Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин аны һаман да сагынам...

Беренче мәхәббәт... Ул һәркайсыбызның күңел түрендә яшидер. Гел димим, әмма кайчак үзәкне өзеп сезнең дә искә төшәдер.

Гел димим, әмма кайчак үзәкне өзеп сезнең дә искә төшәдер. Кем беләндер сөйләшкәндә, аныкы кебек исемне телгә алганда, икегез бергә булганда тыңлаган берәр җырны ишеткәндә, икәү бергә булган урыннардан кабат узганда... Яки өйне җыештырганда ул кайчандыр бүләк иткән берәр нәрсә килеп чыкканда (сакласаң да, әллә ничек, ташласаң да – кызганыч). Хатирәләр бик кызык бит алар: ниндидер бер мизгелдә калкалар да чыгалар. Көтмәгәндә, уйламаганда! Син күптән оныттым дигән чакларны да алар сиздермичә генә саклый. Болай гына да түгел, ничектер кадерләп саклый. Бөтен нечкәлекләре белән! Ниндидер без аңламаган гаҗәеп бер күренеш инде бу. 

Минем дә беренче мәхәббәтем белән бәйле хатирәләрем бар. Бер уйласаң, шулай гомер буе күңелемә кереп калырга да тиеш түгел иде инде ул минем. без бит нибары ике ай гына очраштык. 

Әнинең бертуган апасы безнең шәһәрнең икенче ягында яши иде. Ул кияүгә чыкмаган, берүзе генә тора, ә мине үз кызы кебек күрә иде. Аның янына кунакка барырга ярата идем. Әнигә түгел, нәкъ менә аңа бөтен серләремне сөйли идем. Ул тыңларга да вакыт таба, ниндидер киңәшләр дә бирә. 

Алмаз аның бер якын дус кызының улы иде. Ул да Алма апа янына килергә ярата икән. Бер баруымда шулай очраштык. Әниләре белән дачадан кайтканнар да, бер чиләк карлыган китергән. Алма апа аны ишектән генә борып җибәрмәде, бүлмәгә узарга чакырды, чәй әзерләргә тотынды. 
Ә без... без шундук әллә кайчангы танышлар кебек сөйләшеп киттек. Аңа гашыйк булганымны ул китүгә аңладым. Югыйсә ул миннән бер яшькә кечерәк тә. Бу вакыт миңа – 17, ә аңа 16 яшь иде. Иң кызыгы – без икебез дә бер мәктәптә укыйбыз булып чыкты. Әллә никадәр уртак танышларыбыз бар икән, тик ничектер моңа кадәр бер-беребезгә игътибар ителмәгән. Кызлар, гомумән, үзләреннән түбәнрәк классларда укучы малайларны белми бит алар. 

Без Алмаз белән аралаша башладык. Берничә тапкыр икәү кинога бардык, паркта мороженое ашап утырдык, икәү әллә никадәр җыр тыңладык... Җитәкләшеп күпме урамнар буйлап йөрдек... Ул мине үзләренең дачаларына да алып барды. Алмалары бик күп булган иде аларның ул елны. Мин әнисенә киптерергә алма турарга да булыштым әле. 

Укулар башланды. Беренче атнада Алмаз мине көн саен дәресләрдән соң өйгә кадәр озатып кайтты. Бер көнне мин аны өйгә дә чакырдым. Дөресрәге, әни чакырды. «Коймак пешергән идем, кереп чәй эчеп чыгыгыз», – диде. 

Ә аннан ул кинәт үзгәрде, мәктәптә яныма килми, дәшми, шалтыратмый... Мин шалтыратсам, алмый. Аны эзләп, хәтта өйләренә дә бардым. Өйдә икәнен белә идем, тик әнисе: «Алмаз чыгып киткән иде шул», – диде. 

Ул чакта ниләр кичергәнемне Алма апа гына белде. «Тот та башка берәрсе белән очраша башла, кемне югалтканын аңласын Алмаз», – диде ул миңа. Үзебезнең класстагы бер малай күптән артымнан йөри идем – Алмазга үч итеп аның белән дуслаштым. 
Әмма күңелемдә Алмазга булган яратуны, мәхәббәтне үтерү өчен миңа ике ел кирәк булды әле. Еракта, бәлки, онытырмын дип, укырга башка шәһәргә китеп кердем. 

Ноябрь бәйрәмнәрендә өйгә кайтуга Алма апага йөгердем. Мин әнине генә түгел, аны да бик сагына идем. Ул әле эштән кайтмаган иде. Үз ачкычым белән ишекне ачып кердем дә, аңа сюрприз ясыйм әле дип, чәй әзерләргә керештем. Шул вакыт ишектә звонок. Барып ачсам – Алмаз басып тора!

 Икебез дә аптырап калдык бугай. Аннары мин аны эчкә узарга чакырдым. Азрак сөйләшеп утырдык. Юк-барны инде: кем кайда, нәрсә эшли. Аны тиздән солдатка алалар икән. 
Шулай сөйләшеп утырган җирдән ул кинәт бүленеп:
– Ничек уйлыйсың, мине кызым армиядән көтәрме икән? – дип сорады. 
– Әгәр ярата икән, нигә көтмәсен, көтәр, – дим. 
– Яратамы-юкмы икәнне ничек белергә икән соң? – ди. 
– Соң үзеннән сора, – дим. 
Ә ул тотты да: 
– Син мине яратасыңмы? – диде.
Шок хәлендә калдым. 
– Сиңа карата күңелемдә симпатия бардыр, әмма юк, мин инде сине яратам дия алмыйм, – дим. 
– Ә мин сине һаман да яратам! – диде ул.

Минем буам ерылды: аның белән дуслашырга теләп, артыннан йөргәнемне, кимсенгәннәремне, үпкәләремне – барысын-барысын сөйләдем. Аңа багышлап хәтта шигырь язган идем. Дус кызым аша тапшырдым, ә Алмаз  аны малайлар белән көлә-көлә укыган...
– Мин ул чакта җүләр булганмын, – диде ул.
Тавышы да, күзләре дә шундый моңсу иде аның. 

Соңгы тапкыр ачыктан-ачык сөйләшү булды бу безнең. 2012 елда мин кияүгә чыктым. Алма апа аша аның да йөргән кызы барын белә идем. 2016 елда, шул кызы белән нәрсә өчендер сүзгә килеп, ул үз-үзенә кул салды... 

Берничә ел узгач, интернетта мине уртак бер дустыбыз эзләп тапты. Үткәннәрне искә төшердек. Алмаз турында да сүз чыкты. Һәм шунда ул миңа: «Алмаз чын-чынлап сине генә яратты. Әмма үзен сиңа тиң санамады, аңа миннән яхшырак кеше кирәк, минем белән бәхетле булмаячак ул, дия иде. Шуңа күрә синең белән араны өзде дә»,  – диде. 

Алмаз дөньядан киткәнгә инде 8 ел. Безнең очрашуларны һаман да сагынып искә алам. Андый чакларда миңа шундый моңсу була... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар