Узган ел мин бик нык авырдым. Табиблар куйган диагноз хәтәр иде. Аны кабул итүе кыен булса да, язмышның бу сынавы белән аһ-зарларсыз гына килештем. Бу газапларның кайсы гөнаһым өчен бирелгәнен абайлый идем...
Узган ел мин бик нык авырдым. Табиблар куйган диагноз хәтәр иде. Аны кабул итүе кыен булса да, язмышның бу сынавы белән аһ-зарларсыз гына килештем. Бу газапларның кайсы гөнаһым өчен бирелгәнен абайлый идем...
Ике балабызны без бик авыр итеп, тулай торак бүлмәсендә үстердек. Бик кыен вакытлар иде ул. Мин декретта, иремне эштән кыскарттылар... Бөтен нәрсә кыйммәт... Хәтерлим әле, базардагы яшел алмаларга кызыгып, эх, шушыларны бер туйганчы алып ашасаң икән дип хыяллана идем. Алмаларны алсак та, без бары балаларга гына алабыз. Үзебезгә алар кимереп бетермәгән чүбе генә эләгә. Безнең бала арбасы да, баланы утыртып ашатырга урындыгыбыз да булмады (чөнки аларны алырга акчабыз да, куяр урыныбыз юк иде). Менә шундый чор иде ул, ни хәл итәсең...
Тора-бара тормышлар үзгәрде. Кибетләргә муллык килде. Без дә, ниһаять, тулай торак бүлмәсеннән котылып, фатирлы булдык. Ике балабыз да исәйделәр, укырга керделәр. Кибеттән пакет тутырып яшел алмалар алганда, гел теге вакытта шуларга кызыгып йөргәннәрем исемә төшеп, бүгенге тормышыма күңелем шатлана иде.
Шушы муллыкта, үз фатирыбызда бер кинәнеп бала үстерәсем килә башлады. Тулай торакта яшәгәч, ике баланы көн дә ваннада коендырып, иркен бүлмәләрдә тәгәрәтеп уйнатып үстереп булмады бит. Менә шулар барысы да күңелемдә төер булып калды. Тагын бер бала табып, тегеләренә бирә алмаганны аңа бирәсем, автомат кер юу машиналарында гына керләрне юып, краннан аккан кайнар суларда, ап-ак ванналарда баламны коендырып, йомшак келәм җәелгән иркен, чиста бүлмәләрдә мүкәләтеп, бәхетемә кинәнеп үстерергә иде дип хыялландым. Тугыз квадрат метрлы тулай торак бүлмәсендә үскән балаларым иркенләп мүкәли дә, тәгәрәшеп уйный да алмадылар. Кеп-кечкенә бүлмәдә суыткычы да, плитәсе дә, урамнан кергән аяк киемнәре, өс-баш та – барысы да шунда сыйган иде бит. Менә хәзер бала табып, аны матур коляскага салып, урамда бала арбасы этеп йөрисем килде. Ул баланы җайлы, матур урындыкларга гына утыртып, кибеттәге тәмле пюре, боткаларны гына ашатып үстерергә иде дип хыялландым.
Ул елны ураза җәйгә туры килгән иде. Минем яңарак кына дингә өйрәнеп килгән вакытларым. Ураза тотучылар белә: ул шактый авыр гыйбадәтләрнең берсе. Җәй көне көннәр озын. Ачыгудан, сусаудан тәмам хәлсезләнәсең. Өстәвенә, ачыксам, күңелем болгана башлый. Ул елны да шулай булды: көне буена күңелем болганып азапландым. Шикләнеп, врачка язылдым. Шигем дөрес – Аллаһы Тәгалә минем хыялларымны белгән, аларны чын итәргә булган иде.
Ләкин... бәби алып кайтасыбызны белгәч, ирем пыр тузынды. «Уйлама да! Шушы булган икесен әйбәт итеп үстереп бетерик әле! Минем тагын бер баланы үстерерлек көчем юк», – диде ул. «Тугач, без аны да бик яратачакбыз, тусын инде», – дип, көн-төн ялвардым мин аңа. Ишетергә дә теләмәде. Ахырда, без аерылышу чигенә барып җиттек. «Юк итмәсәң, мин китәм. Аңа исемемне дә, фамилиямне дә бирмим!» – дип янады ирем. Ә минем бу дөньяда аннан башка булышырдай беркемем дә юк иде.
Ирем мине көн дә абортка куды. «Алайса, ичмасам, ураза гына бетсен. Шундый изге айда моны эшли алмыйм», – дидем. Ә үзем көне-төне еладым да еладым. Мин инде ул баланы ярата башлаган идем. Менә бу урынга караватын куярбыз, бу урынга комод алырбыз, дип, күңелемнән барысын да барлап бетердем. Хәтта кибетләргә кереп, бала киемнәре, коляска караштырып куйдым. «Иремнең фикерен үзгәрт, бу баланың да тууын теләсен ул», – дип, Аллаһы Тәгаләгә күпме ялвардым...
...Миңа процедура көнен корбан бәйрәменең икенче көненә билгеләделәр. Бөтен мөселман дөньясы Аллаһы Тәгаләнең бәндәләргә күрсәткән мәрхәмәте өчен бәйрәм итте, ә мин, күз яшьләремне эчкә йотып, юка гына халаттан операция бүлмәсе янына барып бастым. Күңелемнән ул бала белән бәхилләштем, гафу итүен сорадым.
Процедура озакка бармады. Врач эшен бетерде дә мине күрше бүлмәдәге палатага чыгардылар. Эчемдә дә, күңелемдә дә, дөньяда да бушлык. Кап-кара бушлык... Төзәтә алмаслык хата эшләдең, дип, үрсәләнә-үрсәләнә җаным елады. Атлар-атламас кына, кап-караңгы өемә кайттым. Дөньям кап-караңгыга әйләнде.
Туган булса, хәзер аңа 15 яшь булыр иде инде. Кем булды икән ул, малаймы, кызмы? Чәчләре, күзләре нинди булды икән? Үскәч кем булган булыр иде? Боларның берсен дә белеп булмый инде хәзер... Элегрәк күңелемдәге бу гөнаһым бераз онытылып торган булса да, олыгайган саен ешрак искә төшеп, үзәгемне өзә. 15 яшьлек балаларга карыйм да, тумаган шул баламны сагынам. . Әллә ничек, томан булып кына күз алдыма килә ул. Тәне яралып җитә алмаганга шулай томан булып кына күренәдер, мөгаен.
Бу хакта иремә еш әйтәм. «Ник шул чакта сине тыңладым, ник үземчә эшләмәдем икән, – дим. – Күзең белән күргәч, яратмый кала алмаган булыр идең әле...»
Хәзер менә ирем тагын бер бала турында хыяллана. «Без карт бит инде», – дисәң, «Безнең яшьтә кемдер әле беренче баласын гына таба», – ди. Сәламәт кешеләр табадыр анысы.... Ул бит әле миңа нинди операция ясаганнарын белми, эчемдәге шешне генә алдылар дип уйлый. «Иреңә белдермә!» – дип кисәткән иде операция ясаган табиб. Инде бик-бик теләсәм дә, мин бала таба алмыйм. Ә ирем хәзер өзелеп-өзелеп өченче балабыз турында хыяллана...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк