Логотип
Күңелеңә җыйма

​Муха

Күрше йортта берәүләрнең немец овчаркасы токымлы этләре яшәде. «Муха» кушаматлы иде ул. Зур гәүдәле, сабыр-салмак, юкка-барга игътибар итеп, әнчек көчек кебек чәң-чәң килми торган олпат эт иде Муха. Акыллылыгы күзләренә чыккан. 

Безнең йорт юл янында гына урнашкан. Урамның теге ягына чыгу өчен зебра бар. Безнең кайчак зебрага кадәр үк барып торасы килми, каян туры килә, шуннан кистерәбез урамны. Ә Муха тәртипле, ул фәкать зебрадан гына чыга. 

Муханы кайчан гына күрсәң дә, «трай типкән» чагын очратмассың. Әйе, һич аптырамагыз, ул бик тырыш эт иде. Хуҗалары кинәнде инде аны «эшләтеп». Бер карыйсың, чүп кисмәкләре ягына таба элдерә – авызына чүп тулы пакет капкан. Икенче карыйсың, хуҗабикәне эштән каршыларга дип автобус тукталышына теркелди – сумкасын күтәрешеп кайтасы бар бит. 

Безнең Зилә бу гаиләнең кызлары белән уйнап үсте. Аларның менә дигән нянкасы бар иде – Муха! Овчарканың бала коляскасы этеп йөрүен күрү үзе бер мәзәк. Аңа хәтта коляскага салып, урамда йокларга калдырган баланы да ышанып тапшырып була иде. Шушында гына тор, дип, утыртып калдырсаң, үлсә үлә, кабат чакырып алмый торып, шул урыннан беркая да китми. 

Ишек алдының бөтен баласы шул эт янында әвәрә килә иде инде. Өстенә атланып йөрсәң дә, балаларга сүз әйтми иде Муха. 
Аларның качышлы уйнаганын күрсәгез иде! Гөрләүчеләре гел Муха гына. Аны подъезд төбенә утыртып куялар да, үзләре кайсы кая сибелә. Хуҗасы аваз биргәч, эт балаларны эзли китә. Аның борыны сизгер, эзләренә бик тиз төшә. Әмма һәрвакыт иң беренче булып үзенең бәләкәй хуҗасын эзләп таба иде. 

Безнең ишегалдында Муханы яраталар, ялгызы гына йөрсә дә, аннан беркем дә курыкмый иде. Чөнки аның берәүгә дә зыян салмасын беләләр. Ләкин алай да бу этне күрә алмаучы берәү бар иде бездә. Юантык гәүдәле тетя Таня иде ул. Ник яратмагандыр, аның да оныгы Дима гел Муха белән әвәрә килә иде югыйсә. Тетя Таня Диманың эт янында йөргәнен күрсә, якасыннан сөйрәп, өйгә алып кереп китү җаен карый.  

Инде кайсы ел икәнен хәтерләмим, әллә җиде, әллә сигез ел элек безнең йортта капиталь ремонт башладылар. Ишегалдына траншеялар казылды, су һәм җылылык торбалары алышынды, канализация чокырлары да яңартылды.  Белмим, ни сәбәптер – ишегалдындагы бер люкның авызы шактый гомер ачык торды. Балалар үзләренә яңа уен тапты –  чокыр төбендәге суга таш атып уйный башладылар. Без дә авылда инешкә таш атып уйный идек шулай. Ташны чиертеп җибәрәсең дә, саныйсың: кемнең ташы елга өсләтеп ничә боҗра ясап сикереп бара? Ә болар кем ыргыткан ташның чупылдавы шәбрәк дип ярашалар.  Әлбәттә,  без аларны ачуланабыз, бу тирәдән куалыйбыз. Җитмәсә, чокыр тирәсенә кызыл балчык өелгән. Балчык ишелсә, балаларның шушы суга үзләре чумасын көт тә тор. Бәласеннән башаяк, дип, люк авызын такта кисәкләре белән дә томалап куйдык. 

Гаиләләребезгә кичке ашны әзерләп, көн кызуы сүрелгәч, без, яшь әниләр, балаларны бер кат уйнатып алып керергә дип ишегалдына чыгып утыруны гадәт иткән идек. Билгеле инде, Муха да шунда. Балаларның чыр-чу килеп даганда атынганнарын күзәтә. Кинәт кенә эткә әллә нәрсә булды. Иренеп кенә яткан җиреннән сикереп торды да, «һау»лап тавыш биреп, каядыр томырылды. Аптырашып, без дә урыннарыбыздан калкындык. Баягы люк янына тагын малай-шалай җыелышкан икән. Тактаны алып ташлаганнар да, суга таш чупылдатып уйныйлар. Ул да булмады, аяк асларындагы кызыл балчык өеме ишелеп, берсе чокыр авызына ук шуып төште. Тагын бер мизгел һәм бала чокырга ук мәтәләчәк иде. Без, аһ итеп, шул якка йөгердек. Ләкин  Муха бездән күпкә иртәрәк килеп җитеп, егылган малайны киеменнән каптырып та алды. Эт коткарган бала кем иде дип уйлыйсыз? Тетя Таняның оныгы  Дима иде ул. 

Шушы вакыйгадан соң, Муханың абруе тагын да артты. Абруе гына түгел, хәтта бераз авырлыгы да артып китмәде микән әле? Чөнки шул көннән соң Таня апа аны туңдырма белән сыйлауны гадәте итте. 

Минем «иде» дип, үткән заманда язуыма аптырагансыздыр, мөгаен. Без белгәндә Муха эт гомере өчен шактый яшь яшәгән маэмай иде инде. Балалар үсте, аларның инде ишегалдында уйнап йөрергә вакытлары чамалы, дәресләр, төрле мавыгулар... Мин соңгы тапкыр күргәндә Муха арт аякларына бик нык аксый иде. Кайчандыр урамда үзе саклап йоклаткан хуҗабикәсе белән бәләкәй генә бер көчекне – сарылы-каралы овчарка кызынмы, малаенмы һава сулаталар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар