең монда ни катнашы бар? Әллә бөтен кеше дә кочаклашып-үбешеп кенә торамы?!
Ләйлә ишеккә таба борылды.
– Әйтер сүзем бетте, Ирек... Уйнавыңны дәвам итә аласың.
Ул бүлмәдән чыгып, кире кухняга керде. Үзе әзерләгән табынга карап торды, аннан тәрәзә янына килеп басты. Озак кына уйланып торды. Аннары кинәт нидер хәл иткәндәй, йокы бүлмәсенә юнәлде һәм ашыгып әйберләрен җыя башлады. Зал яныннан үткәндә, иренә күз салды. Ирек инде компьютерын кабызган – ул инде яңадан уенга чумган. Экранда чираттагы танклар сугышы башланган иде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк