Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин тәрбиягә алынган бала

Гомере буе университетта укыткан ул ханым белән юлда очраклы гына таныштык. Озын юлга сәфәр чыкканда юлдашларың якын туганга әйләнә дә куя. Якыннарыңа сөйли алмаганны, гадәттә, читләргә сөйләп, күңелне бушатасың. Чөнки беләсең: ул синең тормышыңда узышлый гына бер кеше. Берничә сәгать сөйләшәсең дә, гомерлеккә хушлашасың.


 Гомере буе университетта укыткан ул ханым белән юлда очраклы гына  таныштык. Озын юлга сәфәр чыкканда юлдашларың якын туганга әйләнә дә куя. Якыннарыңа сөйли алмаганны, гадәттә, читләргә сөйләп, күңелне бушатасың. Чөнки беләсең: ул синең тормышыңда узышлый гына бер кеше. Берничә сәгать сөйләшәсең дә, гомерлеккә хушлашасың.

Бу ханым белән дә рәхәтләнеп сөйләштек тә сөйләштек.
–    Кайтып йөрергә авылың? Анда әби-бабаңнар бармы?– дип сорады ул берара миннән.
–    Бар иде, гүр иясе булдылар. Бик ярата идем, – диям.
–    Минем дә әби бар иде. Ул мине тәрбияләде. Әмма җылылык юк иде. Кочаклап сөйгәнен хәтерләмим,–  диде танышым. 
Нәрсәдер сөйләргә теләвен аңлап, озак кына күзләренә карап тордым.
–    Ә ул минем үз әбием булмаган икән...
–    ?!?!
Танышым сөйләргәме юкмы дип озак кына поезд тәрәзәсенә карап барды. Ахырда ниятләде...
–    Гаиләдә бердәнбер бала идем.  Бик иркә булып үстем. Әти дә, әни дә  күңелемне күрер өчен кулларыннан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләделәр. Балачагым да, үсмер чагым да бәхет тә узды. Әйтәм  бит,  безнең белән  бергә әби яшәде. Ул һәрвакыт иртән бүлмәмә шакып кына керә иде дә: «Нәрсә ашыйсың килә? Иртәнге ашка нәрсә әзерлим?» – дип сорый иде. Әмма бервакытта да караватыма килеп, мине сыйпаганы, сөйгәне булмады. Мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга кердем дә, бездән ерак шәһәрдә калдым. Еш кайтып йөрдем дип әйтә алмыйм, әмма елга ике тапкыр кайтып килә идем, ялларымны әниләр янында уздырдым. Әбине күмәргә кайта алмадым. Әнием яман шеш белән авырый башлагач  ешрак кайттым, әмма кирәгенчә карадым дип әйтә алмыйм. Аны әти һәм  әнинең гомерлек иптәш кызы карады.  Авырту көчәя башлагач, үзем яшәгән шәһәргә алып килеп, хастаханәгә салдым. Ул вакытта эшемнән ял алдым, гел әни янында булдым. Ул минем кулымда җан бирде. Шуңа сөенеп бетә алмыйм. Әниемнең күзләрен үзем йомдырдым. Ул миңа үпкәләп китмәгәндер. Нәкъ өч айдан соң әти дә үлеп китте. Әнине бик юксынды, сагынуына түзә алмагандыр, мөгаен. 


Әтине җирләп кайткач, әнинең иптәш кызы белән үткәннәрне искә төшердек. Бик озак сөйләштек. Хәтер йомганын сүтә башласаң, тәгәри дә, тәгәри бит ул. Сөйләшеп утырганда кечкенә чакта урамда балаларның: «Син бит асрамага алган бала!» – дигән сүзләре   кылт   итеп исемә төште. Ул вакытта әнидән кайтып сорадым. «Бала-чагалар үпкәләшкәндә ни әйтмәс, теләсә нинди сүзгә игътибар итмә!» – диде. Шуның белән нокта куйды. Башка бу темага сөйләшкән булмады. Әмма  бала йөрәгенә барып кадалган ул сүзләр күңел төпкелендә сакланган. Бу хәлне әнинең иптәш хатынына сөйләдем. Ул бик озак эндәшми торды. «Нина минем гафу итәр, үз язмышың турында белергә синең хакың бар», – дип зур серне ачты. 


Ул чакта әнинең иптәш кызы Роза апа бер авылда фельдшер булып эшләгән. Төнлә ишеген какканнар. Күрше авылда бер хатынның йөрәк өянәге икән. Җигүле атка утырып бик тиз барып җиткәннәр. Хатынның хәле авыр икәнен күреп, аны район хастаханәсенә алып барырга уйлаганнар. Ә өйдә изрәп йоклап яткан бер яшьлек сабыйны карарга күрше әбине калдырганнар. Район үзәге ерак, ә авыруның һәр минуты санаулы. Яшь хатын хәленең авыр икәнен аңлагандыр күрәсең. Юлда барганда ике куллап фельдшер беләгенә ябышкан. «Мин үләм!  Сабыемны ал үзеңә, калдырма!», – дип ялварган. Хатын борчылмасын дип, ризалашкан.  Хастаханәгә барып җитү белән хатын үлгән. Әйткән сүзенән баш тарта алмаган Роза апа. Баланы урнаштыру юлы эзли башлаган, тик аны балалар йортына илтеп тапшырырга йөрәге җитмәгән. Үзенә алып кала алмаган, чөнки йөргән егете үксезне сыендырырга  кискен каршы чыккан. Шунда ул минем әти белән әнине исенә төшергән. Әни белән бер мәктәптә укыган булганнар. Әни укытучы, ул табиб булган. Институт  тәмамлагач, Роза апаны юллама белән авылга эшләргә җибәргәннәр. Әни шәһәрдә калган. Җитмәсә студент  чакта ук өйләнешкән әти белән әнинең балалары булмаган. Роза апа шәһәргә әнигә шалтыраткан. Сигез ел баласыз яшәгән гаилә өчен ятим бала тоннельдә якты ут кебек тоелгандыр, алар бик тиз ризалашканнар. Миңа гаилә җылысы биргәннәр. Чит баланы әби генә бик озак кабул итә алмый йөдәгән. Ул үз каныннан туган онык теләгән күрәсең. Әмма әти белән әнинең баласы булмаган. Роза апа кире шәһәргә күченгән. Мин белгәннән бирле әни белән  бик якын дуслар иде. Аларның уртак серләре дә булган икән. 


 Бу серне 35 яшемә җиткәч кенә белдем. Әмма әти белән әнигә мөнәсәбәтем үзгәрмәде. Алар минем бердәнберләрем.
–    Үз тамырларыгызны эзләп карамадыгыз, – дип кызыксынам. 
–    Ә нигә? Әни  үлгән. Әти дигән кеше күрәсең янәшәсендә булмаган. Мин шундый бәхеттә үстем, ул бәхетле хатирәләрне җимерәсем, анда читләрне кертәсем килмәде. Хәзер картайгач кына тамырларым турында уйландыра. Әмма бары эзләмим. Эзләсәм барысына да сөйләргә туры киләчәк. Ә минем бу серемне ирем дә, балаларым да белми. Ул үзем белән үләчәк. 

Ул ханым белән саубуллашкач  бик озак уйландым. Чынлап та ул тамырларны эзләүдән ни мәгънә соң?! Тапкан ана түгел, баккан ана диләр бит. Бәлки бу серне белергә дә кирәк булмагандыр аңа. Сер шуның өчен дә сер бит инде ул. Ачмас өчен...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар