Логотип
Күңелеңә җыйма

Шатлыклы җиңелү

Мин оттырдым. Шундый көндәшемә оттыруыма, күңелемнән шатландым гына бугай. Яраткан ирем чыгып киткәч, хәтта еламадым да...

Мин оттырдым. Шундый көндәшемә оттыруыма, күңелемнән шатландым гына бугай. Яраткан иремнең чыгып киткәч, хәтта еламадым да...


 Алмир белән институтта бер төркемдә укыдык без. Беренче курстан ук ике арада симпатия барлыкка килде. Аннан тора-тора ул мәхәббәткә әверелде. Ул бик тыныч, хәтта оялчан иде, ә мин – чая кыз. Биш ел буе бер-беребезгә шул кадәр нык ияләштек. Бергә студент бәйрәмнәренә йөрдек, бергә имтиханга әзерләндек.  Практиканы да бер оешмада уздык.  Диплом алганда Алмирның кияүгә чыгу тәкъдиме белән бүләк ителгән йөзекне дә күптән көтелгән вакыйга итеп кабул иттем. 


Туйлар ясап өйләнештек тә, эш эзләргә керештек. Ул ир-егет булгач эш тиз тапты. Архитекторлар бюросына эшкә урнашты. Ә мин таба алмый интектем. Яңа гына кияүгә чыккан хатынны кем курыкмый эшкә алсын? Ярты ел эшләгәннән соң, декретка озатып, өч ел буе бушка ашатып яткырасың дип уйлый ул эш бирүче. Өйдә эшсез утырып булмый, белдерүләр буенча теләсә нинди сферадан эзләргә тотындым. Риэлторлар бик күп кирәк икән. Шалтыраттым. Сөйләшүгә чакырдылар. Килешү буенча эшләү шарты булгач, яңа гына гаилә коруыма артык игътибар итеп тормадылар. Риэлтор булып фатирлар сата башладым. Чаялыгым, үткенлегем, теләсә кем белән уртак тел таба алуым, бу эштә нык ярдәм итте. Тәҗрибәле риэлторлардан калышмадым. Процентлар да күп эшләдем. 


 Ирем дә тыныч кына эшли иде, әмма аларга яңа җитәкче билгеләделәр. Ул көнне кич үк Алмир кайтып: «Хатын-кызлар шундый да була икән?! Бик җитди, таләпчән, мин аннан куркам хәтта. Алга таба ничек эшләрмен?» – дип зарланды. Аның шикләре юш килде. Яңа башлык Алмирга проектлар якларга, чыгыш ясарга кушып җәфалады. Тыйнак, кеше алдында ике сүз дә сөйли белмәгән, ике бите, муены ут кебек кызарып чыккан Алмир өчен бу җәзалауга тиң иде. Стресс артыннан стрес кичерде ул. Әле бер проект яклады, әле икенчесен... Үзе  башлык хатыннан зарланудан туктамады. Ә минем эш гөрләп бара. Эшемнең нәтиҗәсен күреп кыйммәтле фатирлар сатырга йөкләделәр. Бай клиентларны бирә башладылар.  Шәһәрнең борылып  карарга да кыймаган фатирларын тәкъдим итә башладым.

Беркөнне эштән кайткач Алмир: «Розалия Олеговна фатир сатып алырга тели икән, синең риэлтор икәнеңне әйткән идем, ярдәм итмәсме дип сорады», – диде. Әлбәттә, бик рәхәтләнеп риза булдым. Акула образындагы иремнең башлыгын бик тә күрәсем килгән иде. Хатын-кыз кызыксынуы да бар бит әле ул! Без Розалия Олеговна белән шалтыратыштык. Кыска гына сөйләшү булды. Бик коры, әмма бик төгәл генә нинди фатир теләгәнен әйтеп бирде. Алдыма куелган максат тәгаен булгач, нинди фатир күрсәтим икән дип баш та ватмадым. Аның нинди фатир теләгәнен шунда ук аңлаган идем. Ике көннән без күрештек. Менә ул фатирның ишеген ачып килеп керде. Чибәр! Энәдән-җептән киенгән. Затлы костюмы сылу гәүдәсенә ятып тора. Чәченә прическа ясалган. Һәр чәч бөртеге тәртип белән яткан кебек.  Килешле макияж, маникюр... Хатын-кыз  башы м белән аннан күземне ала алмый тордым. Аралашкан вакытта да рух ныклыгы, бу дөньяда нәрсә теләгәнен һәм максатына ничек ирешәсен белгән хатын-кыз тәэсире туды. Ул үз дәрәҗәсен белә, башкаларга да түбәнсетеп карамый, карашы ачык, дөньясын онытып рәхәтләнеп көлеп тә куя ала. Бер сүз белән әйткәндә, мин аңа гашыйк булдым. Үземнән дә канәгать идем: фатир аңа беренче минутыннан ук ошады. Һәм без, ике хатын-кыз, кулны кулга суктык. 

Берничә айдан Розалия Олеговна безне үзенә кичке ашка чакырды. Рәхәтләнеп риза булдым. Әмма күпме генә үгетләсәм дә, Алмир киреләнде: «Бармыйбыз. Эш белән гаиләне беркайчан да бутарга ярамый!» – диде. Мин үпкәләдем, шундый көчле хатын белән бик тә якынаясым килгән иде.
Алмир һаман саен проектларны тәкъдим итте. Бу эш аңа әкренләп ошый башлады. Ул ничек чыгыш ясаганын, сорауларга җавап биргәнен тәмләп сөйләде. Үзендә ышаныч артты кебек. Ул хәзер тыйнак, сүзен әйтергә куркып торган яшь ир түгел иде инде. Перспективалы профессионалга әйләнде. 


Шулай тыныч кына яшәп яткан бер ялда азык-төлек алырга икәүләп гипермаркетка киттек. Анда Алмир коллегасы белән очрашты. Ул да хатыны белән иде. Без азык-төлек җыйган арада, ирләр сөйләшеп басып торды. Саубуллашканда Алмирның коллегасы: «Син бер дә үзгәрмәгәнсең, карантин вакытында ун килограмм җыйдым. Өйдә булгач һаман ашалып тора», – диде. 


Карантин?! Нинди карантин? Алмир бит бер генә ай өйдә утырды да: «Безнең оешманы чыгардылар», – дип, инде күптәннән эшкә йөри. Һәр иртә җыенып кая чыгып китә соң ул алайса?!
Машинага утыруга ук кычкыра башладым. Алмир хәтта акланып та тормады, бу айларда Розалия Олеговнада яшәгәнен әйтте. Мин сайлаган фатирда! Розалия Олеговна белән икесе арасында чын хисләр булганын, чынлап та, башта куркуын, аннан соң  Розалия Олеговна аны рухландырганын, чын иргә әйләндергәнен ярты сәгать буе сөйләгәндер. «Әйе, ул башкалар белән бик усал, таләпчән, ә минем белән назлы, кайгыртучан, ә иң мөһиме: ярата», – диде. Мине  салкын булуымда гаепләде. «Синең бер кайчан да яратканың булмады», – дип сүзен төгәлләде. Шуның кадәр хәтерем калды, Алмирны буып үтерергә әзер идем. Мине, чибәр, акыллы, чая хатынны, мәмкә ир айлар буе алдалап йөрсен әле! Ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җиттем! Мин кычкырып туйгач, Алмир кабат Розалия белән мәхәббәтләре турында сөйләде, ә бездә чын хисләр булмаган икән. Миңа күңелсез булып китте. Алмирның хаклы икәнен таныдым. 


 Шул кичне үк Алмир әйберләрен җыеп чыгып китте. Бик авыр булды, әмма сынмадым, сыгылмадым. Аерылышырга да үзем бирдем. Милек бүлешү буенча сөйләшергә дә шалтыратып очрашуга чакырдым. Күп уйландым. Шуның аңладым: күңелемнең түрендә Розалия Олеговна кебек хатыннан җиңелүемә шатландым гына. Әгәр Алмир миннән күпкә кайтышрак хатынга чыгып киткән булса, бик авыр булыр иде. Розалия Олеговна күпкә өстенрәк.  Мин моны таныйм. Алмир да аның янәшәсендә үзгәрде. Аерылышу буенча соңгы очрашуда аның гайрәтле, тәвәккәл иргә әйләнә баруын сиздем. Күрәсең, без бер-беребез өчен яратылмаган булган... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Карап карыйк. Тормыш ни курсэтер бит эле...

    Хәзер укыйлар