Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай

Вакытыгыз булса, минем хатны да укып чыгыгыз әле. Дусларның да, туганнарның да берсенә дә сөйли алмыйм бу хәл турында, аңламаслар дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, бик белгертәсе дә килеп тормый. Кеше хәзер сине гаеп итәргә генә тора бит ул. Яныңда хәлеңә кергән кебек тоелса да.
Күптән түгел без улыбызны өйләндердек. Килен дә шәһәр кызы. Без әле ирем белән авылда туып-үсеп, мәктәпне тәмамлагач кына шәһәргә килеп урнашкан кешеләр. Ә кода-кодагыйлар Казанныкылар. Алар телне азмы-күпме белсәләр дә, гореф-гадәтләрне бөтенләй диярлек белми булып чыктылар.
Без ирем белән икебез дә бер авылдан. Безнең якта, гадәттә, никахны кыз ягында укыталар, чыгымнарны да шул як күтәрә. Һәрхәлдә, элегрәк шулай иде, хәзер тәртипләр кайда да үзгәрде инде.
Кыз сорарга баргач, ирем белән бу хакта әйткән идек, булачак кода белән кодагый тәмам аптырап калдылар. «Ә нигә аны без үткәрергә тиеш?» – диләр икесе беравыздан.
Ирем белән бу сорауга ни дияргә белми без дә югалып калдык. Аннары алар: «Ә үткәрмәсәң булмыймы?» – дия башладылар.
Эчемнән уйлыйм: «Болай булса, балалар хәзер бөтенләй никахсыз калалар бит», – дим. Ирем дә шундый уйлар белән утырган икән. Бер-беребезнең күзенә караштык та, ярый, алай булса, никахны үзебез уздырырбыз, дидек. Кызның әти-әнисе моңа, әлбәттә, бик теләп ризалаштылар. Без әле кыз сорарга барганчы никахны алар үткәрсә, туйның бөтен чыгымнарын үз өстебезгә алырбыз дип уйлаган идек. Ахырда барысы да безгә калды.
«Алай булса, туй чыгымнарын бүлешеп үткәрик», – дип караган идек, алар моңа да риза булмадылар. Безнең туганнарыбыз күп түгел, безнең яктан кунаклар аз булачак, диделәр. (Чынлыкта, кунаклары безнекеләрдән ике кешегә генә ким булып чыкты.)
Мондый чакта иң беренче чиратта балаң турында уйлыйсың инде. Эчтә бураннар уйнаса да, тыштан берни белгертмәдек. Әле бергә яшисе дә бар бит. Туй алдыннан ук тавышланып, ямьсезләшеп бетсәң, аннары ниләр булыр.
Кемдер: «Ә бәлки аларның мөмкинлекләре юктыр? Бөтен кеше бертөсле булмый бит», – дияр. Булачак кода-кодагыйларыңның ул ягын аз булса да чамалыйсың инде. Өйләрендә булгач, тормышларын шактый якыннан да күргәч, икеләнми әйтә алам – тиеннәр санап яши торган кешеләр түгел алар. Безнең кебек үк ике бала үстергәннәр. Аларда да бер кыз да бер малай. Ә никахка тотынасы килмәүләренең сәбәбе бик гади – алар аны кирәксенми. Бөтенләй укытмасыннар дип әйтмиләр инде, билгеле. Кода булачак кеше:
– Хәзер аны мәчеткә кереп кенә укытып чыгалар түгелме соң? – диде.
Менә шуннан аңлагыз инде.
Үткәргән кеше белә инде, никахның чыгымнары туйныкыннан бер дә ким түгел. Алып баручысы да кирәк, никах укырга килгән мулласын да буш итә алмыйсың, кеше кебек җырчылар да чакырасы килә. Пар казы да кирәк, чәкчәге дә, кода-кодагыйларга бүләкләр дә. Алар бу эшкә бөтенләй катнашмагач, бүләкләрне үзебезгә үзебез алырга туры килде. Килен – кайнанасына, ягъни миңа бәйләтәсе ак шәлне дә, кайнатасына кидертергә тиешле затлы түбәтәйне дә үзебез алдык. Кунаклар алдында: «Безнең кода-кодагыйлар бу хакта белми шул», – дип утырып булмый бит.
Никахка кадәр үк, ирем белән сөйләштек тә, улыбызга әйтеп куйдык: «Никахта җыелган акчаны безгә бирсәгез әйбәт булыр иде. Туй үткәрергә акчабыз җитмәс дип борчылабыз. Әгәр чыгымнар без күтәрерлек булса, ул акчага кагылмабыз, туй узуга сезгә бирербез. Әгәр инде ул акчаны тотарга туры килсә, безгә бурычка биреп торгансыз дип санагыз, беренче мөмкинлек булу белән кире кайтарырбыз», – дидек.
Улыбыз берсүзсез ризалашты.
Әмма берничә көн узгач, сизәм, нәрсәдер борчый моны, тик әйтергә кыймый. Сораша башладым, башта: «Берни дә юк, сиңа шулай тоела гына», – дисә дә, аннары әйтми булдыра алмады.
Булачак хатыны никах акчасын безгә биреп торырга каршы икән. Ул акчаларны безгә бүләк итәләр, шулай булгач, ул безнеке, минем ул акчаларга үз планым бар», – дигән.
Тумаган тайның билен сындыру шул буладыр инде менә. Шулай итеп, әле никах булмаган килеш үк аңа салынган акчаларны бүлү башланды безнең.
Ярый, никах үтте. Шөкер, бик матур булды. Барысы да канәгать калды шикелле.
Инде теге акча мәсьәләсе бар бит. Туй әле тагын бер айдан соң гына була. Никахтан соң безгә акча турында бер сүз әйткән кеше юк. Без хәтта аның күпме җыелганын да белмибез.
Малайга сүз башлап караган идем, дөртләп кабынды. «Туйдырдыгыз инде шул акча белән! Өйдә – шул акча, сезгә килсәм – сездә», – ди. Алай икән, дидем эчтән генә. Минем әле беренче тапкыр әйтергә маташуым, ә хатыны бу хакта инде шактый сөйләгәнгә охшаган...
Күңелем дә төшеп китте.
Бер яктан, киленне дә аңлыйм. Ул аларга дип бирелгән акча, аларныкы булырга тиеш. Тик без дә бит аны бөтенләйгә алырга җыенмыйбыз. Бурычка гына. Чит кешедән сорап йөрисе килмәгән иде.
Мөгаен, кредит алырга туры килер инде. Әмма аның процентлары бик югары бит – биш тапкыр арттырып түләргә туры киләчәк.
Без ирем белән, чыннан да, хаклы түгел микәнни соң?
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.