Логотип
Күңелеңә җыйма

Синең дөньяңда мин юк. Күптән инде юк...

Аларның танышкан көне иде ул. Дус кызларының күбесе бу көнне ирләре белән ничек булса да билгеләп үтәләр: кафега барып утыралар, бер-берсенә кечкенә булса да бүләкләр бирешәләр. Ләйләнең дә күптән үзләрендә шундый бер традиция булдырасы килә.

Кичке ашны озаклап, тәмләп, алдан әзерләнеп пешерде ул. Шушы кич өчен дип әйбәт кенә ит кисәге алып куйган иде: караҗимеш, төрле тәмләткечләр кушып аны мичтә озак кына пешерде. Тәмле килеп чыккан булырга тиеш! Бөтен өйдә шул ит исе – авыздан сулар килә…

– Ирек, барысы да әзер, – дип ирен чакырды Ләйлә. – Әйдә, чык, кичке ашны ашыйбыз!

– Хәзер, хәзер, – дип җавап бирде күрше бүлмәдәге ире.

Ярты сәгать үтте.

Хатынның түземлеге төкәнде:

– Ирек! – дип янә иренә дәште ул. – Күпме көтәргә була инде сине?

– Хәзер, дидем бит, – дип Ирекнең мыгырданганы ишетелде.

Компьютерда танклар сугышы гөрли иде – ир аннан аерыла алмады.

Тагын ярты сәгать үтте.

Мичтә пешкән ит инде суынды. Салат та ясаган иде Ләйлә: помидорларның суты чыгып, башта тәлинкәдә матур гына күренгән салат та тәмсез бер боламыкка әйләнде.

Ләйлә кухняжагы өстәл артында бик озак утырды. Көтте. Ире кайчан кичке аш турында искә төшерер, аның тырышлыгын кайчан күрер, тәмле булган дип, җылы сүз әйтер икән дип көтте. Бәлки әле бүген нинди көн булганлыгын да хәтерләр... Ниһаять Ирек кухняга керде. Аяк өстендә баскан килеш чәнечке белән итнең берничә кисәген эләктереп алды да, авызына тутырды. Бер-ике кашык салат капты. Шуның белән бетте! Аннары ул ашык-пошык кире компьютер янына йөгерде.

Ләйлә өчен бу яңалык түгел иде: һәр кич шулай кабатлана – кичә дә, аннан алда да... Тик бүген бит башкача булырга тиеш иде! Ләйлә инде күптән аңлады: Ирек танклары белән уйнауны аның белән сөйләшүгә караганда күпкә артыграк күрә.

Ә бит кайчандыр алар сөйләшеп туя алмыйлар иде. Очрашкан вакытта Ирек белән аларның мөнәсәбәтләре шулкадәр матур иде! Һәр очрашуга диярлек Ирек чәчәк бәйләме белән килә, кыйммәт булмаса да, күңелгә ятышлы берәр бүләк ясый, романтик очрашулар оештыра иде. Саубуллашып аерылышкач та әле телефоннан шалтыратышып, берәр сәгать сөйләшәләр иде.

Алты ай буе шулай очрашып йөргәч, башта Иреккә әллә ни гашыйк булмаган Ләйлә дә биреште. Ирек тәкъдим ясагач, ул бер мизгел дә икеләнмичә ризалашты. «Бу кеше белән бәхетле булачакмын», – дип, чын күңелдән ышанды ул. Ашыкты, ялгышты бугай…

Ә аннары Ирекне алыштырып куйгандай булды.

Ул Ләйләне ничек яратканын, гаилә корырга ничек омтылганын, аңа нинди вәгъдәләр биргәнен, икесенә нинди киләчәк юраганын гүя бөтенләй онытты. Ир-аттан ул... кечкенә малайга әйләнде. Аның бөтен буш вакыты компьютер артында, уен уйнап уза башлады. Эшкә барасы булмаса, ул аннан бөтенләй торып та тормас иде, мөгаен. Хәзер инде аның турында Ләйлә кайгыртырга тиеш иде: ашатырга, киемнәрен юарга, кызганырга, башыннан сыйпарга. Әнисе кебек.

Озакламый хатынына иң гади генә игътибар билгеләрен дә күрсәтүдән туктады Ирек. Кич белән эштән кайтып кергәч үбеп алу, болай гына кочаклау, сәбәпсез сыңар чәчәк булса да бүләк итүләр бетте… 

Кая ул?!

«Син бүген бигрәк матур», – дип әйтү, күңел күтәрерлек хәбәр язып җибәрү, хәлләрен белергә, үзе турында сөйләргә яки «сагындым» дип кенә әйтергә шалтырату... Юк, Ирек боларның барысын күптән онытты… Рәхмәт әйтү, ниндидер эштә ярдәм тәкъдим итү... Моны ул, гомумән, белми инде.

Биш ел бергә яшәгәннән соң гына Ләйлә әкренләп мондый мөнәсәбәткә күнде. Хәтта аның уңай якларын да таба башлады. Ни булган? Ирең синең белән кызыксынмый, сине хатын-кыз буларак күрми икән – димәк, син дә аңа берни белән дә бурычлы түгелсең. Бигрәк тә хисләрең белән.

«Хатын-кызның китеп баруын ир кеше бөтен вакытта да сизми», дип юкка гына әйтмиләрдер. Ләйлә белән дә нәкъ шулай булды. Ул гаиләдәге үз «вазыйфаларын» автомат рәвештә үтәде, ә иренең битарафлыгына игътибар итмәскә тырышты. Менә бүген дә шул ук хәл. Тагын бер ялгызы утырып ашаган кичке аш... Ни булган инде? Мондый хәлләр дистәләгән тапкыр кабатланды бит!

Ләкин нәкъ менә бүген Ләйлә эчендә кинәт кенә иренә карата көчле бер күралмау хисе күтәрелгәнен тойды. Һич югы бүген үзен шулай тотарга тиеш түгел иде ул!

(Дәвамы бар.)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар