«Үзеңне яратырга кирәк!» Бу фразаны, мөгаен, мең тапкыр ишеткәнегез бардыр. Коучлар, психологлар, косметологлар, табиблар беравыздан шул хакта тәкрарлый. Әлбәттә, яратырга кирәк! Килешәм. Тик менә ничек? Ничек була соң ул үзеңне ярату?
Кешеләргә яхшы булу, начарлык эшләмәү, гаделлек күрсәтү, хәлләренә керү, кызгану, булышу, иң яхшысын бирү – тормыш мораленең төп принциплары менә шушылар. Безне кечкенәдән шушы принциплар белән тәрбияләп үстерделәр дә. Яхшы булыгыз, яхшы булыгыз, дип тукып тордылар. Кешеләр сезнең турыда начар уйламасын. Дөрес, хәзер инде тәрбия принциплары бераз үзгәрәк. Хәзер, киресенчә, кеше нәрсә әйтер дип уйларга ярамый, диләр. Мин әле үзебезнең – 60 нчы, 70 нче, 80 нче, 90 нчы елгылар буынына эләккән тәрбия турында әйтәм.
Безне кешеләрне яратырга, алар өчен яхшы булырга өйрәттеләр. Тик беркем дә үзебезне ничек яратырга кирәген, үзебез өчен ничек яхшы буласын өйрәтмәде. Хәер, үзеңне яратырга кирәк дигән сүзе дә булмады бит без үскәндә. Ул хәзер генә чыккан «модалы сүз».
Шулай да, ничек була соң ул үзеңне ярату? Ул яратуны ничек күрсәтергә? Кыйммәтле кием алыпмы? Затлы кафе-рестораннарда кунак булыпмы? Ялларны яхшы курортларда уздырыпмы? Әгәр боларның берсенә дә мөмкинлегең булмаса? Мөмкинлегең булып та, боларны кирәксенмәсәң? Димәк, үзеңне яратмыйсың булып чыгамы? Мин бу хакта шактый еш уйланам. Әйтәләр бит, үзеңне яратмасаң, сине башкалар да яратмый, диләр. Ә бит яраттырасы килә.
Күптән түгел генә бер философ ханымның лекциясен тыңларга насыйп булды. Ул нәкъ менә шушы темага – үзеңне ярату темасына багышланган иде. Залдагыларга лектор берничә сорау бирде.
Сораулары мондый иде аның: «Әйтегез әле, дус кызыгызны аяктан егылганчы эшләргә мәҗбүр итә алыр идегезме? Аның инде арыганын, хәле киткәнен, ял итәсе килгәнен күрә торып: «Нинди ял ул? Башта эшеңне эшләп бетер, аннары әле өйне җыештырасың, ашарга әзерлисең, соңыннан савытларны юып куясың бар. Син ялкау, син эш яратмыйсың!» – дип әйтә алыр идегезме? Юкмы?
Ә өегезгә килгән кунакка өч көн элек пешергән ашны җылытып бирә аласызмы? Бераз гына суыткыч исе сеңгән, инде аз гына ачый да башлаган ашны? Ташларга кызганыч, моны тизрәк ашап бетерергә кирәк, дип, аны кунагыгыз алдына җылытып куяр идегезме? Яки кырыйлары күгәрә башлаган сырның бозылган җирләрен кисеп ташлап, кунагыгызны сыйларсызмы? Соң бөтен җире күгәрмәгән бит аның? Кырыйларына күгәрек кергән дип, ташлап булмый ич инде ризыкны? Юкмы?
Кунагыгызга тузган халат, тапталган башмак кидерә алыр идегезме? «Болар инде тузган, тишелә дә башлаган. Шулай да кияргә була әле, өстән төшеп калмый. Аннары, өйдә сине барыбер беркем дә күрми», – дисез дә, төсе уңган халатыгызны кунагыгызның кулына тоттырасыз?
Якын дустыгызның температурасы була торып, аны эшкә җибәрер идегезме? «Әйдә, әйдә, эшләргә кирәк! Температура авыру түгел ул, дару эчәрсең дә бетәр!» – диярсезме аңа?
Яки менә танышыгызга: «Сиңа нәрсәгә яңа күлмәк? Булганын киеп бетер. Яңа иннек нәрсәгә кирәк? Бизәнеп кая барасың бар? Көзгегә кара, сиңа иннек кенә ярдәм итә алмый инде», – дип әйтә алыр идегезме?
Ә ник алайса бу сүзләрне үзегезгә әйтәсез? Сез дә нәкъ кунагыгыз, дустыгыз, танышыгыз кебек үк – кеше. Сезнең дә җаныгыз бар, матур да күренәсегез килә, арыйсыз да. Башкаларга күрсәтергә ярамаган мөгамәләне ник үзегезгә күрсәтәсез?
Менә, менә! Без бит үзебезгә үзебез начар мөгамәләдә. Без үзебезгә гаделсезлек күрсәтәбез, хәлебезгә кермибез, кызганмыйбыз... Үзебезгә начаррагын калдырабыз. Мораль принципларын бозабыз. Ә кагыйдәләрне бозуның нәтиҗәсе – җәза. Үзебезне шатлыктан мәхрүм итү, энергияне киметү, бәхет хисен бетерү...
Башкаларга яхшы булырга кирәк. Кунакларга – сыйның иң яхшысы, иң чиста урын-җир, дуслар белән җылы, уңай мөнәсәбәтләр, хәлләренә керү, аңлау, кичерү, гафу итү, күңелләрен күтәрергә тырышу. Башкаларга гына түгел, үзебезгә дә шундый ук мөнәсәбәт күрсәтергә тиешбез. Югыйсә мораль принциплары бозыла. Ә кагыйдәләрне бозган өчен – үзегез беләсез – штраф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк