Логотип
Күңелеңә җыйма

Рәхмәтсез җан (дәвамы)

Хәмидә шәһәргә күченү турында бик озак хыялланып яшәсә дә, Казан белән очрашу мондый көтелмәгән борылыш алыр дип һич кенә дә уйламагандыр.

  Язманың башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/rkhmtsez-an

Хәмидә шәһәргә күченү турында бик озак хыялланып яшәсә дә, Казан белән очрашу мондый көтелмәгән борылыш алыр дип һич кенә дә уйламагандыр. Төенчеген күтәреп, ул инде өч сәгать дәвамында тып-тын урамнар буенча ялгызы йөри. Таң атар алдыннан, шәһәр бөтенләй башка, аерым бер мохиткә күмелә икән. Авылның гөж килгән  вакытында, ул әле йокы патшалыгында әсирлектә. Һәм аннан бер дә котыласы килми аның. Хәмидә шуны сизгәндәй, шушы мизгелләрдә вакытлыча булса да, үзен биредә хуҗа буларак хис итә. Шушы урам, асфальт юл, тыкрыклар хуҗасы. Чөнки аның башка барыр урыны юк. Яраткан Вәсилә апасы ире белән  бик кырыс кешеләр булып чыкты. Артык сөйләшеп тормыйча, бездә кеше тотарлык буш урын юк дип, ишеккә таба күрсәттеләр. Аларны да аңлап була: кемнең кеше баласын тәрбияләп торасы килсен. Үз балаларын 8 елга Хәмидәләрдә калдырганда гына ул уй тумаган шул. «Авылда сабый баланы тәрбияләү читен булмас микән?» – дип, ник бер шикләнеп карасыннар ул чакта. Ул кыз бала инде мәктәптә укый. Хәмидәне күрүгә, колач җәеп каршы алды. Аны куа башлагач, хәтта кычкырып елап та җибәрде.  Ләкин бу гаиләдә бала хисләрен кем исәпкә алып торсын соң?!

        
Шулай итеп, Хәмидә урамда калды. Таныш булмаган җирдә берьялгызы. Әле ярый җәй, төн дә салкын түгел. 16 яшьлек кызны урамга куып чыгаргач, теге ирле-хатынлы нинди күңел белән ятып йоклады икән? Хәер, андый кешеләр үзләрен акларга һәрвакыт сәбәп таба. Бу инде сыналган.   
Тынлыкны берзаман әллә нинди сәер, тимергә тимер ышкылган тавыш бозды. Борылып караса, артыннан вагон килә. «Ә, трамвай бит әле бу!»  – дип, Хәмидә сөенеп куйды. Вагоннарны уздырып, ул әле аларга озак кына карап торды. Бу тып-тын шәһәрдә иптәш бар икән әле аңа. Берәм-берәм эт хуҗалары күренә башлады. Кемдер уч кадәр көчек, кемдер күрше Тәскирә апасының үгезе хәтле маэмай ияртеп чыккан. Гаҗәп бу шәһәр халкы.

 
– Сезнең этегез кайда? – дип эндәште берәү. Мыскыл итеп  сорады дисәң, сөйкемле генә бер ханым басып тора. «Юк, чынлап кызыксына, ахрысы» дип уйлап куйды Хәмидә. 
– Минем этем юк, үзем эт урынында. Туганнарым өйдән куып чыгарды. Шуңа менә йөрим, кайда барырга белмичә...
– Кызык һәм кызганыч, – диде теге ханым тыныч кына. 
Берничә секундтан соң сызгырып алды, каршысында, озын колакларын салындырып, бер эт пәйда булды. Хәмидә хәтта сикереп куйды.
– Шушы озын колактан курыкмасагыз, миндә яшәп тора аласыз. Бәлки, дуслашып та китәрсез әле, – диде хатын елмаеп кына.  


Шулай итеп, Хәмидә тормышында һич көтелмәгәндә яңа танышлар барлыкка килде. Ул апаның ире төрмәгә эләккән булып чыкты. 5 яшьлек малае һәм дүрт аяклы дусты белән бер бүлмәле фатирда гомер  кичерәләр. Шушы хрущевканың күхнясы вакытлыча Хәмидәне дә сыендырды. Биредә яшәү хакы бик гади: малайны балалар бакчасыннан алу, хуҗалыкта булышу, этне ашату. Ярты еллап шушы гаиләдә торганнан соң, хуҗабикәнең ире төрмәдән кайта. Хәмидәгә рәхмәтләр әйтеп, башка җиргә күчәргә туры килә. Мунчада танышкан олы гына бер апага йортка керә ул. Түләү шул ук: йорт тирәсендә булышу. Инде эшкә урнашкан Хәмидәгә берәр елдан соң тулай торак та бирәләр. Әмма ярдәм кулын сузган апаларын онытмый, аралашып тора. Этле ханымга аеруча  рәхмәтле.  «Ул минем коткаручым», – дип сөйли Хәмидә апа.     


Хәмидә апа бүген инде лаеклы ялда. Яшьлеген, ничек кенә булмасын, сагынып искә ала. Шундый сынаулар аша узмаса, бәлки, тормышы башка төрле борылыш алыр иде. Ә бүген ул бәхетле әни, яраткан дәү әни, иренә ныклы терәк. Вәсилә апасын гафу итәргә дә көч тапкан. Бик ачынып сөйләсә дә, урыннары җәннәттә булсын дип өстәп куя. Әнисенең рәнҗеше төшкәнме, Вәсиләне бәхетле тормыш кичерде дип әйтеп булмый. Тагын бала алып кайту турында хыяллансалар да, теләкләре чынга ашмый. Яшь хатынның сәламәтлеге дә начарая, бөерләре начар эшли башлый. Кырыктан узгач, озак та тормый, гомере өзелә. Ире дә бу югалтуны авыр кичерә.

Бердәнбер кызлары ике тапкыр кияүгә чыга, әмма ике ире дә хәерсез бәндәләр булып чыга. Малайларын берүзе аякка бастыра. Хәмидә апа, еш булмаса да, янына баргалый. «Бик бетерешкән, күзендә нуры юк. Битен җыерчык баскан», – дип кызганып сөйли ул. Тормышы җиңелләрдән булмый. Ә менә 8 ел авылда бергә яшәүләре – алар өчен ябык тема. Ул хакта искә алырга яратмаганнар. Күрәсең, бу хатын да әти-әнисенең гаебен танып, Хәмидә апасының йөрәгенә яра салырга теләмәгән. Хәмидә апа өчен дә ул вакыйгалар  күңелсез төсмергә ия. Икесе дә – якын кешеләренең ваемсызлык корбаннары.          

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар