Кырык яшемә иңемдәге авыр йөк белән килеп кердем: һөнәремнән бөтенләй күңелем кайту, үземә ышанмау, төшенкелек һәм курку.
Кырык яшемә иңемдәге авыр йөк белән килеп кердем: һөнәремнән бөтенләй күңелем кайту, үземә ышанмау, төшенкелек һәм курку. Әниемне югалткач, җитмәсә, депрессия кичердем. Тормышымда зур үрләр яуламадым, җитәкче постларына ирешмәдем, хезмәттәшләрем арасында абруй да казанмадым кебек. Гәрчә 20 яшемдә киләчәгемне бөтенләй башкача күз алдына китерә идем. Барысы да яхшы башланды бит: диплом алуга эш тәкъдим иттеләр, перспективалы эш, заманча офис. Мин зур гына оешмада экономист булып эшли башладым.
Бер-бер артлы балалар таптым. Әмма балаларны да, карьераны да бер йодрыкка сыйдырып яши белмәдем. Әнием вафатыннан соң кан басымым уйный башлады. Төнлә йоклый алмый интектем. Табибка барып тынычландыра торган көчле дарулар язып бирегез дип ялвардым. Чөнки аларсыз яши алмам кебек иде. Йокының рәте булмагач, тормыш та тулы канлы була алмый. Өйдә дә аңлашылмаучылыклар артты. Эштәгене әйтеп тә торасы юк. Тагын эшкә барасы, дип уяна башладым. Эшкә килеп керүгә минем инде өйгә кайтасым килә башлый иде. Җитәкче белән мөнәсәбәтләр катлауланды. Аңламый түгел, аңлый идем: бу хәлләр мине эштән кууга китерәчәк һәм мин тирән депрессиягә китәчәкмен. Нәкъ шулай булды да: үз теләгем белән эштән китү турында гариза язарга мәҗбүр иттеләр. Даруларның да кирәге чыкмады.
Бер атна аңыма килә алмый йөрдем әле. Эш югалтканнан түгел, мин аңа күптән әзер, хәтта күңелем белән шуны тели дә идем. Бары тик үзем торып басып чыгып китә алмадым. Гомер буе бер эштә эшләгәч, ул адымны ясарга бик авыр икән. Мин кемгә кирәк, мин нәрсә булдыра алам инде тагын дигән уйлар зур киртә булып тора. Акча мәсьәләсе дә киртә тудырадыр. Әмма минем очракта түгел. Гаиләнең төп туендыручысы исемлегендә тормый идем. Андыйлар эшен югалтса, һәр эшсез көне исәптә шул. Ирем яхшы эшли иде. Дөрес, аның акчасын зуррак әйберләр алыр һәм ремонтка дигән кредитны түләр өчен, минекен көндәлек чыгымнар өчен тота идек. «Ярый, зур әйберләр алмый торырбыз, өйгә ипи алып кайтырга мөмкинлегем бар әле, борчылма», – дип юатты ирем.
Эшсез калу – ул әле дөнья бетү түгел икән. Иң элек шуны төшенергә кирәк. Бөтен дөньяга ачуланып, үпкәләп ятмас өчен көндәлек башладым. «Эшсез кеше көндәлеге» дип атадым аны. Барысын да язып бардым: көнем ничек үтә, уйларым, караган киноларымны. Начар кәефемнең сәбәпләрен пунктлап яза башладым. Тора-бара көндәлек язганда башка дәрәҗәгә күчтем – булган хәлләргә, үземә читтән карарга өйрәндем.
Мин чынлыкта кем булырга теләгәнемне исемә төшердем. Мәктәптә укыганнан бирле мин иҗат иттем: көндәлекләр алып бардым, шигырьләр, әкиятләр яздым. Әмма шулай килеп чыкты инде, мин институтның экономфагына укырга кердем. Ул чакта бик популяр, «модный» факультет иде ул…
Хәзер миңа үз-үземне, барысын да булдыра алган һәм бернәрсәдән курыкмаган чын «мин»не табарга кирәк иде. Эштән мин бернинди «финанс мендәрләрсез» киттем. Җыелган акчам да юк иде. Иремнән акча сорарга да уңайсыз була башлады. Миңа эш кирәк иде. Эшнең ялыктырмый, һаман яңалык алып килә торганы. «Кешеле» эш кирәк иде. Аралашыр мәйданы зур булсын. Дус кызым экскурсовод булырга киңәш итте. «Синең таләпләреңә туры килә торган бит инде: һаман яңа урыннар, яңа кешеләр, рәхәтләнеп аралаш», – диде ул. Ял итәргә баргач, экскурсияләрдә экскурсоводларның матур итеп сөйләүләренә, күп белүләренә соклана идем. Алар бит һаман кеше арасында, яңа кешеләр белән танышалар. Һәм матур итеп белгәннәрен сөйли алалар. Һәм мин ниятләдем. Экскурсовод булырга укып йөрүемне белгәч, алкышларга күмделәр мине танышларым. «Без сиңа экскурсиягә киләчәкбез!» диделәр. Дөрес, беркем дә килмәде.
Башта акча эшли башлау өчен методистка имтихан бирергә – төркем өчен экскурсия үткәрергә кирәк иде. Имтиханны беренче тапкырдан бирдем. Чынлыкта миңа бу бик кызык иде. Сәнгать, төбәкне өйрәнү буенча күп укыдым, экскурсияләремә яңа белемнәр өстәдем. Кешеләрнең кызыксынуын күрү, аларның рәхмәт әйтүе, ә кайбер төркемнәрнең хәтта миңа кул чабуы эшемдә соңгы ун елда алмаган ләззәт бирде. Мин велосипед сатып алдым, эшкә велосипедта йөри башладым. Эш, гаилә, дип чаба-чаба шәһәр урамнарына да игътибар итми йөргәнмен икән бит. Үземә күпме яңалык ачтым. Киштәдә күптән укый алмаган тарихи китапларымны укыдым. Көне буе офиста утырмау аркасында шундый күп вакытым барлыкка килде. Ул вакытны өй җыештыруга, ашарга пешерүгә түгел, үземне үстерүгә тоттым. Бу миңа яңа һөнәрем өчен дә кирәк иде. Бер ел эчендә күпме лекцияләр тыңладым, оратор осталыгына курслар үттем. Мин үземне яңадан туган кебек хис итәм. Ә кешеләр... Сиңа кызыксынып төбәлгән күзләрне дөньядагы башка бер эшкә дә алыштырмам. Үз һөнәремне табып, яңадан яши башладым. Ирем генә түгел, балалар да: «Әни, яшәреп киттең», – диләр. Хәзер аңлыйм: миңа кешеләр белән аралашу җитмәгән. Офиста ябылып утырып эшләүче кеше булмаганмын инде мин. Беркайчан да соң түгел бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк