Мин тыныч кына ирем янына барып утырдым. Кайнанам шунда ук сериалының тавышын басты. – Миңа ярты елга командировка тәкъдим иттеләр, Ильяс...
(Ахыры. Башы укырга: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/min-bolai-iasarga-telamim-1
Ирем нидер әйткәнче, кайнанам сикереп урыныннан торды.
– Нинди командировка ул тагын? Кая бармакчы буласың? Ирле кеше командировкага йөримени?!
– Эштән барам, әни. Яңа офис ачарга баш бухгалтер итеп җибәрәләр. Шартлары бик әйбәт, мин аннан берничек тә баш тарта алмыйм. Мондый эшне теләсә кемгә тәкъдим итмиләр.
– Лилия, син нәрсә, акылыңнан яздыңмы әллә? – Ильясның күзләре шар кебек зурайды. – Ә мин? Ә әни? Безнең хакта уйладыңмы соң син?
– Ә нәрсә сез? Икәү бергә каласыз – бер-берегезгә иптәш. Син әлегә эш эзлә, ә әни, үзе әйтмешли, сине рухландырып торыр.
Елмаерга теләмәгән идем, тик үзеннән-үзе шулай килеп чыкты.
– Лилия! – кайнанамның тавышы күзгә күренеп кырысланды. – Яхшы хатын ирен авыр вакытта ташламый. Кешеләр синең хакта ни диярләр?
– Нинди кешеләр? Без бурычка акча алып торган кешеләрме? Әллә...
– Лилия, булды, җитте инде! – дип, Ильяс мине кочаклап алырга теләде. – Зинһар, кызма, нәрсә булса да уйларбыз. Мин Әмирдән азрак бурычка акча сорамакчы булам...
– Әмирдән дисеңме? Бирер дип уйлыйсыңмы? Ул бит болай да синнән өч айдан бирле бурычка алган акчаңны кайтаруыңны көтә! – дип көлеп җибәрдем. – Ильяс, йокыңнан уян инде! Тагын ай бетә, тагын фатирга түләргә кирәк. Тәмле ашыйсыгыз да килә... Ә синең һаман да диваннан торганың юк.
– Нигә аңларга теләмисең соң, бу бит вакытлыча! – диде ул. Үпкәләве бөтен кыяфәтенә чыкты. – Эштә кыскарту булганга мин гаепле түгел бит инде!
– Мин дә гаепле димим бит... Ләкин аннан соң өч ай узды бит инде! Өч ай! Шул вакыт эчендә нишләп нинди дә булса эш тапмадың соң син? Курьер, таксист, йөкче... Үзең теләгән эшне тапканчы эшләп торырга була бит!
– Ильясның нинди белгеч икәнен оныттыңмыни?! – дип ярсып кабынды кайнанам. – Ул бит теләсә кем булып эшли алмый инде!
Мин бу сөйләшүнең мәгънәсез икәнен аңладым.
– Ике атнадан китәм, – дидем аларга. – Коммуналкага түләргә акча калдырам. Калганын үзегез карарсыз... Әнинең пенсия алыр вакыты да җитә бугай. (Соңгысын юри әйттем – бездә, безнең хисапка яшәп, ялга барырга акча җыйганын беләм бит.)
– Лилия, син моны эшли алмыйсың!
Ильясның хәтта йөзе агарып чыкты.
– Нигә алмаска, бик алам. Мин инде ризалыгымны бирдем дисәм дә була. Инде китте дип санагыз. Мондый тәкъдимнән баш тартсам, мине барысы да җүләр диярләр.
Аннан соңгы ике атна тоташ талаш, елау, гаепләүләр, минем өстән туганнарга зарланулар белән узды… Кайнанам хәтта минем әнигә дә шалтыратты. Әмма әни мине яклады. Кодагыена ни дип җавап биргәндер, белмим, миңа ул:
– Дөрес эшлисең, кызым. Дөньяның бөтен ялкавын ашатып бетерә алмассың, үзеңне гаепле санама, – диде.
Чемоданым әзер иде инде. Китәсе көнне аны алдым да, шыпырт кына җыенып чыгып киттем – өйдәгеләр йоклап калды. Вокзалга барып җиткәч, кофе алдым. Поезд кузгалырга вакыт бар иде әле, азрак утырып тордым – иртәнге кофены тәмләп эчтем. Өстемнән тау төшкән кебек бер халәт иде миндә. Бик җитди карарны кабул иткәч, гадәттә, шундый хис кичерәсең бит. Ильяс уянды, ахрысы – телефоным өзлексез шалтырый башлады, ләкин мин җавап бирмәдем. Соңыннан бөтенләй сүндердем.
Ильяс беренче көннәрдә көн саен язды, гел мине гаепләде. Аннан сирәгрәк яза башлады – иң мөһимнәрен генә. Бер атнадан ул миңа: «Әни кайтып китте. Мин Әмиргә яшәргә күчендем. Фатирга кеше керттем – Әмир шулай тәкъдим итте», дип язды. Бер айдан:
«Доставкага эшкә кердем. Лилия, кайт, әйдә, барысын да яңадан башлыйбыз», – дип язды.
Мин җавап бирмәдем. Теләгем дә, аннан бигрәк вакытым да юк иде – башаягым белән эшкә чумдым. Ильясның үземә язмый башлавын да шактый вакыт узгач кына сиздем.
Өч айдан соң әни шалтыратты:
– Лилия, кызым, утыр әле, – диде.
– Нәрсә булды, әни? Авырмыйсыңдыр бит? – дим каушап.
– Юк, авырмыйм, кызым, борчылма... Бүген кодагый шалтыратты әле. Яңалык җиткерде менә – Ильяс өйләнә ди...
– Ничек өйләнә? Без бит әле аерылышмадык! – дим аптырап.
– Кодагый: «Лилия барыбер кире кайтмаячак бит инде, шулай булгач, нигә аны көтеп торырга?» – ди. Булачак хатыны начальнигының кызы, яшь кенә ди. Кодагыйның шатлыгы эченә сыймый: «Ниһаять, улым үзенә лаеклы хатын тапты!» – ди.
Мин ихластан көлеп җибәрдем. Кайнанамның (дөресрәге, элеккеге кайнанамның!) бу сүзләрне әйткәндә ничек итеп бәхетле елмаюын күз алдыма китердем... Безне чынлап та бик тиз аердылар – минем судка кайтып йөрүем дә кирәкмәде.
Ә ярты елдан соң миңа таныш булмаган номердан хәбәр килде:
«Исәнмесез, Лилия! Мин Алинә, Ильясның хатыны. Сездән киңәш сорыйсым килгән иде: ничек сез аның белән берничә ел яши алдыгыз? Әнисе безгә күченеп килде! Ярдәм итәм, ди. Мин бала көтәм – берәүне дә күрәсе килми торган вакытым. Токсикоздан интегәм... Нишләргә дә белмим. Ильяс ике ай элек эштән китте, тик торганнан бәйләнәләр, ди. Хәзер өйдә утыра, телефонда уйный, эш эзләргә уйламый да. Гафу итегез, язарга башка кешем юк, сез мине аңларсыз дип уйладым».
Мин аның хәбәрен берничә тапкыр укыдым, аннары гына җавап бирдем:
«Алинә, әле соң түгел – йөгерә-йөгерә качыгыз».
Күрше шәһәрдәге филиалыбыз бик әйбәт эшләп китте. Начальнигыбыз: «Калырга теләмисезме?» – диюгә, ризалаштым. Үткәннәр белән мине инде берни бәйләми иде бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк