Бала-чага гадәте ирләрдә дә булуын кияүгә чыккач кына белдем.
«Сукмый-ормый, менә дигән тормышта яшисең, акчасын алып кайта, аның эндәшми йөрүенә игътибар да итмәскә була инде», – диләр иптәш кызларым иремнең гадәтен сөйли башласам. Алар өчен бу артык куркыныч гадәт тә түгел. Сүз көрәштерми, низаг чыгармый, бары тыныч кына сөйләшми йөрүдә проблема күрмиләр. Мин дә шулай уйлый идем. Кияүгә чыкканчы да бу гадәтенә игътибар итмәдем. Юктан гына үпкәли дә, эндәшми. Яныма килсә дә, кичләр буе эндәшми генә утыра иде. Ә мин инде барысын да уенга борып, аның ничек тә күңелен күрергә тырышам. Бала-чаганы көйләгән кебек көйли идем. Очрашып йөргәндә үзенә күрә бер уен итеп кабул иттем аның үпкәләп сөйләшмәвен. Кызык кебек иде. Имеш, телим икән мин аны сөйләндерә алам, телим икән тыныч кына утыртам. Үземне патшабикә кебек тойдым ул чакта. Әмма бик ялгышканмын.
Яши башлагач, яшьлектәге кызыклар кызык булмый башлады. Бигрәк тә бала булгач. Башка яктан ул идеаль кебек. Һәрвакыт ярдәм итә, хөрмәте дә, яратуы да бар, тормышыбыз да бөтен. Үпкәләп кенә җанга тия. Уйнап кына әйткән сүздән дә, кич буе эндәшми йөрергә мөмкин. Беркөнне соң гына кайтты. «Көтеп алҗып беттек инде, өйгә урау юллар белән кайттың, ахры», – дип каршы алдым елмаеп. Елмаеп әле, ниндидер дәгъва белдереп тә түгел.
Бу сүздән ул эндәшмәс булды. Тыныч кына ашадык, кич буе ул кызыбыз белән уйнады, миңа эндәшмәде. Икенче көн иртән дә үпкәләве бетмәгән иде. Ничек тә җайлап эшкә җибәрдем. Баксаң, минем сүзләр күңеленә тигән. Ул гаилә өчен тырыша, акча эшли, ә мин аның тырышуын күрергә теләмим икән.
Икенче бервакытта, дус кызлар белән кафега барып кайттым. Югыйсә үзе дә риза иде. «Ял итеп кайт, бала белән үзем утырып торам», – дип озатып калды. Ә каршы алганда инде йөзе караңгы иде. Әйе, әйткән вакыттан бераз соңрак кайттым. Кызлар белән сөйләшеп, вакыт турында онытып җибәргәнмен. Монысында кич буе гына түгел, берничә көн эндәшми йөрде.
Кайчак: «Их, бер рәхәтләнеп талашсын иде, ичмасам», – дип уйлап куям. Минуты-секунды белән буран уйнап алыр иде дә, барысы да онытылып та куяр иде. Бар бит ул шундый гаиләләр: рәхәтләнеп талашалар да, аннан соң рәхәтләнеп кочаклашып ятып йоклыйлар. Кайчак шундый парларга кызыгам. Ә «тыныч кычкырышу» бик авыр, психологик яктан да көчлерәк басым ясый кебек. Гаиләдәге салкын тынлык – иң авыр җәза.
Аның үпкәләвен күрүгә күп тапкырлар сөйләшергә тырышып карадым. «Нәрсә борчый? Әйт, хәл итик», – дим. Әмма ул үз дөньясына бикләнә, үпкәсен эчендә йөртә, ә мин шушы диварга бәрелә-бәрелә хәлсезләнәм. Ул чакларда миңа бары бер сүз әйтә: «Миңа тимә!» Менә шул сүзне ишетмәс өчен кайчак әллә ниләр бирергә әзермен. Элек мин беренче булып сүз башлый, көйләргә тели идем, сизәм хәзер андый көчем дә калмады. Бары тик аның бу кәефе узганын көтәм генә.
Иң куркынычы – иремнең бу гадәтен кызым кабатлый башлады. Аңа биш яшь инде. Әтисенең минем белән сөйләшмәгәнен күрә дә, ул да минем белән сөйләшми башлый. Алар үзара икәүләп сөйләшәләр, ә мине, имеш, күрмәмешкә салышалар. Бу инде кызык түгел, кызганыч.
Түзмәдем бу хәлләрне кайнанама сөйләдем. Моңа кадәр бер дә зарланганым юк иде. Без идеаль парлар кебек яшибез башкалар өчен. Кайнанам моңа аптырамады да кебек. «И, балакаем, син дә интегәсең икән. Гомерем буе әтисе белән газапландым. Ул да нәкъ шулай үпкәләп эндәшми йөри иде. Хәтта чирләп урын өстендә ятканда да ул гадәте бетмәде. Берәр нәрсә ошамаса, эндәшми башлый иде. Ә бит без дә күпләр өчен бик матур парлар булып яшәдек», – диде. Миңа сабыр булырга киңәш итте. «Әллә нинди ирләр бар. Эндәшми йөрүләре, башкалар холкы белән чагыштырганда, пүчтәк кенә. Әтисе дә берничә көн эндәшми йөри иде дә, аннан берни булмагандай элекке хәленә кайтып төшә иде. Яши-яши ияләшеп бетәсең, күз йомасың, чөнки әтисенең миңа ялгыш та авыр сүз әйткәне булмады, кулы алтын иде, тормыш өчен барысын да тапты. Күрәм: улым да гаилә дип яши. Шунысын уйла да сабыр бул инде, килен», – дип, мине үзенчә юатты.
Иремне бик яратам үзе. Үпкәләмәгән чакларында сөйләшеп туя алмыйбыз. Әмма һәрвакыт сүзләремне уйлап сөйләргә тырышам. Психологлар үпкәләп, эндәшми йөрүне иң көчле манипуляция чараларының берсе, ди. Хактыр, мин иремнең кәефен инде кыяфәтеннән үк аңлый башладым. Әмма кайчак гаиләдә мин бит хатын-кыз, мине көйләргә кирәк дигән уй килеп чыгып җанны бимазалый. Тик беләм: мин дә үпкәләп эндәшми йөри башласам, гаиләбез таркалачак. Ә мин аның таркалуын теләмим. Бәлки, бу гадәтне бетерү чарасы бардыр? Тәҗрибәле хатын-кызлардан киңәш көтеп калам.
Люция, Ижау шәһәре.
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк