Бер атнадан туй... Ике аягының берсен дә атламас иде дә, барырга туры килә Зөлфиягә. Гөлчәчәк апасына ышандырды бит. Авылның иң уңган-булган кызы ул Зөлфия. Җырларга да, биергә дә оста, сүз артыннан кесәгә керми, беркайчан да югалып калмый. Аның кебек кызларны туйга шаһит итеп сайлыйлар да инде. Авылдагы ничә дустын кияүгә бирде инде. Ләкин бу туй башкаларыннан аерыла... Үз сөйгәненең туенда шаһит буласы бар Зөлфиянең...
Бер атнадан туй... Ике аягының берсен дә атламас иде дә, барырга туры килә Зөлфиягә. Гөлчәчәк апасына ышандырды бит. Авылның иң уңган-булган кызы ул Зөлфия. Җырларга да, биергә дә оста, сүз артыннан кесәгә керми, беркайчан да югалып калмый. Аның кебек кызларны туйга шаһит итеп сайлыйлар да инде. Авылдагы ничә дустын кияүгә бирде инде. Ләкин бу туй башкаларыннан аерыла... Үз сөйгәненең туенда шаһит буласы бар Зөлфиянең...
Мәктәпкә яңа укытучы килүне 11 нче сыйныфка керәсе кызлар аеруча дулкынланып көтте. Укытучы гынамы соң әле?! Зәмирә апаның төпчек улы Азат география фәнен укытырга кайта икән мәктәпкә. Үзе дә шушы мәктәптә укып чыккан егет һөнәре буенча беренче тәҗрибәсен үз авылында тупларга хәл итте. Биш ел элек укучы булып шәһәргә чыгып киткән Азат сентябрьдән мәктәп бусагасын Азат Хәнифович булып атлап керде.
Өлкән сыйныфта укучы кызларның яраткан фәне хәзер – география, билгеле. Гадәттәгедән дә матуррак итеп киенеп килә алар бу көнне мәктәпкә, чәчләрен матур җыеп, җиңелчә бөдрәләр ясап йөриләр. Һәммәсенең дә Азат Хәнифович күзенә чалынасы, аның бит очларын алсуландырып елмаюын тотасы килә. Дәрескә әзерлек тә югары дәрәҗәдә: такта янына чыгып басып дәрес буенча җавап бирергә дә, өстәмә эшләр алырга да атлыгып тора кызлар.
Азатның үзенә дә җиңел түгел. Бу кадәр игътибар булыр дип үзе дә уйлап карамаган иде. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткәндә әле бала-чага булып тәнәфестә йөгерешеп йөргән, ул вакытта күзгә дә чалынмаган кызлар бүген үсеп буйга җиткәннәр. Укытучы абый буларак үзен ничек тотарга кирәклеген аңласа да, бу кадәр кызлар теләсә кайсы егетнең башын әйләндерергә мөмкин.
Зөлфия барыннан да ныграк аерыла. Мәктәптәге төп чараларны уздыручы да, алып баручы да, укытучыларның төп ярдәмчесе дә ул. Беренче сентябрь тантанасын алып барганда ук күзе төште аңа Азатның. Унберенчегә баручы кызның ак алъяпкычы, чәченә үреп куйган ак тасмалары күзенең зурлыгын тагын да ачып бирә иде. Артык озак карарга да курыкты аңа Азат. Болай да бөтен кеше яшь укытучыны күзәтә залда... Директор да: «Башыгызны югалтмагыз, Азат Хәнифович!» – дип кисәтеп куйган иде.
Октябрьнең беренче атнасында мәктәптә ыгы-зыгы. Укытучыларга сиздермәскә тырышып, укучылар бәйрәмгә әзерләнә. Иртәдән үк котлаулар кабул иткән укытучыларны кичен бәйрәм концерты көтә. Укытучылар өчен сюрприз кебек әзерләнсә дә, ел саен уздырыла торган чарага укытучылар үзенчә әзерләнә – бәйрәмнән соң буласы дискотекага дежур укытучылар кирәк. Азат үзе теләк белдерде. Бәйрәм азагына кадәр калып, мәктәпне бикләп кайтырга кирәк иде аңа.
Бәйрәм тәмамлангач, сыйныф бүлмәләрендәге утларны сүндереп, мәктәпне бикләргә чыгып баручы Азат, икенче каттан кемнеңдер ашыгып төшкәнен ишетеп, туктап калды.
– Азат Хәнифович, көтегез мине, киемнәрем калган, кире борылырга туры килде, – дип, йөгереп төшүче кыз – Зөлфия иде. Мәктәпне бикләп, икесе бергә урамга чыктылар. Зөлфиянең кайда яшәгәнен белә иде Азат. Аларга бер якка кайтасы. Бу четерекле хәлдән икесенә дә уңайсыз булды, сөйләшми генә юлдан атладылар. Сөйләшмичә янәшә бару тагын да кыенрак. Зөлфия беренче эндәште:
– Азат Хәнифович, мин дә укытучы булырга телим. Имтиханнар биргәндә кыен булдымы университетта?
Әнә шундый гомуми темадан башланган сөйләшүгә бирелеп, сизмичә үз йортын узып китеп, Зөлфияләр капка төбенә җиткән иде Азат. Зөлфиянең «Мин кайтып җиттем», – дип әйтүеннән сискәнеп китте укытучы. Тукта, укучысын озатты булып чыга түгелме соң бу?
– Ярый, Зөлфия, тыныч йокы сезгә, – дип, Азат эчендәге «укытучы» кире борылып китәргә ашыкты. Ләкин егет буларак, аяклары кайту ягына атларга ашыкмады. Зөлфия дә кереп китмәде. Капка төбендә тагын ярты сәгать сөйләшеп тордылар.
– Ярый, Азат Хәнифович, мин керим инде, әни ачуланачак, – диде Зөлфия һәм... Азатның битеннән үбеп алды да, йөгереп кереп китте...
– Синең өчен Азат мин... – дип пышылдап калды егет кыз артыннан.
Икенче көнне Зөлфия мәктәпкә гадәттәгедән ныграк дулкынланып барды. Азат Хәнифовичны төн эчендә сагынган иде ул. Бер генә булса да күрәсе, ерактан булса да күзенә карап аңлашасы, алар икесе генә белгән серне уйлап хыялланасы килде. Ләкин... Азат Хәнифович Зөлфиягә башын күтәреп бер тапкыр да карамады дәрестә. Никадәр кул күтәрсә дә, җавап бирергә ашкынып торса да, күрмәмешкә салышты, коридорда исәнләшүенә җавап та бирмәде. Кичә генә ничек җылы итеп аерылышканнар иде, бер төн эчендә нәрсә булган Азатка? Кыз моны һич аңлый алмады.
...Азатны иртә белән директор үз бүлмәсенә чакырды. Укытучы укучы кызны озаткан дигән хәбәрне аңа тиз җиткергәннәр. Ике ир арасында җитди сөйләшү барысын да үз урынына куйды. Азатка ике тапкыр әйтү кирәк түгел иде...
Икенче көнне Зөлфия Азат Хәнифовичны үзләренең сыйныф җитәкчесе – шундый ук яшь укытучы Гөлчәчәк апасы белән берничә тапкыр мәктәп коридорында сөйләшеп торганнарын күрде. Мәктәптән дә бергә кайтып китәләр алар. Ә ял көнне... Ял көнне клубта алар икесе җитәкләшеп йөриләр иде. Ләкин клубның икенче башында басып торган укытучысының күз карашын сизеп торды Зөлфия. Аңлый гына алмады... Гөлчәчәк апасы белән кулга кул тотынышып басып торганда нигә гел Зөлфиягә карый ул? Мәктәптә күрмәмешкә салыша, ә шимбә көнне клубка чыккач, күзләрен Зөлфиядән алмый иде Азат... Гөлчәчәк апасының да мөнәсәбәте үзгәрде Зөлфиягә. Тарих фәненнән укыткан укытучысы тегеләй дә бәйләнеп карады, болай да бәйләнеп карарга тырышты кызга. Ләкин билгесен төшерерлек тә, сүз әйтерлек тә сәбәп тапмады.
Май аенда Азат белән Гөлчәчәкнең туе буласын белде Зөлфия. Гөлчәчәк апасы үзе әйтте аңа. Алай гына да түгел, шаһит булуын үтенде. Вакытым юк, укырга керәсем бар бит, имтиханнарга әзерләнәм дип баш тартырга тырышса да, Гөлчәчәк апасы ялынды:
– Зөлфия, үскәнем, риза бул инде, зинһар. Алып баручы да әлләни түгел, син булсаң, туйны бергә ерып чыгасыз инде. Синнән башка кемне сорыйм? Күпме туйда шаһит булдың, миңа гына калгач, баш тартма инде!
Ялындырырга яратмый иде Зөлфия, риза булды. Ай буе әзерләнде, күлмәк тектерде... Кәләшнекеннән дә матур булырга охшаган зәңгәрсу күлмәгеннән Азат Хәнифович алдында соңгы чыгышы булачак аның. Укулар да тәмамланды, ул аны, мөгаен, башка күрмәс тә... Укырга киткәч, барысын да онытыр, йөрәк яралары төзәлер әле...
Үз уйларына бирелеп бүлмәдә утырган кызның колагына күрше апасының тавышы килеп бәрелде. Сания апа ашыга-ашыга Зөлфиянең әнисенә соңгы яңалыкларны сөйли. «Киткән, ташлап киткән, елый, туй булмый...» дигән сүзләрдән мәгънә табарга тырышып ишеккә якынрак килде кыз. «Зәмирә малае район үзәгенә – Алабугага киткән. Туй булмый ди, безнең мәктәптә дә бүтән укытмаячак икән», – дип сөйли иде Сания апа. Димәк... Азат Хәнифович юк бүтән Зөлфия өчен. Азат кына бар... Зөлфия өчен генә – Азат.
Алсу ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик матур. хикея. Соныннан укенгенче. минемче. минемче. дорес. эшлэде. Азат. рэхмэт
0
0
0
2
Мәктәп баласының шаһит кыз булып йөрүен, туй алып баруын беренче ишетәм
0
0