Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызымның яшьлеге әрәм узды...

Бердәнбер балабыз – кызыбыз өйләнгән иргә гашыйк булды. Озак еллар сөйләми йөрдем, хәзер бер бушанасым килә...

 

Бу хәл кеше баласында булса, ике дә уйламыйча үзем дә гаепләр идем. Ничек шулай яшәп була, ата-анасы кая караган, оятсызлык, дияр идем. Ә менә үз башыңа төшкәч, башкачарак карыйсың икән. Бердәнбер балабыз – кызыбыз өйләнгән иргә гашыйк булды. Озак еллар сөйләми йөрдем, хәзер бер бушанасым килә...

Әйе, тәрбиям җитмәгәндер, берәү генә булгач, артык узындырып үстергәнбездер. Нәрсә теләсә, нәрсә кирәк булса, барын да алып бирдек, мохтаҗлык күрмәде. Теләгән уку йортына укырга керде, биш ел буе түләп укыттык. Укып бетергәч, кеше фатирында яшисе килмәде, үзенә алдык. Авырлык белән булса да, кредитын түләп барабыз, булышабыз. Кеше берничә баласына ярдәм итә, күз карасыдай бер кызыбызга да ярдәм итмәгәч... Читтән карап торышка узыну кебек булгандыр, бәлки, әмма без моны бары тик балабызны бәхетле итү теләгеннән эшләдек, кулыбыздан килгәнчә. 

Очны очка ялгап, кызыбызның бөтен әйбере булсын дип тырышу – борчу булмаган икән әле ул. Бер өйләнгән ир белән очрашып йөри башлады. Җитмәсә, баласы бар! Бер дә кияүдә булмаган, баласы булмаган кызыбызның болай йөрүенә бик борчылдык. Ләкин ул шулкадәр гашыйк иде! «Әни, миңа беркем кирәк түгел, аны гына яратам», – дип әйтүләре белән үз ягына авыштырды да куйды. Кызгана башладым. Аңларга тырыштым. «Йөргән кызы балага узгач кына өйләнгән ул, бала хакына. Яратып та түгел. Барыбер бәхетле була алмаган. Аерылырга тели», – дип, өметләндерде кызыбыз. 

Тормышта төрле хәлләр була. Безнең заманда аерылышкан парлар аз түгел. Димәк, безнең кызга аерылган ир насыйп булыр, ни хәл итәсең, дип тынычландырырга тырыштым үземне. Баласы булган ир белән яшәве бер дә җиңел булмаячагын аңлый идем. Бер мәшәкате дә булмас кебек тоела ул башта. Яши башлагач, һәр әйбер шул балага барып төртеләчәк, кызымның барыбер тынычлыгы булмаячак икәнен аңласам да, аның «яратам» диюләре барыбер өстенрәк булды. Күндек...

Менә аерылыша, менә аерылыша, дип көтә торгач, еллар узды. Егет белән кыз кебек авылга да кайтып йөрделәр, сүз әйтмәдек. Кешегә булачак киявебезнең өйләнгән икәнен дә, баласы булганын да әйтеп тормадык, әлбәттә... Ә теге ирдә йә фатир проблемасы, йә баласы авырый, йә эшенә зыян килә. Көттек тә көттек. Һич кенә дә аерылышмый бит хатыны белән. Кызыбыз ашыкмады: «Бәйләнмәгез инде, әни, үзебез беләбез», – диде. Инде әйтәсе әйтелгән, үгетлисе үгетләнгән, бездән берни тормый иде. 

Вакыт узганын сизмисең икән. Бер көнне кызым белән сүзгә килдек. Отпускка да кайтмаска булды. Теге ир шәһәрдә булгач, аны калдырып китәргә теләми, имеш. «Туктале, кызым, шул кешенең көен көйләп ничә ел яшисең, уйлап кара әле, тормышың кая бара?» – дидем. Үпкәләде, елады. Тынычлангач, сөйләштек. Чыннан да, санап карасаң инде биш ел узган, гел ышандырып йөри. Әрәмгә узган биш ел! Бу гомер эчендә икенче бер яхшы кеше табып, ике бала табарга була иде! Әни, дөрес әйтәсең бит син, шулкадәр вакыт узган, әле дә гаиләсеннән аерыла алмый, диде кызым. Баласы мәктәпкә бара инде...

Ничектер шул вакыт күзләре ачылган кебек булды кызыбызның. Икенче көнне үк очрашып, араларны өзгән. 

Ул ир кызыбызны җибәрергә теләмәде. Гафу үтенде, гел шалтыратты, язды. Очрашырга теләмәгәч, безнең янга авылга да кайтты. Өйгә кертмәдек. Урамда сөйләшкәннәрен тыңлап тордым. «Синнән башка яши алмыйм, гаиләне дә ташлый алмыйм», – дип ялына. Рәхәткә чыккан! Үзе теләгәнчә яшәп тик йөри. Аңа гына рәхәт булсын. Ике хатынны алдап яшәгәнен белми диярсең...

Шуннан соң аралары өзелде, Аллага шөкер! Котылдык дип йөргәндә инде кызыбызга 27 яшь тулды. Теге кабахәт, беләсезме, нишләгән? Барыбер хатыныннан аерылып бер яшь кызга өйләнгән! Өч айдан соң! Менә нәрсә дип әйтәсең инде?! Моны белгәннән соң кызыбызда бик нык депрессия булды. Борчылма, котылуыңа сөен, дидем. Шул килеш тагын да күпме очрашып йөрер иде әле. Бер нокта куелачак иде бит инде бу мөнәсәбәтләргә. Ярый әле шулай булып бетте.

Кызыбыз өч ел беркем белән дә очрашмады. Ялгыз кала дип курка башладым инде. Ул вакытларны искә төшермәскә тырышабыз. Шулай да, ник риза булдыгыз шулай йөрүемә, дип әйткәли. Яшь гомере заяга узды. Үзенә пар таба алмавының сәбәбен үзеннән күрә, аңлый. Кеше өлешенә кергәнгә күрә бәхетсез инде мин, ди. Мин ышанам әле, үз насыйбын табар. Үз хатасын таныды, тәүбәгә килде. Яшьлеген генә кире кайтарып булмый...

фото pxhere.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар