Мин үземне әле артык карт дип әйтә алмыйм. 55 яшь бүгенге заманда өлкән кеше булып саналмый бит әле. Җитмәсә, пенсиябезне дә ерагайтып куйдылар – безне шулай яшәрттеләр. Карт карчык түгел, әмма бүгенге дөньяны бик аңламыйм кайчакта.
5 ел элек олы кызыбызны кияүгә бирдек. Мәктәптә үк дуслашып, озак еллар очрашып йөрделәр. Шул вакыттан ук егете белән таныш идек, үз улыбыз кебек күрдек. Үзебезнең малайлар булмагач, аны бигрәк тә якын иттек.
Бик тырыш гаилә. Әти-әнисенең зур булмаган үз бизнеслары бар. Бөтен нәрсәгә дә үз тырышлыклары белән ирешкән кешеләр.
Булачак киявебезгә дип йорт салып ятканнарын белә идек. Балалар өйләнешкәндә ул йортның стеналары гына бар иде әле. Иремнең кулыннан эш килә: кызыбыз кияүгә чыкканнан бирле аның бөтен яллары шул өйдә узды. Хәер, әле хәзер дә атна саен булмаса да, гел эш табылып тора. Беркайчан авырыксынып эшләмәде – үзенең балалары өчен әти-әнинең барысы да шулай тырыша бит инде.
Минем дә көчем аз кермәде. Юу-җыештыру эшләре дә байтак була бит андый вакытта. Ир-атлар эшләде, ә ашарга әзерләү минем өстә булды. Кыз әле укып бетермәгән иде, укыды да, эшләде дә. Аннан бәби туды – аңардан бушамады. Шуңа күрә безгә булышырга туры килде.
Туйдан соң ике ел узгач, йортларына күченеп яши башладылар. Кухня гарнитурын әтисе белән без бүләк иттек. Үзебезнекен алыштырырбыз дип җыйган акча бар иде, боларга булсын, үзебез искесе белән яшәп торырбыз дип уйлаштык.
Йорт янындагы бакчага күпме хезмәтебез кергәнне санап та тормыйм. Кода белән кодагыйның эшләре бар бит, ә без бушрак. Үзебезнеке торса торып торды – аларга барып эшләдек. Буш җирдә бакча ясауның авырлыгын аны эшләп караган кеше генә белә…
Ярый, күчеп яши башладылар.
Берсендә кызым иртүк шалтырата:
– Температурам бар, поликлиникага килмәкче булам, безнең врачның расписаниесен әйтмәссеңме икән? – ди.
Терапевтка алай тиз генә эләгеп булмаганын яшьләр белми дә.
Тик мин башка нәрсәгә игътибар иттем әле.
– Безгә кадәр һаман килеп йөри алмассың, поликлиника үзегездән ерак түгел бит, анда теркәл, алай җайлырак булыр, – дим.
– Әнием, аның өчен бит прописка кирәк, ә минем ул юк. Шулай булгач, ерак булса да, сезнең янга киләм инде, – дим.
– Соң пропискага барыбер керергә кирәк бит инде, нигә сузасың? – дим.
– Мине монда берәү дә пропискага кертергә җыенмый әле, – диде ул.
Шунда гына менә нәрсә белдем: кодабызның икенче гаиләсе икән бу. Беренчесе белән аерылышканда аның фатирын хатыны алып калган. Хәзер аларның өендә бернәрсә дә аның исемендә дә, кодагый исемендә дә түгел икән: йортны үзенең әнисе исеменә яздырган, машинасы абыйсы исеменә язылган ди. Хәтта бизнеслары да абыйсы исемендә икән. Улына да баштан ук әйтеп куйган: «Хатыныңны пропискага кертмәсәң генә йорт синеке була», – дигән.
Анысы бер хәл.
Кызга: «Син әзер йортка килеп кердең», – дип гел әйтеп торалар икән. Сүзгә килсәләр, кияү дә әйткәли икән. Кодагый да ычкындыргалаган. Битәрләп түгел түгелен. «Менә бәхетең булды, әзер йортка килеп утырдың, ә без әтиегез белән фундаментыннан башлап үзебез салдык – һәр кирпече кулымнан узды», – дигән.
Күңелгә тиде инде бу сүзләр.
Беренчедән, алдарак яздым инде, йорт бөтенләй үк әзер түгел иде. Аны бүгенге хәлгә китерү өчен без дә шактый тырыштык.
Аннан, гомер-гомергә шулай булган бит инде: кыз бала кияү йортына килен булып төшкән. Аны берәү дә: «Синең үзеңнең фаҗирың да юк», – дип битәрләмәгәннәр. Кыз фатирында кияү яшәсә, ул бит инде йортка керү була.
Дөрес, кызның үзенең боларга бер дә исе китми.
– Хәзер тәртип шулай бит инде, сезнең вакыттагы кебек түгел. Бөтен кеше шулай яши. Нигә алар мине үзләре салган йортка пропискага кертсен? Ә без яшәп бетә алмасак, мин аны бүлешә башласам? – ди.
Аннан үзләренең ярты классларын мисалга китереп сөйләп чыкты. Алмазлар хатыны белән никах белән генә яшиләр, законлы өйләнешмәгәннәр, чөнки аның бизнесы бар – ул-бу була калса, бүләргә кирәк дип курка, ди... Азалияләр аның фатирында торалар, аның да ире анда пропискага кермәгән – фатир әниләре исемендә ди. Регина фатирын кияүгә чыкканчы ук ипотекага алды, әмма түләвен хәзер дә үзе генә түли – ире соңыннан өлешкә кермәсен дип тырыша, ди...
Башта ук начарга юрап куйгач, ничек матур яшәп бетеп булсын инде ул?! Безнең дә яшь чак булды бит, тик болай ерак китеп уйламадык. Әллә уйлый белмәдек шунда...
Кияүгә чыкканбыз икән, ул гомерлек дип белдек. Ә бүгенгеләр кушылмаган килеш үк, булган малны (үзләре тапса ярар иде әле аны!) бүлешә башлый. Уе белән булса да. Аннары аерылышулар нигә күп диләр инде. Менә шушы нәрсәләр борчылдыра шул... Оныкларның ятим үсүен бер дә күрәсе килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк