Логотип
Күңелеңә җыйма

Рәхмәт көче

«Кызым, адаштым мин. Өемне эзләп йөрим. Син минем кайда яшәгәнне белмисеңдер инде ул? – ди зәңгәр кофталы әби зәңгәр күзләр белән мөлдерәп карап. – Йортын күрсәм, таныйм инде мин аны... – ди мескенем. – Шушы тирәдә генә булырга тиеш ул. Турыга гына килдем кебек бит инде, беркая да борылмаган да идем...»

Берәрсе яхшылык эшләсә, без аңа үзебезнең рәхмәтле булуыбызны белдереп, «рәхмәт», дибез. Шушы кыска гына сүзнең асыл мәгънәсен уйламыйбыз да. Гарәп теленнән ул рәхим, шәфкать дип тәрҗемә ителә. Димәк, рәхмәт әйтеп, без ул кешегә Аллаһтан рәхимлелек сорыйбыз булып чыга. Безнең өчен көненә әллә ничә тапкыр әйтелә торган гап-гади бер сүз инде ул югыйсә. 

Бер кыйсса йөри халыкта. Берәү күршесенә ниндидер эшендә ярдәм иткән. Эшне тәмамлагач, хуҗа әйтә икән: «Рәхмәт димим, бу эш алай рәхмәтлек үк зур түгел иде, ярдәмләшкәнең өчен ат кына бирәм», – дигән. Рәхмәт сүзенең нинди зур көчкә ия булганын шуннан чыгып бәяләгез инде. 

Авылыбызның мулласы белән арабыздан киткән авылдашларны, колхоздашларны искә алабыз бервакыт. Кем нинди игелек эшләгән, үзеннән соң кем нинди балалар калдырган. «Аның кадәр игелек эшләүче, изге җанлы кеше булды микән тагын?!» – дип, бер агайны сөйләп китте хәзрәт. Кем генә ярдәм сорап килсә дә, беркемне дә кире бормаган ул. Ат белән бакчаларын сукалаган, урманнан утыннарын ташыган. Ярдәме өчен акча да алмаган, «рәхмәтегез җитә» генә дигән. Сугыштан соң бик авырлык белән көн итүче ялгыз әбиләр, толлар, ятимнәр кулларын догага күтәреп, гел аңа рәхмәт укый торган булганнар. Ул рәхмәтләрнең савабын агайның үзенә күрергә туры килгәндерме, юкмы – ә менә улын юлында әйтерсең фәрештәләр саклап йөрткән. Әллә нинди катлаулы хәлләрдән дә зыянсыз гына чыккан ул. Тракторы белән бәрелеп, анда да исән-имин калган. Түбәдән егылып төшеп тә имгәнмәгән... Бу хәлгә гаҗәпләнгән авылдашлар: «Әтисенең изгеле аркасында Аллаһы Тәгалә рәхмәтен салып, шулай саклыйдыр», – дигәннәр. 

Рәхмәтнең көче турында тагын бер хәлне язасым килә. Анысы инде үз тормышымнан.
Бик эссе көн иде. Шимбә. Ишегалдындагы бауга юрган-одеялларны элеп йөрим. Шәһәр уртасында яшәсәк тә, җәй челләсендә аларны шулай урамга чыгарып киптерәбез. Минем кер какканымны бер әби бик кызыксынып карап торды да, йортның икенче башына таба китте. Безнең йортта яшәүче түгел, бәлки, берәрсенә кунакка килүчедер. Дәү әни белән үскәнгә, күрәсең, олы яшьтәге әби-бабайларны бик яратам, үзебезнең йорттагыларының барысын да белеп, хәбәрләшеп торам. Ә бу чит әби. 

Кояш кыздырыпмы-кыздыра, урамда чыдар хәл юк, өйгә кереп киттем. Тәрәзәгә күз салсам, теге әби тагын килгән, башын күтәреп, тәрәзәләргә карап йөри. Әле бер тәрәзә төбенә барып баса, әле икенчесенә... Күренеп тора, кемнедер эзли. Кунакка килгән кебек, чиста-пөхтә дә киенгән. Бу эсседә интегеп кемне эзли икән, дип, янына чыктым. «Кызым, бу нинди адрес?» – дип сорады ул. Авылдан килгән чып-чын татар әбисе. Башындагы ак яулыгы, өстендәге төймәле зәңгәр кофтасы – нәкъ инде мин үскән авылдагы әбиләрнеке кебек. Адресыбызны атыйм. «Әллә берәрсенә килгән идегезме?» – дим. 
«Кызым, адаштым мин. Өемне эзләп йөрим. Син минем кайда яшәгәнне белмисеңдер инде ул?» – ди зәңгәр кофталы әби зәңгәр күзләр белән мөлдерәп карап. «Белмим шул, сезне беренче генә күрүем», – дим, әбекәйне тәмам нәүмизләндереп... «Йортын күрсәм, таныйм инде мин аны... – ди мескенем. – Шушы тирәдә генә булырга тиеш ул. Турыга гына килдем кебек бит инде, беркая да борылмаган да идем...»
«Апа, җаным, беркая да китми торыгыз. Хәзер, ишекне генә бикләп чыгам да, табарбыз өегезне», – дип, подъездга ыргылам. Тиз генә сулы шешә һәм ачкычларны эләктереп, кабаттан урамга атылам. Әби, мескенем, тәрәзәләргә текәлеп һаман да баскан урынында тора, беркая да китмәгән. 
«Ниндирәк иде сезнең өегез? Биш катлымы, тугызмы?» – дип белешәм. Без яшәгән районда йортларның күбесе биш кенә катлы, элеккеге өйләр. Тугыз катлылар берничә генә. Әби дә биш катлы йортта яши икән. Тик ничәнче катта яшәгәнен генә хәтерләми. Озак кына уйлый торгач, ишегалдында бик күп машиналар торуын һәм балаларның туп белән уйнавын әйтте әле алай да. Җәй көне кайсы ишегалдына керсәң дә туп белән уйнаган балалар бит әле ул. Машинасыз ишегаллары да юк.  Бу гына төгәл ориентир була алмый. Турыга гына килдем, ди бит, безнең урам туры түгел, тауга таба төшеп китә. Анда инде йортлар юк. Базар артындагы урам туры, бәлки, шундагы берәр йорттандыр? Әбиемне култыклап, базар урамына таба борылам. Һәр йорт янында озак кына туктап, тәрәзәләрен күзлибез. «Үз тәрәзәбезне таныйм», – ди бит. 
Шактый йөрдек, икебез дә арыдык, сусадык та, тик таныш йорт кына табылмый. Аптырагач, һәр подъездга кереп, кем ишекне ача, шулардан бу әбине танучы кешене эзләргә тотындым. Хәзер бит әле подъездларга да җиңел генә керәм димә. Юк, әбине танучылар очрамады. Безнең йортта яшәми, диләр. Базар урамын бер башыннан икенче башына таба инде өченче кат урыйбыз. «Бу юлы өемне таба алсам, урамга ике аягымның берсен дә атламас идем инде», – дип тәүбә итә әбекәем, җан кисәгем. Жәллим дә инде үзен. «Чыксагыз да, кесәгезгә адресыгызны тыгып чыгыгыз», – дим. Агач күләгәсендәге урындыкларга утырып ял итә-итә, шактый йөрелде. Ул урамга да кереп карадык, монысына да... Әбине белүче, танучы кеше һич очрамый. Бәлки, ул яшәгән йорт бөтенләй башка микрорайондадыр? Автобуска утырмадым, ди дә бит, кем белә? Әллә оныткан ул? 
Соңгы өметем белән әбине җитәкләп базарга керәм. Анда белүче кеше юкмы аны? Алланың рәхмәте, башта ук базарга гына керәсе булган, беренче сатучы ук әбине танып алды. Танып кына калмады, төп-төгәл адресын да әйтеп бирде. «Көн саен адаша бит ул, әллә ничә ел инде. Шуңа күрә без аның адресын яттан беләбез», – диде ул минем шаккатып торганыма каршы. Сөенеп, әбием белән кире борылабыз. Туры гына килдем, дип, дөрес әйткән ул. Йорты шушы базар урамы башындагы тыкрыкта, тик без ул тыкрыкка кереп тормаган идек. Рәхмәтләрен укый-укый, элдертә генә әбием, артыннан чак җитешеп чабам. «Әнә, әнә безнең йорт! Таптык бит! Әнә безнең тәрәзә», –  дип, дүртенче каттагы тәрәзәләргә төртеп күрсәтә ул. «Ишекне ача алырмын микән?» – дип борчылгач, әбигә ияреп, дүртенче катка күтәреләм. Ачкычны ишектәге скважинага батырам, керми! «Ачып булмый бит», – дим, артымда торган әбиемә борылып. Ул бөтенләй югалып, каушап ук кала. «Нишләп ачылмый икән?» – дип борчыла. Бәлки, өйдә кеше бардыр, ишекне шакыйм. Дөрестән дә, эчке яктан шалтыр-шолтыр ачкыч тавышы ишетелә һәм ишекне урта яшьләрдәге төксе кыяфәтле бер ханым ача. «Менә, әби адашкан булган. Өегезне чак таптык, дүрт сәгать эзләгәнбездер...» –  дим, аны тизрәк шатландырырга ашыгып. Әбине инде алар да югалтып өлгергәннәрдер. «Җен карчыгы, өстеңнән бикләп куям мин сине! Ник чыгып киттең урамга, имгәк!» – дип кычкырып җибәрә анысы авызыннан утлар чәчеп. Каушап, артка таба чигенеп куям. «Ярар инде. Ачуланмагыз. Җәй көне өйдә ятасы килмәгәндер», – дип мыгырданам авыз эченнән, әбиемне яклап. Һай, җаным, никләр генә әйттем! Ишеттем ишетмәгәннәремне. Әби, оятыннан, бөтенләй кечерәеп бетте. «Ярар, кызым, кайтарып куйдың, рәхмәт сиңа», – дип, ачык ишектән бөкрәеп кенә эчкә узды. Болай да юл буе рәхмәтләр укыды инде ул, бичарам. 
Ул атнада авылдагы йортыбызга янкорма төзергә керешкән идек без. Үзебез шәһәрдә, ә йортыбызда осталар бригадасы эшли. Әбиемне җитәкләп, йорттан йортка, подъезддан подъездга йөргәндә мин дә эчемнән генә Аллаһыга шул эшне исән-имин, уңышлы гына тәмамлавыбызны сорадым. «Аллаһым, үзең ярдәм итче, матур көннәреңне бирче?» – дидем. Бик яңгырлы ай иде ул, көн дә яңгыр... Ничек кенә эшләрләр инде, дип бик борчылдык. 
Йортны тиз төзеп бетерделәр. Алтын куллы, менә дигән осталар булып чыкты алар. Шуларның бригадирлары сөйли: «Гаҗәп булды ул сезгә өй салу. Төнлә яңгыр коя да, без эшли башлагач, туктый. Көне буе яумый торган болыт без инструментларны җыя башлауга тагын сибәләргә тотына... Үзебез шаккаттык шул хәлгә».
Ә мин аның ни өчен шулай икәнен чамалыйм. Алар эш башлаган мизгелдә адашкан теге әбием миңа никадәр рәхмәт укыды бит. Аның шул рәхмәте булышкандыр, дим. Тәгаен шулай булгандыр ул. Рәхмәт сүзе җирдә ятмый, диләр бит. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер рәхмәт мең бәладән коткара!

    Хәзер укыйлар