Менә Яңа еллар да үтеп китте. Инде аны кемнең кайда, ничек каршы алганын да сөйләшеп бетереп, көндәлек мәшәкатьләребезгә чумдык. Күпләр өчен Яңа ел – көтеп алган могҗизалы бер бәйрәм. Гаилә бәйрәме дибез без аны. Ә кемдер аны дуслары белән каршы алгандыр. Менә бер танышымны да хезмәттәше Яңа елны үзләрендә каршы алырга чакырган булган. Ник барганына әле дә үкенеп бетә алмый. «Моның кадәр беркайчан да кимсенгәнем булмады», – ди ул.
Шәфкать туташы булып эшли әлеге танышым. Гомерен медицинага, кешеләр сәламәтлегенә багышлаган. Тагын берничә елдан пенсиягә чыгар вакыты да җитеп килә инде. Эштән бәхете булса да, тормышта үз бәхетен табу насыйп булмаган аңа. Артык тыйнак, кешеләргә бик ышана торган, миһербанлы кеше ул – чын шәфкать иясе! Ни өчен ялгыз калуының сәбәпләрен белмим. Ләкин шунысын гына беләм – кем генә ярдәм сорамасын, барысына да кулыннан килгәнчә булышырга әзер. Берәрсе авырып китеп укол кадыйсы буламы, система куясымы, киңәш бирәсеме – танышы да, таныш түгеле дә, дусты да, дус булмаганы да аңа килә. Иренми, авырыксынмый – ярдәм итә.
Менә шушы тыйнак ханымны бергә эшләгән хезмәттәше быелгы Яңа елны бергә каршыларга үзләренә кунакка чакырган. Әлеге ханымның ире урынлы җирдә эшли, шәһәр читендә – элиталы коттеджлар бистәсендә яшиләр икән.
– Ничә еллар бергә эшлибез, якыннан дуслашып китә алганыбыз юк. Әйдә, бездә чит кешеләр булмый, бик якын дуслар гына, – дип чакырган ул танышымны.
Бик артык теләге булмаса да, олылап чакыргач, танышым барырга риза булган. Андый дәрәҗәле кешеләр янында оятка калып булмый дип, үзенә кыйммәтле яхшы күлмәк сатып алган. Парикмахерга көчкә язылып (бәйрәм алдыннан аларга эләгерлек түгел икән ул), прическа ясаткан, чәчен буяткан. Маникюры, макияжы тагын...
Җитеш тормышлы кешеләргә кунакка барырга җыена башласаң, күчтәнәчкә нәрсә алырга, нинди бүләк бирергә белми аптырыйсың. Арзанлы әйбер белән аларны куандырып булмый, кыйммәтлесенә акча җитми. Танышым күчтәнәчкә шоколадлар җыелмасы алган. Кулдан ясалган мондый шоколадларның бәясе бар аларның.
Яңа ел кичендә такси чакыртып, танышым әйтелгән адреска Яңа ел каршыларга киткән. Әле бәйрәм алдыннан такси бәяләре дә шактый арткан булган. Мин гел бәя турында язгач, танышым саран кеше икән дип уйламагыз тагын. Алай саранланып, тиенен санап яши торган кеше түгел ул. Бәяләрне ни өчен телгә алганымны соңыннан аңларсыз.
Чынлап та, тормышлары бик матур, җитеш икән хезмәттәш ханымның. Дуслары да үзләре кебек – бар да байлар. Барысы да ялтыр-йолтыр затлы күлмәкләрдән, өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора, ди. Әлбәттә, мөмкинлеге булган ханым бәйрәмгә үзе табын әзерләп, салат турап утырмый инде. Алар да табын корырга махсус кеше чакырганнар. Ләкин никадәр генә профессиональ булмасын, барыбер кемдер күз-колак булып, барлап торырга тиеш бит.
Танышым килеп, өс-башын чишенүгә:
– Мин кунакларны ташлап китә алмыйм, син табын әзерләүчеләргә күз-колак булмассыңмы? – дип, хезмәттәше аны шунда ук кухняга кертеп җибәргән. Кунак – хуҗаның ишәге, диләр. Ризалашкан инде танышым. Гәрчә ул үзе дә бу йортта әле беренче генә тапкыр булса да. Кухняда эш бетәмени – кеше эшләгән җирдә карап утыра алмыйсың. Инде булды, табынга утырышабыз дигәндә, хезмәттәше тагын танышыма мөрәҗәгать иткән. Өстәге бүлмәләрнең берсендә авыру кайнатасы ята икән. Аның янында утыручы сиделка бүген ял алган.
– Кайната янына менеп, карап кына төшче? Бераз авыраебрак тора иде, – дип үтенгән хуҗа ханым кунагыннан. – Памперсын алыштырасы юк микән? Иртәдән бирле янына керергә вакыт таба алмыйм.
Үзенә шундый йомыш кушуына гаҗәпләнсә дә, танышым аның бу үтенечен дә тыңлаган. Чынлап та, бабай бик начар икән. Инде тамагы ачып, сусап та беткән. Аскы каттагы кухняга төшеп, бабайга ризыклар, чәй алып менгәндә танышымны хезмәттәше туктатып:
– Син, зинһар, бабайны ташлап чыгып китмә инде. Карт кешенең күңеле булыр, аз гына янында утырып торчы, – дигән.
Миһербанлы танышым Яңа елны әнә шулай, әле кухняда табын әзерләүчеләргә булышып, әле карт бабайны карашып каршы алган. Хезмәттәш хатынның аны ни өчен өзгәләнә-өзгәләнә үзләре белән Яңа елны каршы алырга чакырганын соңыннан гына аңлаган ул. Һич тә бергә эшләгәнгә, дуслашырга, якынаерга теләгән өчен түгел – кухняда булышып йөрүче, бабайны карашучы кеше кирәк булганга гына чакырганнар бит аны!
Билгеле, гарьләнгән танышым. Яңа ел курантлары сукканда авыру бабайга кашыклап су эчертергә, авыруның памперсын алыштырырга туры килгәне өчен дә, ярты хезмәт хакына алган затлы күлмәге өстеннән алъяпкыч бәйләп, кухняда савыт-саба юганы өчен дә түгел – хезмәттәшенең үзеннән әнә шул рәвешле файдаланганы өчен гарьләнгән.
– Бергә каршы алыйк, дуслашыйк, дип нигә алдарга иде инде? Бабай янына сиделка кирәк иде, дисә, мин аны аңлар, хәленә керер идем бит, – ди ул. – Ачыктан-ачык әйтеп чакырса, соңгы акчама кыйммәтле күлмәк алып, чәч-баш ясатып та йөрмәгән булыр идем. Үз гомеремдә мондый мескен хәлдә калганым булмады. Андагы кунаклар да миңа кунак итеп түгел, хезмәт күрсәтүче персонал итеп кенә карады. Ул табында утырмадым да, кухняда капкалап, төне буе бабай янында булдым диярлек.
Боларны сөйләгәндә танышымның тавышлары калтырап, күзләренә яшь бәреп чыкты. Үзеннән файдаланганнарын белүе бик авыр иде аңа. Дөньяда әнә шундый кешеләр дә була икән. «Дустым, дустым», – дигән булып йөреп, синнән бушлай файдаланучылар. «Йомшак җәеп, катыга утырту», – ди моны безнең халык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк