Тәрәзә каршында басып торам.Кулымда – яртысы эчелгән салкын кофе. Тышта март иртәсе, кояш нурлары пыяла аша минем йөземне иркәли, ләкин эчемдә – туңган боз катламы. Көзгегә карарга куркам, чөнки аннан миңа 35 яшьлек уңышлы хатын-кыз түгел, ә гомерлек төрмәгә хөкүм ителгән тоткын карый кебек. Нишләргә?
Утыз биш яшь – тормышның чәчәк аткан чагы, диләр. Без Марат белән 20 яшьтә кавыштык. Ул чакта безнең бернәрсәбез дә юк иде. Хәтта иң арзанлы аренда фатирына да акча җитми иде. Ләкин без бәхетле идек! «Доширак» пешереп ашаганда да бездән бәхетле кешеләр юк кебек иде. Марат – чибәр, нык гәүдәле, акыллы һәм максатчан егет иде. Мин аңа сокланып туя алмадым. Ул үз эшенә җанын бирде, ә мин аның тылы булдым. Төннәрен, йокламыйча, ул проектлар сызды, бизнес-планнар төзеде. Тырышлыгының әҗере дә булды. Уңыш, акча, дәрәҗә – барысы да килде. Марат әле без кушылганда ук киләчәктә үз гаиләсен бернәрсәгә дә мохтаҗ итмәскә сүз биргән иде, һәм ул бу сүзен тотты. Гаиләдәге иминлек аның иң зур горурлыгы иде.
Мин дә артта калмадым – үз өлкәмдә иң кирәкле белгеч булдым, даими укыдым, квалификациямне күтәрдем. Безнең ике искиткеч балабыз бар. Тышкы яктан караганда – идеаль гаилә. Зур йорт, затлы машиналар, чит илләрдә яллар... Ләкин бу ялтыравык кабык астында минем җаным үлә бара.
Беренче көннәрдән үк шулай куелды инде – балалар тулысынча минем өстә. «Марат эштә, ул гаиләне туйдыручы, аңа эш кушма», – дип әйтә иде гел әни. Мин аны тыңладым. Хәзер уйлыйм: бәлки тыңлыйсы да калмагандыр... Балаларның тренировкалары, дәресләре, түгәрәкләре... Мин моны авырлык дип әйтмим, балалар өчен яшибез, аларга мөмкин кадәр күбрәк бирәсе килә. Ләкин шунысы гына борчый: Маратка болар берсе дә «кызык түгел». Ул арый! Үзенең бурычын акча китерүдә генә күрә. Ә хәзер менә өченче бала алып кайтуымны тели. Ә мин физик яктан да, рухи яктан да өченче баланы тарта алмаячагымны беләм.
Аннан соң минем үз тормышым да булырга тиештер бит. Минем дә хәзер, балалар бераз итәктән төшкәч, үз карьерамны корасым килә. Ә Марат минем бу теләгемне аңламый һәм ишетергә дә теләми.
Үземне карарга тырышам. Спортзалга йөрим, матур киенәм. Моның өчен иремнән акча да сорамыйм. Нинди акча, минем аннан чәчәк тә сораганым юк. Акчаны да күпме бирсә, шуңа риза булам. Бәлки әле ничек тә җайлашып яшәр идек тә. Әмма соңгы елларда Марат нык үзгәрде: көнләшә башлады.
Мин ир-атлар игътибарыннан мәхрүм түгел. Үзем дә бик еш башка ирләр карашын сизәм, килеп танышырга теләүчеләр дә була. Әмма минем моңа бернинди теләгем юк. Хыянәт турында уйламыйм да! Үз ирем бар һәм аны яратам. Әлбәттә, башкаларның сокланып каравы ошамый түгел, ошый. Хатын-кыз булара, үз-үземә ышанычымны гына арттыра. Ләкин Марат өчен бу – фаҗига.
Маратның көнләшүе соңгы елларда акылдан яздыра кебек. Без бергә кибеткә генә чыксак та, ул: «Бу ир сиңа карады», «Тегесе синнән күзен алмый», – дип, мине гаепли башлый. Шуңа без парлап беркая йөрмибез. Минем дә өйдәрәк кенә булуымны тели. Хәтта бәйрәмнәрдә ресторанга алып бармый инде. «Өйдә утыру яхшырак, син рестораннан да тәмлерәк пешерәсең», – ди. Бәлки, монысына да ничек тә түзәр идең. Аның көнләшүе тагын да көчәйде. Һәм ул миңа ямьсез сүзләр үк әйтә башлады. Беркөнне эштән соңарып кайттым. Квартал ахыры – хисап күп тапшырасы. «Соңга калдың, сөяркәң белән күрешеп, сөешеп үк кайттың, ахры», – дип каршы алды мине ирем. Мин моны һәрвакыттагыча уенга борырга тырыштым. Әмма бу сүзләр даими кабатлана башлагач, көлү кайгысы бетте инде. Аның мине нахакка рәнҗетүе күңелне өтә башлады. Ванна бүлмәсенә кереп, суны агызып куеп, үксеп елаган вакытларым еш хәзер. Күз яшьләремне, кәефсез булуымны балаларыма да күрсәтәсем килми. Балалар алдында без – идеаль әти белән әни.
Сөйләшеп тә карадым Марат белән, әмма файдасыз. «Синең кебек чибәр хатынга кызыгучылар күп, син үзең дә гел елмаеп йөрисең», – ди ул. Миңа пәрәнҗә ябынып йөрергәме инде хәзер? Бик арыдым. Үземне читлектә яшәгән, дөресрәге, мине тутык басуга барганы кебек хис итәм. Мине түбәнсетүләреннән, даими шикләнүләреннән, үпкәләп, сөйләшми йөрүләреннән җаным талкына.
«Аерыл» дип әйтмәгез дә, дип әйтер идем моннан берничә ай элек. Минем балаларны ятим итәсем килми. Аннан соң иремне яратам. Минем өчен башка ир-атлар җир йөзендә юк та. Җайланыр-җайланыр, дип яши идем, беркөнне Марат яңа «план» тәкъдим итте. Ул бу шәһәрдән бөтенләй китәргә, каядыр еракка күченергә тели. Чөнки аны монда ир-атларның миңа каравы «туйдырган». Имеш, анда күченгәч, мин эшләмәячәкмен, өйдә утырачакмын. Анда дусларым да булмаячак, чыгып та йөрмәячәкмен. Миңа чит ирләр дә карамаячак. Мин аныкы гына булачакмын. Ул хәзер бизнесын башка шәһәргә күчерү идеясе белән яна башлады. Әмма минем күченеп китәсем килми. Анда китәм икән, мин чын-чынлап читлектә яшәп калачакмын. Читлектә үләргә теләмим. Ләкин унбиш еллык гомер, ике бала, уртак тормыш... Барысын да ничек сызып ташларга?
Иремә мине яратуы чиргә әйләнүен ничек аңлатырга икән? Мин юл чатында торам. Иремне үзгәртеп буламы? Паранойядан дару бармы? Әллә бу алтын читлекне җимереп, иреккә чыгарга вакыт җиткәнме? Балалар атасыз калса, яхшырак булырмы? Мин үз гаебемне күрмим, ләкин үземне гаепле итеп хис итәргә мәҗбүр итәләр. Сез минем урында нишләр идегез? Мин әлегә сорауларыма җавап таба алмыйм.
Айгөл. Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк