Логотип
Күңелеңә җыйма

«Мәхәббәт миңа бәхет китерми»

 «Мин бик нык яраткан кешемә генә кияүгә чыгачакмын, –  дип әйтә торган иде төркемдәшем Алия. –  Хатын-кыз  ярата икән, барысына да күз йома. Гаилә дә нык, ир дә наз да коенып яши». Без аның бу фикере белән еш бәхәсләшә идек. Ярату гына җитми,уртак кызыксынулар, үзара хөрмәт тә, гомумән, икең бер якка карап яши белү дә кирәк дия идек. Ә ул безне исәп-хисап турында гына уйлап яшәүдә гаепләде. 

 «Мин бик нык яраткан кешемә генә кияүгә чыгачакмын, –  дип әйтә торган иде төркемдәшем Алия. –  Хатын-кыз  ярата икән, барысына да күз йома. Гаилә дә нык, ир дә назда коенып яши». Без аның бу фикере белән еш бәхәсләшә идек. Ярату гына җитми, уртак кызыксынулар, үзара хөрмәт тә, гомумән, икең бер якка карап яши белү дә кирәк, дия идек. Ә ул безне исәп-хисап турында гына уйлап яшәүдә гаепләде. 


Өченче курста укыганда башын югалтып гашыйк булды Алия. Бик чибәр егет иде ул. Аларның мәхәббәте романтика белән сугарылган иде. Романтик очрашулар, чәчәкләр... Бер елдан соң егет аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бер-берсен яраткан бик матур пар иде алар. Әмма бер еллап  үткән уртак тормыштан соң Алиянең күзләрендә мәхәббәт чаткылары сүнә башлады. Ул иренең компьютер уеннарыннан башка берни белән кызыксынмавыннан зарланды. Хәтта кунакка барырга да теләми икән, эштән кайта да компьютер каршына барып утыра. «Уртага салып сөйләшер сүзләребез дә юк», – диде ул  моңсу гына. Төркемдәшебез бик актив, бар нәрсә белән кызыксынучан. Әле ул театрда, әле ул кинода, әле ул китапханәдә ниндидер иҗади очрашуларда. Алиянең тел төбеннән аңлашылганча, ире интеллектуаль яктан аннан күпкә калыша иде. Бәлки ул вакытта Алиягә ирен үзе белән бергә үстерергә кирәк булгандыр, әмма яшьлектә  сабырлык, хикмәт юк шул. Хисләр сүнә башлады һәм нокта. Шулай булса да, Алия ире белән аерылышырга теләмәде. Матур хатирәләр, мәхәббәт тота иде әле аны. Бер гадәтләнгәч, киртәләрне сындырып чыгып китү дә авыр бит әле. Алия авырга узарга да ашыкмады. 


Институт тәмамлап, эшкә урнашты. Эше буенча бик еш командировкаларга йөрде. Шундый командировкаларның берсеннән Алия канатланып кайтты. Түбән Новгородка барганда Олег исемле ир белән танышкан икән. Юл буе сөйләшкәннәр. Алия Олегның бик күп белүенә мөкиббән киткән. «Ирләр компьютер уеннары белән генә түгел, башка темалар белән дә кызыксыналар икән бит», – диде ул, аның хакында сөйләгәндә. Алар телефон номерлары алыша. «Үзем дә аңламыйм, нигә номерымны бирдем инде? Без аның белән башка күрешмибез. Җитмәсә, ул өйләнгән, кечкенә баласы бар», – дип, Алия шул очрашуга нокта куярга тырышты.

Бер атнада үтми, Олег Алиягә шалтырата. Алар дусларча сөйләшә башлый. Бер-берсенә кызыклы булган әңгәмәдәшләрнең сөйләшеп сүзләре бетми. Ә берсендә төн уртасында Алия яшәгән шәһәргә килә Олег. Күрше республикага командировкага җибәргәннәр дә, төн эчендә генә барып, Алияне күрергә булган. Йөз сәбәп табып (яшәсен иптәш кызлар!) Алия Олег белән очрашуга чыгып китә. Бер сәгать очрашу бөтен тормышларын астын-өскә китерә. Алар бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлый. Шулай да ерактан торып аралашу тагын ярты ел дәвам итә әле.  Хатлар язышалар, телефон аша сөйләшләр... Тик без капчыкта ята алмый. Алар икесе дә серне чишәргә ниятли. Икенче яртылары өчен бу, билгеле, көтелмәгән хәл була. Әмма мәхәббәттә һәр кеше үзе өчен көрәшә. Алия ире белән аерылыша.


 Олег хатынын, баласын калдырып, Алия яшәгән шәһәргә күченә. Бергә яши башлый. Очрашкан вакытта вулкан хисләр күзне томалый шул ул. Уртак тормышта кешеләр башка яклары белән ачыла. Җитмәсә, ят шәһәрдә Олег эш таба алмый интегә. Эшкә урнашкач та җаны тынычлана алмый, ай саен үз шәһәренә кайтып йөри. «Балам белән күрешергә кирәк», дигән сәбәпне Алия кире кага алмый.


 Ахырда хатын бирешә. Олегны ике шәһәр арасында йөртеп интектермим дип, үзе Олег яшәгән шәһәргә күченә. Ул вакытта инде Алия авырга узган була. Инде Алиягә ят шәһәрдә яшәргә өйрәнергә туры килә. Җитмәсә, бәби көтә. Бәби көткән хатыннарның болай да гормоннары уйнап кына тора. Алия Олегны улына көнли башлый. Аңа сөйгәненең һаман баласы янына барып йөрүе ошамый. Үпкәләүләр, күз яшьләре башлана. Алия эшләмәгәч, финанс ягы да такырлана. Олег тапкан акчасының күп өлешен беренче гаиләсенә бирә. «Мин элекке хатыным һәм балам алдында гаепле. Аларга акчалата булса да ярдәм итәргә тиешмен», – дип аңлата ул Алиягә. Хатын исә бала кирәк-яраклары сатып алыр өчен әнисеннән акча алырга мәҗбүр була. 


Кызлары тугач та  гаиләдә хәл җиңеләйми. Киресенчә, Алиягә Олег кызын яратмый, бары бик беренче баласы турында гына уйлап яши кебек тоела.  Олег ял саен  беренче гаиләсендәге баласы белән очрашуга йөри. Кайберчакта аны өйләренә алып килә. Алар икәүләп бүлмәдә уйнаганда, Алия кызын кочаклап йокы бүлмәсендә елап утыра. Билгеле, соңга таба низаглар чыга башлый. Алиягә Олег ике гаилә арасында бәргәләнә кебек иде. Ул элекке хатыны белән күрешер өчен баласы белән очрашадыр төсле. Ирен хыянәттә гаепли. Бер ел шулай яшәгәннән соң Олег аерылышуны сорый. «Без бер-беребезне яратабыз, әмма бу ярату уртак тормыш өчен түгел. Анда башка ярату булырга тиеш. Син мине үз яратуың белән буасың гына», – ди ул.  Алия  моны бик авыр кабул итте. Әмма болай яши алмаячакларын аңлый иде. Ул баласын күтәреп әнисе янына кайтып китә. 
Инде кызына 10 яшь, әмма Алия һаман ялгызы. «Мин мәхәббәтән куркам. Ул миңа бәхет китерми», – ди ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар