Логотип
Күңелеңә җыйма

Миңа синең догаң кирәк...

Көн саен булмаса да, көн аралаш шалтыратып, Фәния апасына әллә ниләр әйтеп бетерде Фәнисә. Акча өчен генә алып киттегез, әнинең акчасына ашап ятасыз, әнинең акчасына киенәсез, кебек нахак сүзләр яудырды. Нигәдер әнисе китәр, акчасы калыр дип уйлаган иде ул...

Картайды әниләре...

Инде ничә ел буе төпчек улы белән яшәгән карчыкны моннан соң ир кеше карый алмый иде. Төп йортта килен булса бер хәл дә... Рамил өйләнмәде шул. Илле яшенә җиткән ир, апалары була торып, әнисен карап яши алмый, дип хәл иттеләр.

Өч малае, ике кызы бар иде Мәфтүха апаның. Олысы Фәния кияүгә чыккач та Түбән Новгород өлкәсенә китеп барды да, шунда төпләнеп яшәп калды. Ә менә икенче кызы Фәнисә Мәфтүха апаның юанычы булды. Якында булгач, ике арада йөреп кенә торды кызы. Район үзәгендә генә яши ул. Бер үзбәк егетенә кияүгә чыккан иде, ул кул уйната башлагач, аерылды Фәнисә. Үзбәктән бер улы туды. Шул балаларына ярдәм итәбез дип, Мәфтүха апаның да, ире Зиннәт абыйның да бөтен пенсиясе дә, ите-сөте дә Фәнисәгә китеп барды. Оныклары Фәрхәт тә әби-бабайда еш кунак була иде. 

Ялгыз калды дип, Фәнисәгә яңа йортны да әти-әнисе күтәреп бирде. Акчасын гына биреп калмады, авылда сатыла торган бер таза гына йортны икесе сүтеп, машинасын табып, район үзәгенә алып барып икесе күтәреп тә бирделәр. Ел саен бер үгезне Фәнисәгә багышладылар. Кыскасы, ризыктан өзмәделәр кызларын. Зиннәт абый үлеп киткәч тә Фәнисәгә ярдәм итү гадәте дәвам итте. Мәфтүха апа Рамилнең азмы-күпме хезмәт хакына яшәде үзе, икесенә шул җитеп барды.

Инде менә Мәфтүха апаны карарга кем алыр дигән сорау тугач, бертуганнар берьюлы Фәнисәгә борганнар иде башларын. Бу кадәр игелек күргәннән соң ул тиеш тә тиеш инде әнисен карарга. «Бездә өй дә салкын, сыер ите ашамыйбыз, ауда аткан порши ите ашыйбыз, әнигә ярамый ул», – дип кырт кисте сеңелләре. Ул вакытта бер аучы чирмешкә кияүгә чыгып яши иде. 

Мәфтүха апаны олы кызы Фәния алып китте. Туган авылыннан елап аерылса да, «үзем карыйм әнине», дип ашкынып торучы булмагач, шул кызына күченеп китәргә мәҗбүр булды карчык. 

Мәфтүха апаның пенсиясен Түбән Новгородка күчергәч, тавыш куптаручы да Фәнисә булды. Әтисе үлгәннән соң да әнисе аңа бөтен пенсиясен биреп бара иде бит. Иркендә яшәде Фәнисә. Абыйсы белән яшәгән әнисенең пенсиясен алырга читенсенмәде дә, оялмады да. Хезмәт ветераны исеме булган әнисенең пенсиясе бик яхшы иде шул. Ә хәзер аны апасы үзләренә күчерде...

Көн саен булмаса да, көн аралаш шалтыратып, Фәния апасына әллә ниләр әйтеп бетерде Фәнисә. Акча өчен генә алып киттегез, әнинең акчасына ашап ятасыз, әнинең акчасына киенәсез, кебек нахак сүзләр яудырды. Нигәдер әнисе китәр, акчасы калыр дип уйлаган иде ул...

Тәмам бозылды хатын. Гел начарлык кына күреп, эченнән кайнап йөри торган булды. Бердәнбер улы белән дә талашып бетте. Укуын ташлап, өченче курстан армиягә китеп барды Фәрхәт. Аннары контракт буенча – Екатеринбургта хезмәтен дәвам итте. Улын түләп укыткан акчалар да җилгә очты. Улы белән аралары бөтенләй өзелде. Шалтыратып хәл белмәс булды Фәрхәт. 

Фәнисә үзе дә апасына шалтыратудан туктады. Сирәк кенә йомышы төшеп хәбәргә керсә, әнисен туган көне белән котларга шалтыратса гына сөйләшеп ала иде. Анда да гомере буе җыелып килгән үпкәсен апасына бушатты. Фәния апасы кайвакыт елый башлап трубкасын да куя иде. Андый чакта да тынычланмыйча яңадан шалтыратып әйтәсе сүзен барыбер әйтеп бетерә торган булды. 

Ә әнисенең хәлен белергә бер тапкыр да барып карамады. «Бер килеп күренегез», – дип, ничә тапкыр шалтыратты апасы. «Акчам юк, сез акчага күмелеп яшисез, әнинең пенсиясе дә сездә», – дип, бер тапкыр да барып карамады туганнары янына. Сигез ел узды шулай... 

Бер көнне Фәрхәт шалтыратып, үзенең хәрби операциягә китәсен хәбәр итте. Озаклап сөйләшеп тормады улы, җай чыккач тагын шалтыратырга ышандырды. Улы белән сөйләшеп бетерүгә Фәнисә яңадан кулына телефон алды. «Апа...» – дип дәште ул сигез елга беренче тапкыр. Шул мизгелдә күзеннән яшь акты. «Әни белән сөйләшим әле, бир трубканы», – дип дәвам итте сулыш алгач. Карт әнисенә Фәрхәтнең кайда икәнлеген әйтмәсә дә туксан яшенә җитеп килүче карчык кызының тавышыннан ук нидер булганын сизеп алды. 

Ул көнне Фәнисә башта әнисе белән бик озак сөйләште, аннары апасы белән... Улы өчен борчу-хәсрәтләрен иң якын кешеләре белән бүлеште, бер теләктә, бер догада булдылар. Бер ел тирәсе аралашкач, апасына операция билгеләделәр. Ул хастаханәдә ятканда, аннары тернәкләнү узганда карт әниләренең кем белән яшәп торасы хәл ителмәгән икән бит. Ике дә уйламыйча: «Әни, мин сине үзем алып китәм, син миңа шундый кирәк, миңа синең догаң кирәк», – дип ялынды Фәнисә әнисенә. Ерак юлга чыгарга каршы булса да, ана күңеле риза булды. Туган ягына кайтырга, шул һаваны суларга гаҗиз булып ничә еллар читтә яшәгән карчыкның үзенең дә кайтасы килә иде бугай. 

Сигез ел олы кызы Фәниядә яшәгәннән соң Мәфтүха апа туган ягына, кече кызына күченеп кайтып китте. Фәнисәгә берни кирәк түгел иде. Пенсиясеннән дә баш тартты. Бары тик әнисе янәшәсендә яшәсен дә, догада булып, улы исән-сау кайтсын... Бер атнадан Корбан гаете җитте. Чалган корбаннардан аш уздырып, Коръән укытып мәчеттән кайтып кергән Фәнисә әнисенә аш бүлеп йөри... Ишек ачылып киткәнен ишетеп борылып караса, тупсаны атлап улы Фәрхәт кереп бара иде...

Фото www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар