Серле медальон

– Менә бу медальон кемнеке? Кемнең медальоны бу?
Кыз сорарга килеп, бүген беренче тапкыр бусагаларын атлап кергән булачак кодагыйның болай үрсәләнүе барысын да аптырашка калдырды.
– Кызымның медальоны... Туганнан бирле муенында иде, бүген генә салган... – Гөлүсәнең җавабын ишеттеме-юкмы, булачак кодагый идәнгә шуып төште. Бик тиз килеп җиткән «Ашыгыч ярдәм», сиреналарын үкертә-үкертә, хатынны больницага алып китте.
Гөлүсә кабат көзге алдындагы медальонга күз салды. Кайсы җире белән шулкадәр күңеленә тиде икән соң ул аның? Шуны күргәч, йөзләре агарып, иреннәренә калтырау кунды бит... Гөлүсә көмеш чылбырга таккан түгәрәк тәңкәне кулына алды. Көмеш җирлеккә кызыл һәм зәңгәр ташлар уелган. Артындагы «Зәйтүнәмә» дигән язуы инде бераз ашала да төшкән.
Кич белән больницага – авыруның хәлен белергә киттеләр. «Озак тормагыз, аңа әле сөйләшергә ярамый. Бик көчле гипертоник криз кичергән», – диде табиб. Алар кергәндә ул йоклый иде. Бәлки, йоклавы да булмагандыр, хәлсезләнеп кенә яткандыр...
Гөлүсә, хатынның зәңгәрләнеп торган салкын кулын үз учына алды. «Зәйтүнә, хәлең ничек?» Шыпырт кына әйтсә дә, ятактагы хатын аны ишетте, хәлсез күзләрен ачты. Иреннәре нидер пышылдарга азапланды. «Туйны... кичектерегез...» – дигәнен чак абайлады Гөлүсә.
– Нинди туй инде хәзер?! Менә син терелеп чыккач, уздырырбыз, Алла теләсә, – дип юатырга тырышты ул булачак кодагыен.
– Ул туй... булырга... тиеш... түгел...
Зәйтүнәнең бу сүзләреннән Гөлүсә имәнеп китте. Туйны булырга тиеш түгел, диме бу хатын? Әле иртән генә үзләре улларына кыз сорарга дип килгәннәр иде түгелме?! Туй көнен билгеләп, әллә никадәр планнар корып утырдылар бит. «Мәхәббәтләре кайнар чакта яшьләрнең тизрәк кавышуы яхшы», – дигәне дә аның сүзләре ләбаса. Иртәнге фикерләрен болай үзгәртерлек ни генә булды соң әле? «Гөлназ кебек кыз булсын иде киленем, дип, Алмаз туган көннән бирле теләдем», – дигән иде бит...
Гөлүсәнең күз алдына кызы Гөлназ килеп басты. Ничек ярата бит ул Алмазны! Ә Алмаз аны ничек ярата! Абыйлы-сеңелле кебек, бер-берсенә шулкадәр охшауларына кадәр күр син! «Бик бәхетле пар булыр болар, – дип юраган иде туган-тумача, Гөлназ аларны Алмаз белән таныштыргач. – Бер-берсенә охшаган парлар бәхетле була диләр бит».
Ни арада үсә диген син бу балаларны! Әле генә биләүдә, аннары идәндә булалар... Аннары инде үз ояларын корыр вакыт та җиткән булып чыга...
«Әнием!» – дип, муенына Гөлназ килеп сарылгандай булды Гөлүсәнең. «Әнием!» Нинди матур, нинди ягымлы шул бу сүз. Ничә еллар тилмереп көтте Гөлүсә ул сүзне үзенә әйтүләрен. Аллаһы Тәгаләдән елый-елый сорап көтте. Бармаган, күренмәгән табиблары калмады. Өшкерүчеләргә дә бардылар, хәтта чиркәүдәге бәке суында да коенды. «Әнием» дигән иң матур сүзне ишетер өчен ул барысына да риза иде. Ләкин, көтелгән бәхет кенә ишекләрен шакырга ашыкмады. «Балалар йортында никадәр сабый әниле булырга тилмерә...» Баштарак бу хакта уйларга да теләмәгәннәр иде дә...
Гөлназны беренче тапкыр кулына алган көн дә әле кичә генә иде кебек. Ак биләүдәге сабыйны кулына тоттыргач, әтиләре ничек сөенгән иде! Исеме белән дә эндәшмәделәр аңа, әти-әнисе өчен «кызым» гына иде ул. Бирә алганның барысын да аңа бирделәр, сөеп-назлап кына тордылар. Гөлназ үзе дә шулкадәр акыллы бала булды. Яхшы укыды, тырыш, эш сөючән булып үсте. Иркәләп, бала бозыла дигән сүзләр юк сүз икән.
Түгәрәк медальонны беркайчан да муеннан салмады Гөлназ. Дөресе – әнисе Гөлүсә салдырмады. Аллаһы Тәгаләгә ышанучы кеше булса да, шул медальонда ниндидер саклагыч көч бардыр кебек тоелды аңа. Бала тудыру йортында калдырып чыкканда, әнисе такты, диделәр, бит...
...Гөлназ белән Алмазга юраган кебек, кайчандыр Зәйтүнә белән Ансарга да бәхетле тормыш юраганнар иде... Кичке эңгер төштеме, авыл башында Ансарның матае белән пырылдап килеп туктаганы ишетелә. Өйдәгеләргә бик сиздерми генә, Зәйтүнә тизрәк сөйгәне янына ашыга. Айлы төннәр, сандугачлар, шомырт чәчкәле тугайлар – барысы да аларныкы, бер-берсенә гашыйк җаннарныкы иде.
– Бер кеше икенче берәүне шулкадәр ярата ала микәнни, Зәйтүнә? Мин күңелемдә шулкадәр мәхәббәт барын белми дә идем, – дип пышылдый аңа Ансар. И рәхәт тә соң Зәйтүнәгә шул сүзләрне ишетү!
– Иләсләнмә әле алай, – дигән иде әнисе, айлы кичтә егете янына ашыккан кызын туктатып. – Әле аның армиядә хезмәт итеп кайтасы бар, алдагысын Алла гына белә.
Ул җәй мәхәббәт диңгезендә коенып үтте аларның.
– Көтәрсеңме? – Ансар кызны соңгы кат куенына кысты. Ә үзе аның бәләкәй учына ниндидер түгәрәк әйбер салды. Алтын куллы иде ул, нәрсәгә тотынса, коя да куя иде.
...Ансар китте. Көненә икешәр хат язып салган чаклары була иде егетнең. Һәр сүзеннән мәхәббәт ялкыны бөркелә иде. Зәйтүнә үзе дә бик сагынды егетен. Кайтыр көннәрен тыны белән тартып китерердәй булса да, арада өч еллык аерылу иде шул әле.
Ансарның армиягә китүенә авылда Гамирдан да ныграк сөенүче булды микән? Кечкенәдән үзе күз атып йөргән Зәйтүнәсен аңардан тартып алганы өчен күралмый иде ул аны. «Китсен дә, башкача монда кайтмасын!» – эчкерле егет шулай дип теләде. Ә Зәйтүнәне ничек итеп үзенә каратасын белер ул!
...Сөю хатлары Зәйтүнәне берничә ай гына сөендерде. Югалды Ансар, юкка чыкты. Зәйтүнәнең тилмереп язган хатларына җавап язучы булмады...
– «Ул кыз башка миңа язмасын да, исемемне дә әйтмәсен», – дип язган икән Ансар дусларына. Әллә, берәр ярамаган сүз җиткерделәр микән? – көтү куган җирдән әнисе әнә шундый яңалык ишетеп кайтты.
«Ансар, ялына дип тә, мескенләнә дип тә уйлама, сәбәбен генә аңлат миңа. Кешене бу кадәр яратып була микәнни, дип әйтә идең бит? Кая китте ул мәхәббәтең?» Зәйтүнә егетенә, соңгы өмете белән, әнә шулай дип язып салды.
Ничә айдан соң, ниһаять, таныш адрестан хат алды кыз. Әмма конверттагы кәгазь бите Ансар кулы белән язылмаган иде. Бер укыды аны Зәйтүнә, тагын бер... Ничә генә укыса да, берни аңламады. «Зәйтүнәңнең тәннәре бигрәк йомшак, үзе бигрәк назлы икән. Сиңа булган мәхәббәте озакка бармады аның, кызың хәзер минем куенда. Безнең арага кермә инде син, оныт Зәйтүнәне. Гамир.» Ни бу? Кем яза, нинди Гамир? Зәйтүнәнең тыны тамагын пешерде, бөтен тәнен вак калтырау алды. Конвертта фоторәсем дә бар иде. Үләнгә сузылып утырган Зәйтүнә кемнеңдер кочагына ауган. Бу рәсемгә төшүен бик ачык хәтерли кыз. Сыер савучылар янына агитбригада белән концерт куярга баргач, барысы бергә яланга тезелеп утырып сурәткә төшкәннәр иде. Кызлар дәррәү кузгалып киткәч, кемдер арттан килеп, Зәйтүнәне чирәмгә аударды. Гамир икән. Шул мизгелне фотограф та тотып алган бит, әй.
Ансарга башкача хат язмады кыз. Сөйгәненә түгел, чит бер кеше сүзенә ышангач, мәхәббәте шуның кадәр генә булгандыр.
Иртән көтү куарга чыккан авыл хатыннары кулына кечкенә генә чемодан тоткан берәүнең ызан буйлап олы юлга таба атлаганын күреп калды. Аның хәлен беркем дә белергә тиеш түгел. Ул аны беркемгә дә әйтмәс! Әрнүләрен, җан ачыларын йөрәгенә йотар. Күңелендә нинди яра йөрткәнен беркемгә дә сиздермәс...
...Еллар үтте. Теге чакта үз-үзенә биргән сүзендә торды Зәйтүнә. Аның серен хәтта гомер иткән ире – Алмазының әтисе дә белмәде.
Гомер буе төшләренә кызы керде. Беркайчан да кулларына алып сөя алмаган, күкрәгенә кыса алмаган кызы... Ничә генә керсә дә, муенында гел медальоны булыр иде. Бала табу йортыннан чыкканда үз куллары белән муенына кидергән иде аны Зәйтүнә. Әнисеннән бердәнбер истәлек булсын дип, кызының дөньяга килүен дә белмәгән әтисенең төсе булсын дип... Көмеш җирлеккә кызыл һәм зәңгәр ташлар батырылган иде. Ә артында Ансар кулы белән язылган язу: «Зәйтүнәмә...»
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
27 сентябрь 2023 - 19:55Без имениЖылап укыдым,чыннанда фидакэр ,тырыш,көчле хытын-кызлар сугышка хэтле дэ,с Угыш вакытын эйтэсе юк безнең эбилэр,энилэр чоры безгэ үрнэк иделэр,урыннары ожмахта булсынҖиңги
-
27 сентябрь 2023 - 16:52Без имениЙөз грамм тозны башта эретеп дигән бит суда , Шуңа банкага салып, аннан соң су белән тутырам диеп язылган!Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш?
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.