Тормыш безне төрле юллар буенча алып бара, кайчак ул юллар көтелмәгән борылышлар ясый. Кайвакыт кешеләр бер-берсен яратып, гаилә төзеп, бала үстереп тә, бер мизгелдә аерылышырга мөмкин.
Әмма аерылышу — һәрвакыт та мәхәббәт бетү дигән сүз түгел икән. Кайбер хисләр вакыт белән тынмый, киресенчә, җан төпкеленә үтеп, еллар узган саен тагын да тирәнәя генә бара.
Беренче ирем белән без сигез ел бергә яшәдек. Ул – минем беренче мәхәббәтем иде. Аңа гашыйк булганда мин әле сигезенче класста гына укый идем. Ничек кенә газапланып йөрсәң дә, беренче булып хисләреңне аңлатып, белгертеп булмый бит. Кемдер моны җиңел генә дә эшли аладыр, ә мин менә булдыра алмадым. (Укырга кергәч, бер бүлмәдәш кызым: «Вакыт үткәреп, нигә билгесезлектә йөрергә? Минем яшьлегем бит ике тапкыр килми. Син миңа ошыйсың, дип әйтәсең дә, эше бетә. Шуннан соң ул сиңа йә игътибар итә башлый, йә инде син аны онытасың», - дигән иде. Һәм ул чынлап та шулай эшли иде, без белгәне генә дә әллә ничә егеткә шул сүзләрне әйтте.)
Шулай читтән генә яратып йөргәндә, безнең икебезне районга олимпиадага җибәрделәр. Бер укытучы белән инде, әлбәттә. Ул район больницасына әнисен алып барды, алар автобуста икәү утырып бардылар, ә без, билгеле инде, шулай ук икәү утырдык.
Кыш көне иде. Бик салкын гына көн иде. Мин тәрәзә янына утырган идем башта, бераз баргач ул миңа: «Сиңа анда салкындыр, әйдә, мин үзем утырыйм әле анда», - диде. Аның шулай кайгыртуыннан шулкадәр рәхәт булган иде. Әле дә хәтерлим ул минутларны.
Туңа күрмә, дип, пальто якамны да үзе күтәреп куйды.
Юл буе без сөйләшеп бардык. Моңарчы белмәгәнмен дә, аның кызык бер шөгыле бар икән – маркалар җыям диде. Авыл баласы кайдан шулай кызыксына башлаган, шаккаттым. Маркалар турында әллә ниләр белә! Шундый күп тарих сөйләде – авызымны ачып тыңлап бардым.
- Кайдан аласың син ул маркаларны? Авылда сатмыйлар бит инде аларны, - дим.
Ул гаиләдә төпчек бала иде, әллә ничә абый-апасы бар иде аның. Күбрәк шулар алып кайта икән. Үзе дә каяндыр кайтарта икән. Маркаларга багышланган ниндидер журнал алдырам, диде, шунда язган кешеләр белән бер-берсе белән дә алышалар икән. «Миндә бертөрле икәү булса, кемдер белән алышырга була», - диде ул.
Кайткач, маркалар альбомын күрсәтергә вәгъдә бирде. Икенче көнне үк мәктәпкә күтәреп тә килгән иде. Әллә ничә тәнәфес аның янына утырып, шул альбомны карадым. Миңа маркалар караудан бигрәк, аның янында булу рәхәт иде.
Шулай дуслашып киттек без.
Өйләнешкәндә икебезгә дә 22 яшь иде. Хәзер аңлыйм, бигрәк яшь булганбыз инде. Нигәдер ашыкканбыз... Аның инициативасы иде инде. «Синең гел янымда булуыңны телим», - диде. Әлбәттә, ул теләк миндә дә бар иде, аның кебек әйтергә йөрәгем генә җитмәде.
Туйлар узды, аннан тормыш башланды. Бер елдан кызыбыз туды. Шатлыкларны да, авырлыкларны да күп күрдек. Торыр җиребез юк иде, мин декретта утырганда бер аның хезмәт хакына яшәдек. Юклык талаштыра бит инде ул... Аннан кызыбыз үсеп, аны балалар бакчасына бирдек, мин дә эшкә чыктым – җиңелрәк булып китте. Аның бер кечкенә бизнесы бар иде, ул да әйбәт кенә барды. Тормыш җайланган кебек иде.
Әмма нидер булды - бер мизгелдә безнең юлларыбыз аерылды. Ул үз сукмагыннан атлап китте, мин — үземнекеннән.
Аерылышканнан соң да без аның белән берничә тапкыр гына күрештек, ул очрашулар, әлбәттә, бары тик кызыбыз өчен иде.
Беренче булып башка кешегә ул өйләнде. Балалары туды. Малай! Аның хыялы иде инде бу. Мин шул икенчесен табарга тәвәккәлли алмадым – беренчесе белән акчасыз интегүләр онытылмаган иде әле.
Аннан мин дә кияүгә чыктым- тормышымны яңадан төзедем. Бер караганда, барысы да җайга салынган, һәркем үз бәхетен тапкан кебек… Ләкин күңел һаман да тынычлана алмый.
Мин бит инде аны күптән онытырга тиеш идем. Юк, оныта алмыйм! Аның хакында уйлаганда, бер начар ягы исемә төшми, гел яхшысын гына хәтерлим. Кайчак интернетта аның битен табам, фотоларын кат-кат ачып карыйм. Әллә нәрсә юк инде анда, бер-ике фото. Берсендә – кызыбыз белән, икенчесендә улы белән. Яңа хатыны белән төшкән бер фотосы да юк.
Кереп карыйм да, кире ябам инде. Хәлләрең ничек, дип бик сорыйсы килгән чаклар бар, әмма беркайчан да язмыйм, моны үземә катгый тыйдым. Үзем дә яхшы беләм: ул - үткәнем, аңа кире юл юк.
Әмма өйдә беркем булмаганда, йөрәк ярасы яңадан ачылып китә… Елап та алам кайчак. Үземне берничек тыеп булмый. Еллар узса да, йөрәктәге бу сызлау, сагыну димме, кимеми.
Кичә без аерылышканга биш ел булды. Ә мин әле дә аның белән бәйле бик күп нәрсәләрне хәтерлим — елмаюын да, тавышын да, без кичергән бәхетле минутларны да...
Кайчак ул төшләремә керә. Төшләрдә без гел бергә, һаман бер гаилә… Аннан уянам да, барысы да юкка чыга. Ә йөрәк янә аны сагынып сызлый.
Аны сагынуым — минем иң зур сер. Беркемгә дә сөйләгәнем юк, сөйләсәм дә аңламаслар иде. Тормыш дәвам итә, якыннарга авырлык саласым килми.
Бәлки, бу — үткәнгә булган соңгы сагыштыр. Бәлки, бу — йөрәкнең төзәлергә тырышуыдыр. Әмма мин беләм: һәр кеше үз кичерешләрен үз вакытында, үзенчә җиңә. Һәм бу да — тормышның бер өлеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк