Логотип
Күңелеңә җыйма

Шаһзадәм

«Әллә гашыйк булдым инде?» – дип үз-үземә сорау бирдем. Юк, бу мөмкин түгел! Ул бит хыялымдагы идеалның нәкъ киресе.

Барлык яшь кызлар кебек мин дә кечкенәдән шаһзадә турында хыялландым. Башта аның ак атта килүен күз алдына китерә идем, үсә төшкәч, ат ак мерседеска әйләнде. Менә ул килеп туктый, бер кочак роза чәчәкләре тотып, алдыма тезләнә дә: «Син сез яши алмыйм. Минеке бул», – ди. Ул гади кеше булырга тиеш түгел иде.  Кино актерларына гашыйк булдым, йә җырчы егетләр өчен ут яндым... Шуларның берсе минем шаһзадәм дип уйладым...
Ә тормышта бөтенләй башкача иде. Һәрвакыт әллә нинди егет туры килә: йә буе кыска, йә ямьсез, йә холкы мин теләгәнчә түгел. Бер сүз белән әйткәндә артымнан йөргән бер егет тә минем идеалга туры килмәде. Хыялдагы егет: зәңгәр күзле, кара бөдрә чәчле, киң җилкәле, баһадир гәүдәле, калын бәрхет тавышлы иде...
 Институт тәмамлап, эшкә урнаштым. Коллегаларым арасында да хыялдагы шаһзадәм юк иде.  
– Син артык сайланасың. Мондый таләпләр белән карт кыз булып калачаксың, – диделәр иптәш кызларым. Әмма мин иртәме-соңмы шаһзадәмне очратудан өметемне өзмәдем. Институт тәмамлап эшкә уранштым. Карьера баскычы буйлап күтәрелдем, фатир, машина алдым. Әмма шаһзадәм генә һаман күренмәде. 
Машинамны ремонтка керткән көн иде ул. Эштән соң тукталышка киттем. Автобуска утырдым. Шыгрым тулы автобуста кайтып, үз тукталышымда көч хәл белән халыкны ерып чыгып, баскычтан төшкәндә, дөрес басмыйча аягымны авырттырдым. Авыртудан кычкырып җибәрдем, хәтта егылып китә яздым. Бер аякта сикерә-сикерә тукталыштагы эскәмиягә барып утырдым. Авырткан аягымны уарга тотындым. 


– Сезгә ярдәм итәргәме? 
Көтмәгәндә ишетелгән тавышка күтәрелеп карадым. Алдымда: минем буйлы гына, чандыр гәүдәле, соргылт чәчле бер егет басып тора. Минем белән янәшә басып кайткан иде бугай автобуста. Көлсу күзләре елмая да, шул ук вакытта жәлләү хисе дә чалына. Ялгызым чатанлап ничек кайтып җитәрмен дип уйлап, ярдәмен кабул иттем. Аңа тагын бер кат карап куйгач, начар күңелле кешегә охшамаган бу дип нәтиҗә ясадым. Ул мине култыклап алды. Әкренләп сөйләшә-сөйләшә кайттык. Әнвәр бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. 

Үзем дә аңламыйм, әмма мин аны чәйгә чакырдым. Күрәсең, аның бик акыллы һәм тыйнак булуы ошагандыр. Әрсезлеге юк иде. Минем кухняда чәй эчкәндә моңа тагын да инандым. Нәрсә турында гына сөйләшсәк тә, уртак кызыксынуларыбыз барлыгы ачыкланды. Ул укыган китапны мин дә укыганмын, мин караган киноны ул караган... Вакытның узганын сизми дә калдык. 
Киткәндә телефон номерын сорап алырга кыюлыгы җитте Әнвәрнең. Аның артыннан ишекне ябып калганда: «Үз гомеремдә беренче тапкыр акыллы егете белән уздырдым кичне» дигән уй башымнан узды. Бернинди ишарәләр ясамыйча сөйләшкән тормыш юлымда очраган бердәнбер егет иде ул. Әмма, кызганыч, минем идеалларга туры килми. 


Икенче көнне нигә шалтыртмый икән дигән уйдан сискәнеп киттем. Көн буена ничәнче тапкыр уйлыйм икән бит инде. Аның шалтыратмавы горурлыгыма да тиде бугай. «Шалтыратмаса, шалтыратмас. Үкенергә хыялымдагы шаһзадәм түгел әле. Андыйлар тагын унау очрар», – дип уйладым икенче көнне. Үз-үземне шулай юатуымны аңлап, көлемсерәп куйдым. Әнвәр күңелемә кереп утырган иде.


 «Әллә гашыйк булдым инде?» – дип үз-үземә сорау бирдем. Юк, бу мөмкин түгел! Ул бит хыялымдагы идеалның нәкъ киресе. Чибәр дә түгел. Ә мин бары чибәр егетләр белән генә очраштым. Ямьсез дип бәяләнгәннәр борылып та карамый идем. 
Бер атнадан соң, җомга кич, телефоным шалтырады.
– Алло?!
– ....
– Алло! Мин тыңлыйм! Кем сез? – дип, бик җитди тонга күчтем.
– Исәнме, Ләйлә. Бу мин Әнвәр идем... – телефонның теге башыннан кыюсыз, әмма таныш һәм көтелгән тавыш ишетелде. – Сиңа шалтыратырга базмый йөргән идем. Менә театрга билет алдым да, шалтыратырга сәбәп булды...
– Кайчан була спектакль? – Әнвәрнең сөйләп бетергәнен дә көтеп тормадым бугай. 
– Иртәгә, кичке җидедә.
– Барам, Әнвәр. Синең белән театрга барам!


 Шатлыгымны да яшерә алмадым бугай. Спектакльдән соң кабат миңа кайтып чәй эчтек. Сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Әнвәрне гомерем буе беләм кебек тоелды. Миңа беренче тапкыр егетләр белән шундый рәхәт һәм тыныч иде. «Бу бит минем шаһзадәм», – дип уйладым аңа карап. Юк, миңа инде зәңгәр күзләр дә,  кара бөдрә чәчләр дә, атлет гәүдәдә кирәк түгел иде. Көлсу күзле, тузгып торган сары чәчле Әнвәр дөньядагы иң матур ир-ат булып тоелды. 


Тиздән безнең туебыз булачак...


Шунысын да әйтергә онытканмын: Әнвәрнең мерседесы бар булып чыкты. Әмма ул бик иске модельле кара төстә...

                                                                                                                                                                                     Ләйлә, Казан шәһәре
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар