Логотип
Күңелеңә җыйма

Һәркем парлы була

Сезнең, тау-таш ишелгәндәй, ян­тайган шкафтан савыт-саба коел­ганын күргәнегез бармы? Юк, ди­сез? Булмаса, күрергә язма­сын. Бар иде бит элегрәк ке­че якка куела торган акка бу­ялган шкафлар. Алар “кофта- юбкалы” — аслы-өсле ике кисәктән тора иде... Шуның өске өлешенә кунак ханым ныграк таянган булып чыкты. Кунакка килгән дусларыбыз китәргә дип өстәл яныннан торып басканнар иде шул. Гөнаһ шомлыгы булды ми­кәнни? Тәшвишле хәл. Юрамасаң да, юш килә. Шулай булды да.
Безнең әлеге дусларыбыз кинәт кенә бездән дә алдан аерылыштылар. Ә без исә матур гына, күңелле генә яшәгәндә, дигәндәй, ирем­нең бер командировкасы ва­кытында кемдер миңа атап телеграмма юллаган. “Ирең­не тартып алырга йөриләр, чарасын күр. Дустың”. Җир ярылып, упкынга таба тәгә­рәгәндәй булдым дигән хәл шулдыр инде ул. Дөнья бет­те, тормыш тукталды. Тик шулай да, башның кайсыдыр бер ноктасында яктылык балкып алган сыман, бер фи­кер туа: “Тукта, ашыкма ыша­нырга, шылтырат үзенә”. Те­лефон чыбыгының теге ба­шында иремнең шатлыклы тавышы, ә мин исә бернинди хәйләсез-нисез, турыдан-туры телеграмма турында әйтәм. “Сөеклем, көнләшүче­ләр юри җибәргән ул нәр­сәне, ышанма!” — диде ул. Кы-зы-ык. “Нинди телеграм­ма, мөмкин түгел, ни сөйли­сең син?” дигән гаҗәпләнү сүзләре булмады ич! Менә шуннан соң бәгырь катты. Әллә нәрсә булды. Әйтер­сең, мин кияүгә чыкмаган да, булмаган да. Шулхәтле дә көтмәгәндә кылыч белән арт­тан килеп кадамыйлар ич ин­де!.. Дүрт ягы кыйбла! Юк- юк, сөеклесе дә түгел, берке­ме дә. Бетте. Бетте!
Кич белән балалар бакча­сына ничек барып, сабыемны ничек алып кайтуымны әйтә алмыйм. Ә сабыема минем хәл аңлашылган! Өй ише­геннән керүгә: “Әти, әти! Әти кайта?” (“кайтамы?” диюе) дип бүлмәләр буйлап йөри башлады. Менә шунда мин янәдән җиргә төштем. “Бер­ни дә эшли алмыйсың, бер­кая да селкенә алмыйсың, койрыгың бозга каткан, бала хакына керә алмыйсың, си­нең язмышың язылган ин­де”, — дип үземә үзем карар чыгардым.
Тик иремә җылына алма­дым. Үземне җиңә алмадым. Үпкә зурдан иде. “Ничек хы­янәткә бара алган?” дим дә, хәзерге акылым белән уйлап куям: “Ир-ат хатыныннан ае­рым бер ай да, бер атна да яшәргә тиеш түгелдер шул, ә тормышта алай гына бул­мый...”
Әйе, минем бик тә кадер­ле бер нәрсәмне урлагандай булдылар. Ай, нәрсәм булса­чы! Нәрсәм түгел шул, җан­дай кешемне урладылар. Кайнар мәхәббәт белән өй­ләнешкәч, айнуы бик ачы бу­ла икән.
Шулай итеп, мин, эчтән мәчеләр тырмаса да, килеш­кәнлек күрсәттем. Ирем ул хатынга өйләнергә ашыкма­ды, ә мин чынында суынган, аны сөймим, башкалар да күземә күренми иде, андый гадәтем дә юк. Инде теле­грамма килгән икән, димәк, бөтен кеше белгән! Хурлыгы ни тора! Менә шуңа күрә дә каты эләкте инде иремә ми­нем тарафтан! Ачыктан-ачык кеше белмәсә, бер хәл иде әле. Ир-ат шулайрак яратыл­ган инде ул, күз-колак бул­маганда, туарылып та китәр­гә мөмкин. Сизсәң дә, ке­шегә сиздермәскә тырышыр идең...
Эчтән сыкрасам да, ирем­не элеккечә багам-карыйм, тәрбиялим, тик мәхәббәтем үлгәне күренеп тора ич инде барыбер. Аннан ул башка ха­тын-кызлар белән танышкалый башлады, аларына инде минем бернинди дә үпкәм юк, алар инде бернәрсәне дә үзгәртә алмыйлар — минем үлгән мәхәббәтне рәнҗетә алмыйлар иде. Без шулай азапланып, озаклап аеры­лыштык. Мин ничә еллардан соң янәдән кияүгә чыктым. Ә үзебезнең мөселман канун­нары нигезендә мин әллә кайчан никахлы булырга ти­еш идем. Иремнән аерылып өч ай үтүгә. Бик мөһим ка­гыйдәдер бу, азынып-тузынып йөрүләргә киртә. Бу икенче иремнең беркем ал­дында да гаебе юк, читтән
торып кызыгучылар барлыгы сизелсә дә... Ә мин исә чын гашыйкларча аның тирәсен­дә бөтереләм, үзем эчтән генә моңсу елмаям: көзге ко­яш бигрәк тә җылы була икән, пешерми, рәхәт ир­кәли...
Менә шулай, дусларым, Ходай Тәгалә кошларны да юкка гына пар канатлы итеп яратмагандыр инде, һәр­нәрсә, һәркем парлы буласы бөек көч — Аллаһы тарафын­нан язып куелган. Парлылар­га игелек, парсызларга тү­землек, сабырлык белән пар канатын табуны телим...

Гөлгенә апагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнең тәрбия гаилә коргансың икән, гаиләңа тугры булып яшәү. Башканы белмибез, минем белән булыр диеп, уйламыйбыз. Тугрылык- ул бөек хис, аны башка бернәрсәгә дә тиңләп булмый. Ул бар...менә шул гаиләгә белә торып кул сузалар...хатын кыз синең иреңә кандала кебек ябыша. Чиста, пөхтә иреңә. Аңа як - ягына карарга да ирек бирми, кузен башын томалый - ир тозакка элагә, мескен хайван кебек... Син шул вакытта үзеңне идән мунчаласы кебек хис итәсең, кирәге беткәч ташлаган кебек... Юк, аны аңлап бетереп булырлык түгел...нинди хурлык,синең кадерне белмиләр....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Миндэ дэ нэкъ шундый ук язмыш булды,лэкин мин балаларым очен яшэдем, кияугэ чыкмадым,чонки алар кыз балалар иде,чит ирне алар янына кертергэ йорэгем житмэде.Хэзер кызы мда да шул ук эрнулэр,качып-посып тагын бер хатын белэн дэ яшэп ята,нэрсэ булып бетэр,Бер Алла белэ.Ул хатыннарны гаеплисем килми,ирен боламык булгач,сине санга сукмыйча,кадерсезлэп яшэгэч,жэзасы узенэ тошсен,чонки ойдэге хатын асрау урынына йорт эшлэрен эшлэргэ,читтэгесе яратышып кайту очен.Алдагы коннэрен уйламыйча,узлэре корган семьяны ботарлап,уз рэхэтлэре очен яшэгэн кукелэр,адэм рэвешендэге хайваннар алар. Уземнекенэ,анын алып киткэн хатынына,икесенэ дэ рэнжу тоште.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Язып уткэн комментарий бик кызыклы! Куп кенэ хатыннар ир йори башкалар белэн диеп аерылыша.Элегрэк аларны "молодцы"диеп эйтэ идем. Э мына сонгы вакытларда туземлек белэн "уткэреп"жибэргэн хатыннарга сокланам! Беренчесе дэ булдым, эле икенчесемен. Гафу итеп, бергэ яшэуне эйбэтрэк диеп уйлыйм.Ир кеше "достоин"булса, кимчелеге шул читкэ генэ йору булса...

        Хәзер укыйлар