– Тагын токмачмы? Җитмәсә, шундый юан-юан итеп кискәнсең. Аны соң азрак нәзегрәк итеп кисеп булмый идеме? Бүрәнә-бүрәнә бит.... Юк, улым, ашый алмыйм мин мондый ашны. Үзең беләсең, аш-суга бик талымлы мин... Кайнанам алдындагы ашлы тәлинкәне читкә этеп куйды.
Токмачны бик нечкә кисмим инде анысы. Кечкенәдән гадәтләнгән – әти шундыйны ярата иде. «Кибет токмачы кебек вак ясамагыз миңа», – дия иде.
Тик аш бит ашамаслык түгел – авылдан дәү әни биреп җибәргән тавыкны салып пешердем.
Күз кырыем белән генә иремнең реакциясен дә күреп торам. Җилкәсен кашып алды да, беребезгә дә карамыйча:
– Әни, син нәрсә инде… Ашап була бит. Лилия арыган ул, аның хәзер эшендә бик тыгыз вакыт – отчетлар бирә. Шулай бит, җаным? Бәлки сиңа ял алыргадыр? – диде.
Ял?! Ул хакта уйлар чакмени?! Өч өй элек Ильяс эшендә кыскартуга эләкте. Без хәзер өчәү минем утыз биш меңемә яшәргә тиешбез. Гади бухгалтерга шуннан артык түләмиләр.
Өчәү дим, чөнки ике атна элек кайнанам да безгә килеп төште. Имеш, авыр чакта улына терәк кирәк.
– Ильяс, нинди ял? – дим. Ачудан хәтта йодрыкларым йомарланды. – Берничә көннән кварплата түләргә икәнен онытмадыңмы? Син бер көн ансыз тора алмаган интернет та бушка эшләми!
– Лилия, әйдә, башлама инде... Әни ишетеп тора бит... Эш эзлим бит мин, эзлим!
Ирем ризасызлыгын инде яшерми дә иде.
Беләм мин аның ничек эш эзләгәнен. Чынлыкта ул тәүлекләр буе уен уйный. Көчкә оештырып, бер җиргә резюме җибәрде, инде шуннан җавап көтә. Бер урынга түгел, ун-егерме урынга җибәрергә кирәк аны, диюемне ишетми дә.
Сүзгә тагын кайнанам кушылды.
– Борчылма, улым, барысы да җайланыр. Әтиең дә туксанынчы елларда ярты ел эшсез утырды, түздек бит. Дөрес, миңа ул вакытта өч эштә эшләргә туры килде... Тик синең хатыныңны минем белән чагыштырып булмый шул…
Аннан миңа борылды. Тавышы шунда ук үзгәрде, кырысланды:
– Мин бераз ятып алам әле. Синең сүзләреңнән башым чатный. Савыт-сабаңны ю, кухняны җыештыр. Мондый пычраклыкта яши алмыйм – үзең беләсең, аллергия миндә.
Аның бөтен нәрсәгә аллергиясе бар: тузанга, химиягә, кер юа торган машина тавышына, минем хушбуйларга, күрше мәчесенә… Сериалларга һәм бәлешкә генә юк – аынсын көн дә пешертер иде.
Табынны җыештырдым, идәнне тиз генә сөртеп алдым. Ильястан «ярдәм итимме» дигән сүз булмады – телефонына текәлгән. «Эш эзлидер» мөгаен…
Йокы бүлмәсенә кереп, чишенмәгән дә килеш караватка аудым. Шулкадәр арганмын... Иртәнге алтыда торып өч кешегә ашарга әзерлим, аннан эшкә йөгерәм – сигез сәгать буе чит кеше акчасын саныйм. Өйгә кайтышлый көн саен кибеткә керәм – инде ике атна кайнанамны сыйлыйм бит. Ильяс белән икебезгә кайчак кибет пилмәне дә алгалыйм, ә әнигә ярамый. «Пилмәнне үзең ясарга кирәк, магазин пилмәненең тәме юк, акча әрәме генә», – ди. Үзем ясаган тәмлерәк икәнен бик беләм дә, тик аның өчен вакыт кирәк бит... Өйдә кайтып керүгә икенче смена эш башлана: тагын ашарга пешерү, җыештыру, кер үтүкләү...
Ләкин иң авыры – аның миңа карашы иде.
Кичә кич, душтан чыкканда, сөйләшүләрен ишетеп алдым. Мине ишетми дип уйладылар инде.
– Әни, Лилиягә бик каты бәрелмә әле. Аңа бәлки чынлап та авырдыр? – ди Ильяс.
– Ильяс, көлдермә әле, – дип шунда ук каршы төште кайнанам. – Мин аның яшендә өч бала үстерә идем инде. Шуның өстенә хуҗалык тарттым, бакча, мал-туар… Ялгыш та зарланмадым! Ә аның авыр, ардым дип әйтерлек нәрсә эшләгәне бар? Эше – утырып эшли торган эш, бала-чагасы юк, әллә нәрсә пешереп тә кинәндерми. Син аны иркәләп бозып бетергәнсең – тәмам башыңа менеп утырган. Әнә абыеңның хатынына – Рәмзиягә кара! Пешермәгән нәрсәсе юк – ресторан кебек әзерли. Ә синеке – зарлана гына белә.
Аның сүзләрен ишетмәс өчен тизрәк үзебезнең бүлмәгә кереп киттем. Караватка барып капландым да, рәхәтләнеп еладым. Елап аргач, ваннага кереп битләремне юдым да, кухняга чыктым – кичке ашны пешереп бетермәгән идем әле. Чебен дулап тәрәзә вата алмый бит инде.
Иртән эшкә килүгә мине начальник үзенә чакырды.
– Лилия, мин сезне бик күптәннән күзәтеп йөрим, булсын дип тырышып эшлисез. Баш бухгалтырыбыз да сезне бик мактый, – диде ул. – Сезгә бер тәкъдимем бар иде. Җавапны хәзер үк бирергә ашыкмагыз, башта ныклап уйлап бетерегез. Без башка шәһәрдә филиал ачарга җыенабыз. Баш бухгалтер кирәк. Аннан эзлисем килми, ышанычлы кеше булсын иде дим. Сезгә тукталдым... Ким дигәндә, ярты елга барырга кирәк. Эшләрне җайга салганчы шуның кадәр вакыт җитәр дип уйлыйм. Хезмәт хакы мондагыдан өч тапкыр күбрәк булачак, командировочный да түлибез, торырга квартира да үзебез табабыз. Анысы да безнең хисаптан булыр... Кызыкмы бу сезгә?
Кызык кынамы соң?! Мин мондый вакансия турында хыяллана да алмый идем бит.
– Кайчан китәргә кирәк? – дип кенә сорый алдым.
– Ике атнадан. Уйлагыз. Иртәгә җавап көтәм.
Аның кабинетыннан чыкканда миннән дә бәхетлерәк кеше юк иде – кая басканымны да белмәдем.
Кич өйгә кайтсам, шул ук манзара: Ильяс диванда ноутбугына капланып утыра, әнисе чираттагы сериалын карый, кухняда тау кадәр юылмаган савыт-саба өелгән.
– Лилия кайтты! – дип наушникларын салды Илья. – Әнинең ашыйсы килә анда... Берәр нәрсә пешерәсеңме?
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк