Логотип
Күңелеңә җыйма

Әни яулыкка каршы

Хөрмәтле редакция! Сезне укучы хатын-кызлардан киңәш өмет итәм. Минем күңелемдә булганны аңлап, төпле киңәш бирегез әле. Кемне тыңлыйм: әнинеме, үземнме?


Хөрмәтле редакция! Сезне укучы хатын-кызлардан киңәш өмет итәм. Минем күңелемдә булганны аңлап, төпле киңәш бирегез әле. Кемне тыңлыйм: әнинеме, үземнеме?
Бу елны 11 нче сыйныфны тәмамлыйм. Шәһәргә укырга барырга җыенам. Шәрык телләре институтына укырга керергә телим. Бу теләгем юктан гына түгел – гарәп телен тирәнтен өйрәнәсем, телләр белгече буласым килә. Бу теләгемә 10 нчы сыйныфтан бирле киләм. Чөнки шул яшемдә мин дингә килдем. Мәчеткә йөреп, кичке мәктәптә дин буенча дәресләр алдым, Коръән аятьләре ятладым. Бераздан намаз да укый башладым. 
Мәчеттә укый башлавыма әни башта битараф булды. Намаз укый башлагач та каршы килде. Бу яшьтә нәрсәгә ул сиңа, өлгерерсең әле, ди. Шуңа күрә башта аннан качып укыдым. Аннары ул барыбер укыганымны сизде инде. Укыма, дип үк әйтмәсә дә, ризасызлыгы йөзенә чыга иде. Юньлегә илтмәс бу кыланмышың, диде.  
Ул каршы булган саен, минем тәкъвалык артты гына кебек. Бер ай элек әнигә яулык ябасы килү теләгемне әйттем. Әни мине ачуланды. «Шулай буласын белдем инде мин аның, яулыкка төренеп йөри башлар бу кыз, дип, йөрәгем сизде. Яулык ябасың булса, бу өйдә яшәмәячәксең! Үзем исән чакта мин моңа юл куймыйм», – диде. 
Әни бу кадәр үк каршы булыр дип уйлап та карамаган идем. Аның сүзенә каршы килә алмыйм. Ул мине чыннан да өйдән куып чыгарачак. Укытучыларга да әйтеп куйган, алар да мине кире уйлатырга тели, яулыклы килеш мәктәпкә йөрергә ярамый, безнең уставка туры килми бу дип куркыталар. Яулык ябып килсәм дә, кертми хәлләре юк, алар берничек тә минем хокукны боза алмый. Мин бу мәсьәләне өйрәндем, хәтта паспортка да яулык белән төшәргә яраганны, мәктәптә генә тыя алмыйлар мине. Ләкин проблема анда түгел. Әнигә ничек аңлатырга?
Әни үзе диннән бик ерак әле. Безнең өйдә электән Коръән ашлары сирәк укытылды. Анысы да – әби исән булган чакта гына. Ул  гына әнине мәҗбүр итә ала иде. Әни – совет чорында үскән кеше, партия, идея дип яшәгән. Диннең «д» хәрефен дә белмәгән алар. Ул идеяләр аның башына шулкадәр нык кереп калган, хәтта үзен атеист дип йөри. Әнинең андый көфер сүзләр сөйләп йөрүеннән бик читенсенәм. Ләкин аны дингә бору түгел, минем ирегемә каршы чыга бит әле. Аллаһтан вакыт җитмәгәндер, үз вакыты белән барыбер дингә килер дип өметләнәм.
Хәзер минем бар теләгем – тизрәк укып бетереп, студент булырга һәм үз теләгемә ирешергә. Ләкин исламда әниләрнең сүзен тыңларга, аларга хөрмәт белән карарга кушыла. Җәннәт – аларның аяк астында, диелә хәдисләрдә. Мин ике ут арасында калдым. Бер яктан – динебез кушканча яшәргә, яулык бәйләргә телим. Яулыксыз мин үземне шәрә кебек хис итәм. Икенче яктан – әнинең сүзенә каршы килү була бит бу гамәлем. Әнинең сүзен тыңламаганга ул миннән баш тартырга әзер. Минем белән сөйләшмәс дәрәҗәгә җитсә, өйгә кертмәсә, минем яулык бәйләвемнең савабы булырмы соң? Кайсын өстен итәргә: яулыкмы, әни ризалыгымы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БисмиЛлэх. Кадерле сенлем. Яулык кию (гаурэтне каплау) - ул бит намаз укырга кушылган кебек ук Аллахнын фарызы булып тора. Бу очракта эни сузен тынлап,э Аллахныкын калдыру була тугелме? Аллах Тэгэлэ кушмаса, эниен сине берничек тэ куып чыгармый, иншаАллах. Дога кыл. Аллах сораганны бируче.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сөбеханаллаһ. Иң мөхиме, сәламәт булып, ниятләрең тормышка ашсын, бәбкәм. ... Әниеңә килгәндә, иртәме соңмы аңлар ул сине....Иманлы баланын гаиләгә, үзара мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итүенә Аллаһы Тәгалә юлын ачар, иншээАллаһ. .... Хөрмәтле әниләр, балаларнын иманлы булуынын ике дөнья өчен дә Аллахһынын иң зур нигъмәте икәненә төшенсәк иде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        ӘлхәмдүлиЛләһ! Мәә шээЛлаһ! Аллаһ сүзе барнәрсәдән дә өстен!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ассалямугаляйкум ускэнем,эдбэттэ яулыгынны яп,намазлврынны калдырма.Эниен бик каты ялгыша,соенэргэ кирэк,баласынын иманлы булганына.Аллахы тэгалэнен каршысына баргач,нэрсэ дип жавап бирер икэн?Аллахы тэгалэдэн сора,эниенне туры юлга кундеруен.Бу очракта син эниенне тынламыйсын,Аллахнын приказын утисен.Ма шаа Аллах.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Аллаh ярдэменнэн ташламасын,Алладан сора балакаем.Эниен тора- бара аңлар.

            Хәзер укыйлар