Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин иремнең элеккеге хатынының кызын яратырга тиешме?

Үземнең тарихым белән сезнең белән бүлешәсем килә. Вакыт табып укысагыз, языгыз әле, сез ничек уйлыйсыз: ирем хаклымы икән, әллә минме?

Миңа хәзер 28 яшь. Ирем белән никах укытып бергә яши башлаганга 3 ел булды. Без әле законлы рәвештә өйләнешмәгән. Минем башта теләгем бик зур иде. Бөтен кызлар кебек ак күлмәк киеп, туйның түрләрендә утыру турында хыялландым. Хәзер бу хакта бик уйламаска тырышам инде. 

Ә ирем үзе башлап бу хакта ялгыш бер тапкыр да әйткәне юк. Аны да аңлыйм инде, чөнки мин аның инде өченче хатыны. Беренчесе белән бөтенләй аз торганнар, ул чакта берсенә – 18, икенчесенә 19 яшь кенә булган. Икесе дә бала-чагалар гына инде. Юктан гына үпкәләшеп аерылышканнар. Хатыны шул арада башка кеше белән танышып, аңа кияүгә дә чыгып куйган. Бик матур пар иде, дип әйткәннәрен хәзер дә ишеткәнем булды. Фотолардан гына күргәнем бар ул хатынын, башка шәһәрдә яши хәзер.

Икенче хатыны белән озаграк яшәгәннәр. Уртак балалары да бар. Әмма барыбер яшәп бетә алмаганнар. Кайсы гаепледер аерылышканга, әйтә алмыйм.  Элек хатыныдыр дип уйлый идем, хәзер инде белмим. Мөгаен, икесе дә гепледер. Андый вакытта бер генә кеше гаепле булмый диләр бит.  

Аннан менә минем белән танышты. Ничек шунда ук «әйдә, өйләнешик» дип әйтсен инде?! Тагын ялгышсам дип куркадыр дип уйлыйм. Шуңа күрә аны ашыктырмыйм да.

Икенче никахтан туган улына хәзер 8 яшь. Ирем аңа алимент түләп тора. Хатыны официаль рәвештә алиментка бирмәгән булса да, ул баланы без генә карыйбыз кебек тоела миңа кайчакта. Нинди уенчык сораса, шуны алабыз, үзен киендерәбез. Быел менә мәктәпкә керде – бөтен нәрсәне без алдык. Әнисенә аны җитәкләп мәктәпкә илтәсе генә калды. 
Ирем белән танышканга – 3 ел, ялга ничә барсак та, улын үзебездән калдырган юк. Әнисе монда бездән яхшырак ял итә әле, ә без атна буе икәү шул баланың кубызына биибез.
Алайга китсә, минем шимбә-ялларым да юк. Суд карары буенча, ул көннәрдә Каримчик бездә булырга тиеш. Ә иремнең үз бизнесы – күп вакыт ул бөтенләй ялларсыз эшли. Ул юкта баланы кем карасын инде – миңа кала. 

Каримчикны яратам дия алмыйм. Мин аны яратырга тиеш тә түгел дип саныйм. Әмма аңа карата үземне начар мөнәсәбәттә дип тә әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, ирем мине аны ярата дип белә. Каримчикның ялларга безгә килүен мин һәрвакыт бәйрәмгә әйләндерергә тырышам. Ул яраткан ризыкларны пешерәм, аңа берәр нәрсә алып куям.  Ишектән керүгә: «Миңа сюрприз бармы?» – дип сорый башлый үзе дә. 

Һәрхәлдә, әтисенә караганда мин ул бала өчен барыбер күбрәк эшлим. Кием-салым алу буенча да, туган көннәрен оештыру буенча да, бала өчен кызыклы булган берәр чарага алып бару буенча да. Әтисенең боларга бөтенләй вакыты юк. Хәзер инде ияләште: «Үзең кара инде... Синең барыбер яхшырак килеп чыга», – дип кенә әйтә.

Инде теге проблемага күчәм.

Соңгы вакытта Каримчик ялларга безгә килгән саен әтисен аптырата. «Апаны да алып килим әле! Икәү бергә килик әле!» – ди. Аңлавымча, тегесенең дә бик тә киләсе килә. 
Апасына инде 13 яшь, ул әнисенең беренче иреннән. Ирем белән икенче хатыны өйләнешкәндә, ул кыз кечкенә булган әле. Шуңа күрә иремә «әти» дип дәшкән. Хәзер дә телефоннан шалтыратканда «әти» дип сөйләшә. Үз әтисен белми дә бугай ул. 
Без бергә тора башлаганчы ирем ялларда аларның икесен бергә ала торган булган. Шуңа ияләшкән инде болар. Ә мин моңа каршы! 

Ирем белән соңгы вакытта гел шушы мәсьәләдә сүзгә киләбез. 
– Ул кызның безгә килүе сиңа нигә ярамый? Бала түгел бит инде ул, аның артыннан карыйсы юк, киресенчә, Кәримне карарга сиңа үзе ярдәм итә ала, – дип аптырый ирем. 

Ә мин менә теләмим! Иремнең баласын кабул итәм икән, мин аның элеккеге хатынының элеккеге иреннән туган баласын да кабул итәргә тиешмен дигән сүз түгел бит әле. Мин бит иремә хатын булырга телим, бушлай няня түгел. Ә мин әлегә үземне күбрәк шулай хис итәм.  

Иремә моны берничек тә аңлата алмыйм! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Кирәкме сиңа бу мәрәкә?Беркайчан яхшы булалмассың.Башыңны ал да,араңны өз.

    Хәзер укыйлар