Логотип
Күңелеңә җыйма

Озын колга Нәфисә 4

Хәзрәт ата-ананың гозеренә каршы килмәде. Вәгазен тәмамлагач, Роза янына килде дә ике кулын колагына куеп, азан кычкырды, аннары кызның колагына иелеп: «Синең исемең Нәфисә!» – дип, өч тапкыр кабатлады. Исем алыштыру теләге белән килүчеләр очраштыра икән...

Фәгыйлә Шакирова

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-2

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-3

Өшкерүче Рабига апа янына барып кайткач Җәмилә тынычланып калгандай кебек булды: күңелендә сүнеп барган өмет чаткылары яңа көч белән дөрләп кабынып китте. Әллә әбидә гипноз көче бар, әллә психосоматика – хатынның кисәк кенә аппетиты кимеде. Элек ике-өч тәлинкә ашны дүрт телем ипи белән «ялт» иттереп ашап куя торган Җәмилә хәзер бер тәлинкә белән чикләнә торган булды. Рәшит хатынындагы үзгәрешләргә аптырый, «аша, ябык хатыннарны мин яратмыйм», – ди. Иргә ошыйм дип, 40 яшьтә кара гүргә кереп ята алмый бит инде Җәмилә, табиблар да артык авырлыкның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләп тора. Юк, артка чигенмәячәк ул, артык авырлыктан котылырга үз-үзенә җитди сүз бирде! Камыр ризыкларын көн аралаш пешерсә дә, тамагына бармый. 

Духовкада яңа пешеп чыккан бәлешнең капкачын кисеп алып, итле бәрәңге өстенә майлы кайнар шулпа агызгач, өйгә әйтеп бетергесез тәмле хуш ис тарала. Авыздан сулар килә. Әллә хатынның ковидтан соң тоемлау сәләте югалды, әллә Рабига апаның тәэсире булды – ул ис тоймый башлады. Нәрсә эшләткәндер җен карчык – көн узган саен ябыга башлаганын тойды Җәмилә. Хәзер кичке биштән соң ашамый – Рабига апа өшкереп биргән йөземне кабып куя да, бер касә су эчә. Элек ул кичке җидедән соң ашый гына башлый иде: йокларга ятар алдыннан да ак ипи кисәгенә каймак сылап, карлыган вареньесы белән сөтле чәй эчмәсә, йоклап китә алмый иде. Ә хәзер авызына ризык капмыйча да ун өчпочмак ашаган кебек хис итә!

Җомга көннәрнең берсендә ир белән хатын, кызлары Розаны җитәкләп, авыл мәчетенә юнәлде. Казанда мәдрәсәдә укып кайткан 23 яшьлек Ислам исемле хәзрәт аларны якты йөз белән каршы алды, намаз уку залында тезелеп торган агач урындыкларга утырырга кушып, китергән сәдакаларына озак кына дога кылды. Гозерләрен ишеткәч, җыйнак кына итеп киселгән кара сакалын сыйпап бераз уйланып торды да, кеше исемнәре, аларның мәгънәләре турында вәгазъ сөйләргә кереште:

– Бала дөньяга килүгә, әти-әнисе аңа бик матур, күркәм исем кушарга тиеш. Ул татарча яисә гарәпчә бер үк мәгънәгә ия булсын. Әгәр исем мәгънәсез икән, әти-әнисенең бурычы үтәлмәгән була. Исем кушучы бу исемне кире кагарга тиеш. Чөнки ул баланың исеме аталган саен әти-әнисенә дә, исем кушкан кешегә дә гөнаһ язылып бара. Аллаһыдан курыккан кеше моны эшләмәс. Хәзер халык исем кушканда исемнәрнең мәгънәләре турында уйланып тормый шул. Элек әби-бабаларыбыз татарга гына хас матур, яңгыравыклы исемнәр кушканнар. Әйтик, Маһинур, Зөбәрҗәт, Хәзинә, Бибинур исемнәре. Балага нинди генә исемнәр кушмыйлар хәзер! Нефертити, Океана, Роксолана, Малина, Марлен, Аскольд, Демид, Нисон, Дориан...  Әлбәттә, Роза бик матур исем, ул Византиядән килеп кергән, «чәчәкләр чәчәге», «танылу», «эзтабар», «ана» мәгънәсендә кулланыла... 

Ир белән хатын да, аларга ияреп килгән кызлары Роза да, мулла сөйләгәннәрне дикъкатъ белән тыңлап утырдылар. Ислам хәзрәт, яшь булуына карамастан, бик белемле, ихлас кеше иде. 

Авылларда хәзрәтләр динне торгызуда бик зур эш алып бара. Кышкы бураннарда, язгы-көзге пычракларда, түзә алмаслык җәйге челлә вакытларында да Аллаһ йортының ишекләре ачык тора. Авыл картлары таякка таянып булса да мәчеткә йөрүләрен туктатмый: манарадан азан тавышы яңгырап тора, җәмәгать намазлары укыла. Замана уңай якка үзгәрде: Аллаһка шөкер, яшьләр дә мәчеткә тартыла башлады. Ислам хәзрәт үзе дә кечкенә вакытыннан  дин белән кызыксынып үсте, гәрчә әти-әниләре диннән ерак торсалар да. Ул 5 нче сыйныфта укыган чагында үзлегеннән намаз укырга өйрәнде, уразасын тотты. Мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташлары көллиятләргә, институтларга таралышты, ә ул барысын да шаккаттырып мәдрәсәгә укырга керде. Хәзер дә читтән торып дини белем алуын дәвам итә...

Хәзрәт ата-ананың гозеренә каршы килмәде. Вәгазен тәмамлагач, Роза янына килде дә ике кулын колагына куеп, азан кычкырды, аннары кызның колагына иелеп: «Синең исемең Нәфисә!» – дип, өч тапкыр кабатлады. Исем алыштыру теләге белән килүчеләр очраштыра икән: кемдер күз тиюдән җәфалана, кемгәдер исеме ошамый. Халык хәзер ырым-шырымга, хорафатларга бик ышанучан. Кемнәрдер язмышын уңай якка үзгәртү өчен икенче исем ала икән. Әлбәттә инде, исем үзгәртү кешенең паспортындагы язуларга тәэсир итми. 

Шулай итеп, ул көнне Розабыз Нәфисәгә әйләнде дә куйды. Хатын-кыз сер тота белми: шул ук көнне Җәмиләбез авыл кибетенә кереп, сатучы булып эшләүче ахирәте Фәридәгә серен ачып бирде. Тегесе үз чиратында, сер итеп кенә, ипи-шикәр сатып алырга килгән авыл хатыннарына сөйләгән. Халык бу хәбәрне төрлечә кабул итте: кемдер кычкырып көлде, кемдер гаҗәпләнеп җилкәләрен сикертте. «Харап икән, буең үсмәсә, исемеңне Нәфисәгә генә үзгәртергә кирәк икән», – диешеп, чыш-пыш килде хатын-кызлар. Гайбәт яңа булганда гына чәйнәр өчен тәмле бит ул. Бу яңалыкны бер-ике көн сөйләделәр дә оныттылар. Авыл үз тормышы белән яшәвен дәвам итте.

Роза Нәфисәгә әверелгәндә июнь ае иде. Табигатьнең яшеллеккә күмелгән чагы. Күпләр юллама юнәтеп, курортларга, санаторийларга бара, ял итеп кайта. Авыл кешесе өчен җәй ае кызу эш чоры: аеруча тракторчылар, пешекчеләр өчен. 

Көтмәгәндә Рәшит хатынына диңгез буенда ял итеп кайтырга тәкъдим ясады:
– Колхоз аты гомер буе эшләгән, әмма колхоз рәисе итеп куймаганнар. Без дә ат шикелле – эшлибез дә эшлибез, ял иткәнебез юк. Син дә авырыйсың, ахры – күзгә күренеп ябыгып киттең... Җыен, хатын, путевка алам! 

Бу сүзләрне ишеткәч, Җәмиләнең, кызлары Роза-Нәфисәнең шатлыктан башлары күккә тигәндәй булды. 

Хуҗалык эшләрен уң як күршеләре Гакифә белән Рәискә тапшырдылар да юлга җыена башладылар. Авыл ашханәсеннән гайре тормыш күрмәгән хатын район кибетенә барып, матур киемнәр сатып алды, чәчтарашка барып чәчен бөдрәләтте. Иренә, үзенә, кызына шорты, коену өчен плавки, купальник, эшләпәләр алып җибәрде.

Көньякка баручы поездлар Җәмиләләр яшәгән авыл яныннан гына уза. Авыл халкы ике чемодан күтәреп ял итәргә китеп баручы гаилә артыннан көнләшеп карап калды. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-5)

Фото: Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар