Логотип
Күңелеңә җыйма

«Мин синең әниең кушканча яшәп арыдым...»

Берәүнең дә язмышы икенче кешенекенә охшамый.

Берәүнең дә язмышы икенче кешенекенә охшамый. 

Иркәнең гаилә тормышы башланган көннән үк сынауларга бай булды. Ире Айдар башта идеаль тормыш иптәше булып күренде. Ул игътибарлы, кайгыртучан һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер иде. Әйе, тыштан, читтән шулай күренә. Ә чынлыкта... чынлыкта аның шулкадәр дә әнисенә бәйле булуы ачыкланды.

Айдарны әнисе ялгызы гына үстергән: ире белән улы тууга аерылган, малай аны белмәгән дә. Әнисе аны кечкенәдән үк кырыс контроль астында тәрбияләгән. Ул улының күңеленә үзеннән башка беркемгә дә тулысынча таянырга ярамый дигән фикерне сеңдереп үстергән.

– Айдар, урамда салкын, иртәгә шарфыңны бәйләмичә чыкма! 

Ул көнне кичләтеп, алдан кисәтеп тормыйча аларның фатирына килеп керде дә, бусагандан ук улына кычкырды ул. – Ә монда нинди тәртипсезлек бу? Иркә, ни өчен коридор идәннәре пычрак?

Иркә гаепле тавыш белән аңлатырга кереште:

– Мин эштән әле генә кайттым гына, әни... Хәзер сөртеп алам…

Ләкин кайнана инде бүлмәгә узган иде һәм сүзен дәвам итте:

– Айдар, хатының өйне бөтенләй карамый бит! Ничек инде моңа юл куясың? Безнең өйдә һәрвакыт тәртип булды, үзең дә беләсең!

Айдар һәрвакыттагыча, дәшми генә читтәрәк басып торды: әнисе белән хатыны арасына керергә батырчылык итмәде. Моңарчы гел сабырлык сакларга тырышкан Иркә исә түземлегенең соңгы чигенә җитүен сизде.

Соңгы вакытта болай да авыр иде аңа, чөнки ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрлек якын кешесе калмады. Аны һәрвакыт яклап, аңлап торган бердәнбер якын кешесе – әбисе күптән түгел генә вафат булды. Әтисе белән әнисе, кыз кечкенә чакта ук авариягә очрап, икесе бергә һәлак булганнар  – ул әбисе белән генә үсте. Бер-берсенә шундый якын иде алар! Икәү бергә сөйләшкән сүзләр әлегәчә Иркәнең күңеленә җылылык бирә иде.

– Кызым, – дип әйтә иде әбисе, аның кулыннан тотып, – үз кадереңне үзең бел. Беркайчан да, беркемгә дә тормышың белән идарә итәргә рөхсәт итмә.

Кыз шулай яшәде дә. Айдар гаиләсенә килен булып төшкәнче нәкъ әбисе өйрәткәнчә яшәде.

Әбисенең үлеме кайнанасының кулларын да, телләрен дә чиште кебек: бер-бер артлы тавыш-гауга сәбәп чыгарып кына торды. Аерым яшәгән килеш әле бу! 

Ә беркөнне каенанасы Иркәне чын мәгънәсендә шаккатырды: ул аларны үзенә кунакка чакырды. Мондый хәлнең күптән булганы юк иде инде. Моңа иң сөенгән кеше Айдар булды бугай: аның иң зур хыялы – әнисе белән хатынын дуслаштыру иде. Иренең кәефен төшермим дип кенә барды кунакка Иркә. 

Ә кайнанасы чыннан да аларны көткән. Хәтта бәлеш тә салган. Аш-суга оста иде ул – анысына берничек тә тел-теш тидереп булмый. 

Ахырдан бик озаклап чәй эчеп утырдылар. Кайнанасы шулкадәр тыныч  – хәтта бу тынычлык куркыта иде. Ахыры нәрсә белән бетәр икән? Бәлки туганнары янында үзен шулай тотадыр, дип уйлады Иркә. Чөнки кайнанасы ул моңарчы бер тапкыр да күрмәгән ниндидер туганнарын да чакырган иде.

– Иркә, әбиеңнең квартирасы буш торудан ни файда? – дип сүз башлады каенанасы көтмәгәндә, яшьлек еллары турындагы унынчы истәлеген сөйләп бетергәч. – Мин инде анда кертергә кеше дә таптым.

– Мин бит анда беркемне дә кертергә җыенмыйм! – дип гаҗәпләнде Иркә.  –Бу хакта сүз дә булганы юк. Аннан әбинең кырыгы да җитмәгән бит әле.…

– Иркә, син бит минем сезгә һәрвакыт бары тик яхшылык кына теләгәнемне беләсең. Сиңа да, Айдарга да... Алай кырт кисмә әле. Бәлки бергәләп уйлашырбыз да уртак фикергә килербез? 

Каенанасы баллы тавыш белән сөйләде дә сөйләде. Аның бу тавышы Иркәнең күңеленә инде шом ук салды. Ул аны бүлдереп диярлек:

– Берәр нәрсә булдымы әллә? – дип сорады.

Кайнанасы турыдан-туры җавап бирүдән качты – ниндидер сәбәп табып, кухняга чыгып китте. Чын дөреслекне Иркәгә кайнанасының моңарчы сүзгә катышмыйча утырган туганнары ачты.

– Иркә, синең шундый киң күңелле булуыңа рәхмәт инде! 

Җизни дигән кеше аның җилкәсенә сөенеп сугып алды. 

– Инде синең квартираңда рәхәтләнеп яшәрбез! Чит кешенеке түгел, үзебезнеке, дип! 

– Ничек инде минем фатирда яшәрсез? – дип аптырап калды Иркә. – Ишеттегез бит, мин анда беркемне дә кертергә җыенмыйм!

Шунда ук кухнядан кайнанасы килеп чыкты һәм тагын да ягымлырак тавыш белән сүз башлады:

– Иркә, син, ахрысы, дөрес аңламагансың. Без бит инде синең белән килештек.

– Юк! Сез мине дөрес аңламагансыз бугай! 

Тавышын шактый күтәрүен Иркә үзе дә сизми калды:

– Әгәр инде кемгәдер нәрсәдер вәгъдә иткәнсез икән, аларны үз квартирагызга кертергә генә кала!

– Эх, син рәхмәтсез! – кайнанасының йөзеннән ягымлылык битлеге шунда ук төште. – Кара инде, еланны күкрәккә кысып җылытканбыз икән! Айдарга: «Ул сиңа тиң түгел!» – дип ничек ел әйтәм! Дөрес әйткәнмен!

Соңгы тамчы булды бу. 

Бу кичтән соң Иркә иренең ихтыярсызлыгына һәм кайнанасының басымына түзә алмады – аерылышырга гариза бирергә булды. Бу карарны кабул итү аңа җиңел бирелмәде, әмма ул башка чара күрмәде. Гариза биргәнче, ул Айдар белән тагын бер кат сөйләшеп карарга булды.

– Мин китәм, аерылам, – диде ул тыныч кына.

– Нәрсә? – Айдар, аптырап, урыныннан ук сикереп торды.

– Мин китәм, Айдар. Синең әниең кушканча яшәп арыдым. Ә син беркайчан да минем яклы булмадың. Һәм булмаячаксың да…

– Ләкин, Иркә, без бит гаилә! – Айдарның тавышы калтырап чыкты.

– Гаилә? – Иркә ачы итеп көлеп җибәрде. – Син моны гаилә дип атыйсыңмы? Әниеңнең рөхсәтеннән башка бер карар кабул иткәнең бармы? Ә мин инде  әниең белән көрәшүдән арыдым.

Аерылышуга бары тик кайнанасы гына сөенде. Ул килененең әбисеннән калган квартирада да, алар хәзер яши торган ипотекага алган квартирада да улының өлеше бар дип саный иде. Гаилә булгач,  уртак малның барысы да икегә бүленергә тиеш! 

Чын дөреслекне белгәч ул шаккатты.

Кодагыеның квартирасы – ә каенана аны инде үзләренә дә эләгәчәк табыш дип саный иде – тулысынча Иркәнеке булып чыкты. Акыллы әбисе беркемгә дә үз ниятләрен белдермичә, милекне алдан ук оныгы исеменә рәсмиләштергән булган – кыз кияүгә чыкканчы ук! Айдарның ул квартирага бернинди дә катышы юк, диделәр судта. «Син үзеңә генә түгел, документларның көченә дә ышан!» – дия иде әбисе Иркәгә. Менә нәрсәне күз алдында тотып әйткән икән! 

Судта Иркә үз хокукларын бернинди авырлыксыз яклый алды. Моннан тыш, ипотекага алган квартирлары да үзенә булачагына ышана иде ул, чөнки аның тәрбиясендә ике бала бар, ә закон бу очракта ана ягында була.

Ниһаять, барысы да тәмам. 

Хәзер Иркәнең тормышы инде үз кагыйдәләре буенча барачак. Һәм моның өчен ул инде беркем алдында да акланырга тиеш булмаячак. 

Ире генә кызганыч иде аңа: әнисе исән булганда үз бәхетен таба алмаячак ул.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар