Сезнең укучылар арасында минем хәлдә калган кешеләр юкмы икән, алар мондый очракта нишләделәр икән, киңәш бирмәсләрме?
Сезнең укучылар арасында минем хәлдә калган кешеләр юкмы икән, алар мондый очракта нишләделәр икән, киңәш бирмәсләрме?
Иремнең абыйсының үземә күзе төшүен мин беренче күрешүебездә үк сиздем. Без әле ул чакта өйләнешмәгән идек, булачак ирем мине әти-әниләре белән таныштырырга авылларына алып кайтты. Бер шәһәрдә яшәсәк тә, әле абыйсы белән дә очрашып танышырга туры килмәгән иде. Алар ике генә бертуган. Абыйсының өйләнгәнен, ике кечкенә балалары барын белә идем. «Абыйларга кунакка барыйк», – дип, ул мине берничә тапкыр чакырып карады. Нигәдер, аягым тартмады – гел суздым. Юкка булмаган икән...
Абыйсы ул көнне берүзе генә кайткан иде. «Кечкенә кыз азрак авырып тора, шуңа өйдә калдылар», – диде. Ишектән керүгә безнең күзләр очрашты... Шунда ук дерт итеп куйдым: ул миңа энесенең булачак хатынына караган кебек кенә карамады. Күзләрендә бөтенләй башка кызыксыну иде. Үкенеч тә бар кебек иде. Хатын-кыз мондый нәрсәләрне бик тиз сизә бит.
Шул кайтуда ук, ялгызымны гына туры китереп: «Их, син миңа нигә азрак алданрак очрамадың икән?» – диде. Мин, әлбәттә, берни дә аңламамышка салыштым. «Нигә алай әйтәсез?» – дип тә кайтарып сорамадым.
Дөресен әйтәм: әгәр алданрак абыйсын очратырга туры килсә, мин дә иремне түгел, абыйсын сайлаган булыр идем. Алар бер-берсеннән бик нык аерылалар. Абыйсы күпкә чибәррәк, буе да озынрак. Спорт белән шөгыльләнә – гәүдәсенә карауга бу күренеп тора. Кызык сөйли белә – авызына гына каратып тора. Тик иремнең холкы әйбәтрәк, ул тынычрак, сабыррак, иплерәк. Мин аны беренче чиратта шуның өчен якын иткән идем.
Без өйләнешеп ирем белән бергә яши башлагач, абыйсы, әле бер, әле икенче сәбәп табып, безгә кергәли башлады. Ирем юкта да килеп керә. Минем эшем шундый – күбрәк өйдән эшлим. Ул шуңа күрә кайчан керсә дә, өйдә булганымны белә. Ишек төбеннән дә кире бора алмыйм – иремнең абыйсы бит. Күп вакыт: «Үзебезгә кадәр кайтып йөрергә ерак, бер чынаяк чәй генә эчеп чыгыйм әле», – дип килеп керә ул. Әйтәм бит, ничек аңа: «Юк», – диясең, өйгә узарга чакырам, табын әзерлим. Сөйләшергә, янында утырып, бергә чәй эчәргә туры килә. Ә аның сүзе гел бер тирәдә әйләнә: һаман үзенең мине ошатуын әйтергә тели.
Ике атна күренмәгән иде, кичә тагын керде менә. Ишектән керүгә кочаклап алды: «Сагындым», – ди. Юк, туганы кебек кенә кочакламады ул мине, бөтенләй башкача итеп – ир-ат яраткан хатын-кызын кочаклаган кебек кочаклады. Озак кына җибәрми торды әле. Үзем дә онытылып китеп кочагында басып торганмын. Юк, әрсезләнмәде ул, ничектер, шулай килеп чыкканга үзе дә уңайсызланды. Һәрвакыттагыча чәй куйдым, аны да эчмәде. Миңа карап тик утырды. «Ничек яшәргә дә белмим хәзер. Күңелем гел сиңа тартыла. Дөрес түгел икәнен дә беләм, әмма үземне бернишләтә алмыйм. Ике атна сезгә кермичә тордым менә. Шуннан артыгына түзә алмадым, аякларым үзләре сиңа алып килде», – ди. Мин аны сүзсез генә тыңладым. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмәдем. Күңелемнең аңа тартылуын күзләремнән болай да күрәдер инде ул.
Киткәндә ул мине тагын кочаклады һәм үпте дә. Ирем болай итеп үпми шул...
Абыйсы артыннан ишекне ябуга еларга тотындым – көчкә тынычландым. Үз-үземне күралмыйм. Мин бит аңа: «Юк!» – дип әйтергә тиеш. Акылым белән моны аңлыйм, тик йөрәгем тыңламый. Ирем бу хакта белсә, абыйсын мәңге кичермәячәк – ике туган арасын бозарга хакым юктыр. Минем күңелдә ниләр кайнаганын белсә, ниләр буласын да күз алдыма китермим – шулкадәр ярата бит ул мине. Бала табуымны көтә. Ә мин әлегә куркам – башта уйларымны тәртипкә салырга кирәк. Тик моны нәрсәдән башларга гына белмим. Абыйсына: «Башка безгә кермә», – дип әйтүдәнме икән? Әллә иремә моны ничектер белгертергәме соң? Кайсы дөресрәк булыр икән? Ялгышасы бер дә килми бит. Мин ялгышсам, берьюлы ике гаилә җимереләчәк бит хәзер. Киләсе атнага олы кызларының туган көне, безгә дә барырга туры киләчәк. Үземне аларда ничек тотармын, бүгеннән үк куркам.
Лилия, Казан. (Исемемне үзгәртеп яздым.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Тормыш сынавы. Абыйсын узен генэ кертмэ оенэ, бервакытта да. Ул, ир-ат, бер дэ унайсызланырга тугел. Ул абый буларак, хислэрен белгертергэ тиеш тугел иде. Утэр эле, тормыш гел мэхэббэттэн генэ тормый дип уйлыйм мин узем. Иреннен холкы эйбэт булуы бик яхшы бит, кадерен бел! Иренэ белгертмэ абыйсынын гашыйклыгын, узеннекен бигрэк тэ! Гафу сорыйм, минем уем сезнеке бн туры килмэскэ момкин.
0
0
0
0
иреңнең абыйсы бабник ялгыша күрмә уйнашына ошанган ирсез калган дигәннәр безгә кадәрге әбиләр
0
0
0
0
Минемчә,иреңә бу турыда һич әйтергә ярамый.Ике бертуганны дошманлаштыру була-гөнаһ.Ике балалы,гаиләле ирнең шулай кылануы-азгынлык. Ә сезгә бу ошый шикелле.Икегез дә-хыянәт юлында.Үзегезне куьга алырга,катгый итеп бер тапкыр сөйләшергә,ирегез өйдә юк чакта кертмәскә,икәү генә һич тә калмаска.Гомерлек үкенеч кенә булачак .Бәхетле була алмаячаксыз.Ул соңырак тагын берәр яшерәккә гашыйк булачак әле
0
0
0
0
Әлбәттә, ике семья бозарга хакыгыз юк! Гомер буена үзегезне җәберләп яшәрсез (нык була алмасагыз)
0
0
0
0
Болында чэчэклэр куп,барысын да две п бетереп булмый,андый кешелэргэ гел Яна эмоциялэр кирэк
0
0