Логотип
Күңелеңә җыйма

Рәхмәтсез җан

Хәмидә татлы хыялларга бирелә: менә кочаклап каршы алырлар да, өстәл түренә утыртырлар, рәхәтләнеп сөйләшерләр. Ишек Вәсиләнең ире ача да, исәнләшми дә, бүлмәгә кереп китә...


Совет чорында халык гадирәк тә, беркатлырак та булган сыман. Әнинең танышы Хәмидә апа сөйләгәннәрне тыңлыйм да исем китә.
 Узган гасырның 60 нчы еллары. Хәмидәнең әле мәктәпкә йөри торган кечкенә чагы. Әтисе инде гүр иясе. Сугышта алган яралары гомерен бик нык кыскарта аның. Әнисе ике кызы белән ялгыз кала. Хәер, олы апасы инде зур терәк. 15 яшьлек яшүсмер фермада көне-төне терлек карый. Әнисе бетмәс-төкәнмәс өй эше белән мәшгуль. Аның елмайган, көлгән чагын Хәмидә бөтенләй хәтерләми. Булды микән андый мизгелләр? «Авыр еллар иде ул. Ашарга ризыгы да, кияргә киеме дә юк. Әбәткә дип ипи телеменә әз генә шикәр комы сибеп бирсәләр, күңелләр күккә тия иде», – дип искә ала Хәмидә апа. Тора-бара бу ипи телеме тагын да юкарачагын кызчык әле белми.

 
Караңгы көзге көннәрнең берсендә капкаларын шакыйлар. Әниләре әкрен генә урыныннан торып тәрәзәгә карый. Озак кына карап торганнан соң көтелмәгән кунакларны таный. Бертуган апасының Казанда яшәүче кызы ире белән кайтканнар икән. Менә сөенеч!
Гаилә ишәеп кайткан – кулларында 8 айлык сабый. Хәмидә баланы сөеп туя алмый. «Эх, рәхәтләнеп уйныйсы иде бу курчак белән!» – дип, бераз моңсуланып та куя. Ирле-хатынлы шундый ачык җылы каршы алуны көткәндәй, озакка сузмыйча, кайту сәбәбен дә аңлаталар. Сабыйларын тәрбиягә калдырырга телиләр икән. Хәмидә сөенеченнән сикереп куя, ә әнисе эндәшми. Бер-ике минутка сузылган тынлыктан соң оялып кына сорап куя: «Озаккамы соң?» Бу сүзгә дә җаваплары әзер: «Вәсилә эшендә графигын җайга салуга, сабыйны алып китәчәк. Киләсе елга инде балалар бакчасында урын да вәгъдә итәләр...»   
Менә шулай бер ике-минутта баланың язмышы хәл ителә дә куя. Хәмидә апа хәзер дә шаккатып сөйли бу хакта. Гомердә ике-өч мәртәбә күргән кешеләргә сабыеңны ничек калдырып китәргә мөмкин? Мәче баласы түгел бит ул!


Хәмидәләрнең өе бер мизгелдә яслигә әйләнә дә куя. Әле бит шәһәр фатиры түгел. Мичен утын белән яга торган авыл йорты. Суын көянтә белән ташыйсы. Ашарга чуенда пешерәсе. Билгеле инде, бала карау 10 яшьлек кыз җилкәсенә төшә. Бөтен кеше балаларны ул вакытта шулай үстергән диярсез. Ләкин бу бит кеше баласы! Аны тәрбияләү өчен акча күчерү яки башкача булышу турында сүз бөтенләй юк. Түләү мәсьәләсен кузгату хурлык саналган.
Хәмидә апа бүген кулларына карый да тәне чемердәп китә. «Кыш көне салкын суда ыштаннарын югач, юл буе елап кайта идем, чөнки кулларымны тоймыйм. Кызарып шешенеп беткән булалар. Шунда күрше карчыклары: «И Хәмидә, ник газапланасыз? Ул бит үскәч, сезгә сәлам дә бирмәячәк», – дип  калалар иде».
Шулай, «сизелмичә» дә бер ел үтеп китә. Баланың әти-әнисе бер дә кайтмыйлар дисәң, ялган булыр. Әмма сабый аларны тәмам онытып өлгерә инде. Ятсынып елый. Чираттагы кайтулары җәйгә туры килә. Хәмидәнең әнисе оялып кына, инде күптән борчыган соравын бирергә җөрьәт итә.


– Вәсилә, җаным, эшеңдә хәлләрең ничек соң? Җайландымы?
– Бик әйбәт, Тәскирә апа! Үземне бик яраталар. Яратмыйча соң, яшь балам була торып, больничныйга чыкмыйча эшлим бит.
– И-и, алайса кызыңны да урнаштыра аласыз инде балалар бакчасына?
– Карале, Тәскирә апа, без ирем белән уйлаштык та, Гайшәне тагын беразга калдырырга булдык. Авыл һавасы бигрәк килешкән бит балага. Тазарып, матураеп киткән. Ничек аны, жәлләмичә, сасы Казанга алып китәсең инде?!
Хәмидә бу юлы сөенеченнән сикереп үк куймаса да, баланы кысып кочаклап куя. Сабыйны бу ир белән хатынга бер дә җибәрәсе килми аның.
Күп тә түгел, аз да түгел, бала беренче сыйныфка барганчы Хәмидәләрдә яши. Дөрес, авылдан алар бергә диярлек китәләр. Мәктәпне тәмамлагач, Хәмидә шәһәргә китәргә ниятли. Әнисе дә бик теләп ризалаша. Казанга баргач та, тукталырга туганнары бар бит. Борчыласы юк. Вәсилә аның Хәмидәсен дә үз баласыдай якын итәчәк. Кыз уч төбенә адрес язылган кәгазь кисәген кысып, юлга кузгала.


 И-и Казан зур икән ул! Тиешле адресны эзли-эзли, ярты көн шәһәр буйлап әйләнә ул. Ниһаять таба. Ишекне озак кына ачмый торалар. Хәмидә исә татлы хыялларга бирелә: менә кочаклап каршы алырлар да, өстәл түренә утыртырлар, рәхәтләнеп сөйләшерләр. Ишекне Вәсиләнең ире ача, исәнләшми дә бүлмәгә кереп китә...
Хәмидәнең беренче хатын көтә-көтә әнисе тәмам арый. Сүз куешканнар иде бит югыйсә: барып җитүгә телеграмма булса да салачак. Хат дигәне ике атнадан соң гына килеп төшә. Кыска гына язылган хатның берничә җөмләсе Тәскирә апаның ушын ала. «Әни, мин әлегә чит кешеләрдә яшим. Кемнәр икәнен язып тормыйм, кайткач барысын сөйләрмен. Син борчылма, яме. Вәсилә апа мине куып чыгарды...»

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/rkhmtsez-an-dvamy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар