Логотип
Күңелеңә җыйма

Өч сер

Тормышыгыздагы бәрәкәтне югалтмас өчен, менә бу өч серне бикле сандык эчендә тотарга кирәк.

Ә сандыкның ачкычын бары үзегез һәм бик ышанычлы якын кешеләрегез генә белергә тиеш. Әйе, нәкъ шулай, якын гына түгел, ә бик-бик ышанычлы якыннарыгыз гына.

Беренче сер – керемегез. Кешеләр сезнең кем булып эшләвегезне, кайда эшләвегезне белә ала, билгеле. Аларны яшерергә кирәкми. Ләкин эшегез һәм керемегезнең нечкәлекләрен беркем дә белергә тиеш түгел. Күпме акча алганыгызны да.

Бер ханымның буш тора торган фатиры булган. Буш тора дигәч тә, буш тормаган ул – тәүлеклек арендага биреп, шуның белән акча эшләгән. Әйтергә кирәк, әйбәт акчалар, чөнки хәзер бер бүлмәле фатирны бер тәүлеккә арендага бирү бәясе кимендә 3 мең сум. Ә Казаннан, үзегез беләсез, кунаклар бер дә өзелеп тормый. Әлеге ханымның керем чыганагы турында якыннары белгән. Шул исәптән, көнче дусты да. Ләкин аның көнче булуын теге ханым гына белмәгән. Менә шушы көнче дусты, хәер, көнләшкәч, нинди дус була инде ул, аның бу керем чыганагын юк итәр өчен нинди генә планнар кормаган. Ахырдан, аның законсыз акча эшләп ятуы турында салым органнарына хәбәр иткән. Әлбәттә, әлеге жалоба игътибарсыз калмаган, тикшергәннәр, кергән табыштан салым түләмәгән өчен шактый гына штраф сукканнар.

Икенче сер – дуслар һәм яхшы танышлар. Кемнәр белән якыннан аралашуыгыз турында сөйләргә кирәкми. Бигрәк тә алар абруйлы, югары урыннарда эшли торган кешеләр булса. Үзегез дә аңлыйсыз ни өчен икәнен – кемгәдер малаен яхшы урынга урнаштырырга кирәк булачак, кемгәдер берәр проблемасын хәл итәргә. Һәм моны хәл итүне сездән үтенәчәкләр. «Теге дустың белән сөйләшеп кара әле?» – диячәкләр. Юк, дисәгез, үпкәләячәкләр, борынын чөя, диячәкләр, аралар бозылачак. Абруйлы дусларыбыз турында сөйләп, без үзебезне үк уңайсыз хәлгә куярга мөмкинбез. Шуңа күрә бу хакта сөйләргә кирәкми. 

Өченче сер – безнең һәм якыннарыбызның хаталары. Башкаларга безнең хаталар турында белү мәҗбүри түгел. Моны яхшы нияттән: башкаларны бу хатадан саклап калыр өчен сөйләргә була әле. Ләкин андый ниятегез булмаса, сөйләргә кирәкми. Хаталарыбыз турында белгертеп, без үзебезнең зәгыйфь якларыбызны күрсәтәбез. Үз репутациябезне тапларга, үзебезне тикшерергә портал ачабыз. Хәтта динебездә дә үз гөнаһларыбыз турында башкаларга сөйләп йөрү тыелган. 

Гомумән, шәхси тормыш турында сөйләргә кирәкми. Ирең, балаларың турындагы серләрне беркем белергә тиеш түгел. Эштә коллегалар белән чәй эчкәндә, кайчагында ачылып китеп, шәхси әйберләрне дә сөйләп ташлыйсың. Соңыннан синең бу сереңне үзеңә үк каршы кулланалар. «Сиңа бит ирең шулай дип әйткән, үзең яхшы булсаң, ул сүзне әйтмәс иде», – диячәк коллегаң, көннәрдән бер көнне ялгыш кына сүзгә килсәгез. Үзегезнең үк сүзләрегез белән тез астыгызга китереп сугачак. Шуңа күрә – кирәкми, сөйләмәгез. 

Русларда «позор» дигән сүз бар. Оятка калу дигән мәгънәне белдерә ул. Күпләр аның килеп чыгышын белми. Ә ул элеккеге заманда  «карау», «күзәтү» дигәнне белдергән. Читләргә үз серләрегезне ачып, «позор»га калмагыз, дип кисәтүем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар