Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин ялгыз түгел, мин ирекле!

Ни өчен кайбер хатын-кызлар 50 яшьтән соң гына чынлап яши башлый? Һәм ни өчен бу тормыш башкаларны куркыта?

Зөлфия бүген көне буе котлаулар кабул итте. «50 яшемне билгеләп үтмим» дисә дә, уздырды ул гомер бәйрәмен. Зурлап түгел, һәр елдагыча – эшкә үзе пешергән гөбәдия, алма пирогы, берничә төрле салат ясап алып барып хезмәттәшләрен сыйлады.

Бүген ул эшкә иң матур күлмәген киеп барды, чәчләренә прическа ясады, бизәнде-ясанды. Башкача булмый – чөнки туган көндә коллективта бар игътибар сиңа гына була. Зөлфия эшләгән конторада хезмәттәшләренең туган көне алдыннан 250 шәр сумнан акча җыялар, юбилей вакытларында бу сумма ике тапкыр арта – 500 гә күтәрелә. Җыелган акчага матур, зур чәчәк букеты сатып алалар, калган акчаны конвертка салып бүләк итәләр. Җитәкчеләре Асия Робертовна бар кеше алдында сине мактый, бары яхшы якларыңны гына телгә ала. Башкалар аның әйткән сүзләре белән килешеп, башларын кага, елмая, кул чаба. Чәчәк тапшыргач, барысы да сине килеп кочаклый, колагыңа матур теләкләр пышылдый. И-и-и...  Бу минутларда үзеңне чыннан да бик кирәкле, дөньядагы иң бәхетле кеше итеп тоясың. Икенче көнне, әлбәттә, бар нәрсә үз урынына кайта, кабаттан «соры тычкан»га әвереләсең, җитәкченең дә йөзе төкселләнә, мактау сүзләре урынына шелтә сүзләре ишетергә туры килә. Тормыш шулай дәвам итә. Берникәдәр вакыттан соң башка кешенең туган көне җитә, сиңа әйтелгән сүзләр, комплиментлар аның тарафына әйтелә...

Зөлфия эштән алып кайткан чәчәк букетын тәрәзә төбенә урнаштырды. Сентябрь җиле пәрдәне җилфедәтә, битенә салкын һава килеп бәрелә. 50 яшь… Бер уйласаң, тормыш башлана гына. Акыл кергән, йөрәк хисләре суынган, ялгышлардан ачы нәтиҗәләр ясалган. Зөлфия кулындагы телефонга килгән СМС- хәбәрләрне укырга кереште. Бер-ике сәгать эчендә дуслары, танышларыннан яңа котлаулар килгән: «Туган көнең белән, матурым», «Бәхетле бул, исән-сау яшә», «Дөньяның иң матур чәчәкләре сиңа». Дамир исемле бер танышы үзенчәлекле итеп котлап, «Яшьлекнең икенче сулышы башлансын!» дип язган. Зөлфия бу сүзләрдән елмаеп куйды. «Икенче сулыш» аның тормышында башланды инде, тулы канлы, чын тормыш!

20 яшьләрдә Зөлфия башкачарак иде. Гел ашыгып йөрде, ялгыз калудан курыкты. Кемнеңдер игътибарын яулап алырга, кемгәдер ошарга тырышты. «Ир булмаса, бәхет булмый» дигән уй белән яшәде. Бәлки моңа әнисенең катнашы бардыр. «Хатын-кыз бәхете ирдән, яхшы егетләр булганда кияүгә чыгып калырга кирәк», – дип тукып үстерде ул.

Мәктәпне тәмамлап бухгалтерлар әзерли торган техникумда укып йөргәндә юлында Салават исемле егет очрады. Зәңгәр күзле, сары дулкын чәчле, йөгерек телле егетнең колына әверелүен үзе дә сизми калды. Ике ел очрашып, дус булып йөрделәр. Бервакыт Салават аңа болай диде:

– Син артык күп уйлыйсың. Хатын-кыз артык акыллы булса, иргә авыр. Синең һәрнәрсәгә үз фикерең бар, кайвакытта кызларга бераз гына җүләр була белергә кирәк. Яныңда гел тик торсын, артык сорамасын, артык белмәсен...

Зөлфия шул вакытта каршы дәшмәде. Салаватны югалтудан курка иде ул. Кыз үз-үзен үзгәртергә сүз бирде.

Егет белән кыз арасындагы мәнәсәбәттә Салават баш иде, ул аны гел тәнкыйтьләде, кигән киемен, прическасыннан гаеп тапты. Дуслары янында да шелтә белдерә, тавышын күтәрә иде. Кыз аны артык яраткангадыр, гел башын иде, егет кушканын эшләде, шулай итеп үз-үзен югалтты. Ул чакта дәшми калу «хатын-кыз зирәклеге» кебек тоела иде аңа.

Кияүгә чыккач та Салават үзгәрмәде. Зөлфияне санламады, кичләрен эштән соң кайта, кайвакыт бөтенләй кайтмый да кала. «Иреңнең сөяркәсе бар» дигән сүзләр килеп иреште. Иренә шул хакта әйткәч, Салават кычкырып көлде генә: «Ышанма, минем беркемем дә юк», – диде. Зөлфия аңа ышанырга тырышса да, күңелендәге бушлык тирәнәя генә барды. Балалар тугач, Салават аның белән бер ятакта ятмый башлады, залга күчте. Яшь хатынга авыр булды, ирен югалтудан куркып яшәде, тешен кысып булса да түзде.

Иртән чәй әзерли, кич көлә, төнлә елый. Үзе өчен түгел, кемнеңдер күңеле өчен генә яши бит ул, балалары әтиле гаиләдә үссен, ди.

Балалар үсте. Көннәр айларга, айлар елларга үрелде. Ә Зөлфия һаман шул ук хәлдә: күбрәк эшли, азрак яши. Бермәлне көзге каршында туктап уйга калды: «Кем бу хатын? Нигә аның күзләре сүнгән?» Иркәләү көтми. Мактау ишетми. Ташлап та китмиләр үзен, дөрес яшәү өчен кирәген алып, җанын калдырганнар.

Бер кичне ул уянды:

– Мин арыдым, – диде.

– Нәрсәдән арыдың тагын? – дип сорады Салават.

– Үзем булмаган тормыштан.

Яңгырлы көзге бер көндә Зөлфия ЗАГСка аерылышу турында гариза илтеп бирде. Бу адым – капканы ачып чыгып китү түгел, күңелдәге үзеңне кире кайтару иде.

Бүген ул Зөлфия – 50 яшьлек хатын-кыз. Эше бар, балалары үскән, ипотека түләнгән. Сабырлыгы – алтынга тиң. Аны «түзәргә кирәк бит» дип юатырга кирәкми.

Бер ир белән танышып, кафеда утырганы булды.

– Син болай ялгыз йөрисеңме? – дип сорады яңа танышы.

– Юк, мин үзем белән йөрим. Һәрвакыт, – дип елмайды Зөлфия.

– Мин сине бәхетле итә алам, – дип дәвам итте сүзен ир кеше.

– Мин инде бәхетле. Ә син өстәмә булырсың. Тик бәхетемнең нигезе булырга теләсәң – ялгыш адрес.

Ир аптырады. Аңламады. «Мин сиңа ошыйммы, тагын очрашырбызмы?» – дип сорады.

– Мин үземне корбан итмим, – диде Зөлфия. Мин үзгәрергә теләмим.

Бер танышы да таныштырырга теләде аны:

– Бер егет бар. Яхшы кеше. Тик вакытлыча эшсез...

– Вакытлыча эшсез, даими эчеп ала, даими «башка гаепле» – кирәк түгел! Мин психолог та, спонсор да, «әни» дә түгел, – дип җавап кайтарды Зөлфия.

– Ирсез – димәк, бәхетле түгел... Хатын-кызга пар кирәк бит. Ялгыз бит син...

Зөлфия бу сүзгә җавапны күптән әзерләгән иде:

– Пар кирәк – тик йөк түгел. Миңа «ир булса ярар» дип түгел, «минем кебек уйлый торган кеше булса ярар» дип кирәк. Әле мин бәхетле. Мин ялгыз түгел – мин ирекле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Дорес, ирекле! Хатыннар бу яшьта бик матур яшилар узларе, ни теласа шуны узена булдыра алалар. Ирларне койлап арыган инде алар.

    Хәзер укыйлар