Логотип
Күңелеңә җыйма

Кызыклы еллар, кызыклы шехесләр-2

Өстемә бозлы су койгандай булды. Ничек тә үзебезнең районга укытырга кайту хәстәрен күрергә кирәк!

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/mahdiev-xaer-fatyixasy-belan

«Эльмигга апа, сезне чакыгалаг...»

Бәйрәмнәр узгач, дулкынланып редакциягә киттем. Кабул итү бүлмәсендә секретарь Гүзәл ягымлы елмаеп каршылый. Никтер ул миңа нәрсәнедер яшерә сыман... Роза Хафизова кабинетына узам.

– Әйдә уз, Эльмира, утыр әле, – дип, ул мине җитди сөйләшүгә әзерли сыман. – Эш менә болайрак тора бит...

Редактор да нәрсәнедер суза сыман. Бу мизгелләр сәгать кебек тоела.

– Безнең егетләр башка кешене эшкә алырга вәгъдә биреп ташлаганнар... аның гаиләсе дә бар икән...

Өстемә бозлы су койгандай булды. Ничек тә үзебезнең районга укытырга кайту хәстәрен күрергә кирәк! 

Ә Роза апа – оста психолог! Мине юатып, тынычландырып җибәрмәкче. Ул әйткәннәргә эчтән генә карышып утырам. «Безгә язып торырсың» (яздым, ди!), «укытудан курыкмаска кирәк» (кем курыккан әле!), «синең өчен әйбәт тәҗрибә булачак» (каян беләсез сез!), «мин үзем дә Төмәндә укытып кайттым» (Төмәнгә китмәм инде!)...

Минем башта исә: «Әти белән әни РОНО аша вызов ясатсын, бүген үк хат язып салам! Юк, переговорныйга барам. Распределениегә чаклы килеп җитсен берүк!» дигән катгый карар бөтерелә.

Пәнҗешәмбе диплом җитәкчесенә бара торган көн. Мөхәммәт абый дипломга кагылышлы фикерләрен әйтә дә «Ялкын»га урнашу-урнашмау белән кызыксына. «Анда башка кешене алганнар», дим. Җитәкчемнең исе дә китмәде. «Радиодан Рим Кәрим чылтырата. Бәлки, анда барып караргадыр? Турлар аша узарга туры килә. Синең тавыш ярыйсы кебек», – ди. «О! Юк инде! Мин үзебезгә кайтам!» дип уйлап куям. Мөхәммәт абый үзеннән диплом язган Илгизәргә дә, Халиткә дә эшләр тәкъдим иткән. Менә шундый җитәкче.

...Атна-ун көн узды. Актаныштан РОНО мөдире Әхсән Шакиров имзасы белән чакыру да килде. Распределение дә булды. Кем кая китәсе якынча билгеле. Бүлмәдәш кызлар кайсы читалкада, кайсы кинода. 

Тулай торактагы ул ял көнендә мин берүзем бүлмә җыештырып йөрим. Ишек шакыйлар. Барып ачсам – 3 нче курста укучы Газинур Моратов басып тора. (Әйе, әйе, шагыйрь Газинур Морат! – Э. З.) Без инде 5 нче курслар, үзебездән түбәннәргә бала-чага итеп өстән генә карыйбыз. Группадашым Камәрия белән бер мәктәптә – Әлмәт районы Кәшер мәктәбендә укыган Атлас Гафиятов (бүген ул «Татарстан яшьләре»нең баш мөхәррире – Э. З.) журналистика бүлегенең 1 нче курсына укырга кергәч, безгә гел «апа» дип кенә эндәшеп йөрде. Без инде зурлар – 3 нче курста укый идек. Җитмәсә, Атласларның комсомол секретаре булган әле Камәрия! Атлас әле укый гына башлаган мәлендә Октябрь бәйрәме белән котлап, безгә открыткалар язып кертте. «Кадерле Камәрия апа!» Кадерле Эльмира апа!» дип башланып киткән котлауга «укуда уңышлар, корычтай сәламәтлек телим» дигән сүзләр дә өстәлгән иде... 

Газинурга да өстән генә, «Ни йомыш?» дигәндәй карап алдым. Ул кызарып кына исәнләшә дә:

– Эльмигга апа, сезне чакыгралагр... – диде «р» авазын сакаулатып.

– Кем?! – дип сорыйм аптырап.

– Чыккач күгегрсез, – диде дә китеп барды.

Коридорның аргы башында озын буйлы егет Хәйдәр Гайнетдинов басып тора иде. «Ялкын» редакциясендә эшләгәнен дә беләм. «Сәлам, Эльмира!» – дип, ерактан ук сәлам бирә, җитмәсә. Хәйранга калдым: бу тәкәббер егетнең гомергә исәнләшкәне юк иде бит! Ул безнең тулай торакта еш күренә. Бездән бер курс түбән укучы җырчы, шагыйрә кыз Флера Низамова белән гел очратам үзләрен. Хәл-әхвәл алышты да, «Ялкын»га кайчан, ничек килүемне сораша башлады. «Их, үзем юк идем ул көнне!» – дип тә куйды. Аннары: «Дүшәмбе иртән 10 да планерка безнең. 9 ларга кил әле редакциягә», – ди. «Газеталарда чыккан мәкаләләрне алыйммы?» – дим. «Алып кил аларны да», – ди.
Хуш. Мин килдем. Хәйдәрләр утырган бүлмәгә керергә оялып, коридорда басып торам. Ишек гадәттәгечә каерып ачып куелган.

– Башта пальтоңны салырга кирәк, – ди Хәйдәр. – Мин инде сине редакторга алып кереп йөри алмыйм. Үзең керерсең, – димәсенме!

Тәмам коелып төштем.

– Борчылма, син киләсен беләләр, – дип тә куйды әле.

Роза апа Хафизова елмаеп каршы алды. 

– Сине эшкә алырга булдык. Кайчаннан эшли башлыйсың? – ди.

– Бүгеннән үк! – дигәнемне сизми дә калдым. Чөнки инде лекцияләр беткән, диплом гына язып ята идек.

Миңа Хәйдәр Гайнетдинов һәм Габделхәй Сабитов утырган бүлмәгә кереп утырырга һәм гариза язарга кушты Роза апа.

Рәсми кәгазьләрне язу тәртибен беләм, анысы кыен түгел. Ләкин мине кем итеп эшкә алалар икән? Аны гаризада ничек күрсәтергә? Хәйдәргә мөрәҗәгать иттем. «Менә анысын, малай, әйтә алмыйм. Күрше бүлмәдә безнең җаваплы секретарь Разил Вәлиев утыра. Булмаса, бар, аннан кереп сора әле», – ди.

Разил абый елмаеп тыңлап торды да:

– Редактор буласың килдемени? – ди төртмә телләнеп.

– Юу-ук... – дим, корт чаккандай.

Ә ул һаман үртәгәндәй сөйләшә:

– Редактор буласың килгән инде, – ди. – «Главному редактору журнала «Ялкын» Хафизовой Розе Саидовне» дип язасың да, «Прошу Вас принять меня на работу редактором» дип язып, кулыңны куясың, дип аңлата.

Мин шунда гына журнал редакциясендә баш редактор, бүлек редакторы, өлкән редактор, редактор дигән штатлар барлыгын аңлап алам.
Мине эшкә чакыра килүләре дә кызык кына булган. Баштарак Роза Хафизова икеләнеп калган: «Бигрәк бала-чага кебек. Катырак берәр сүз әйтсәң, елап җибәрер сыман», – ди икән. Төрле кешеләрне тәкъдим итеп аптыратып бетергәннәр: берсе дә баш редактор күңеленә хуш килмәгән. «Мәһдиев тәкъдим иткән кызга тукталыйк булмаса. Аны каян, ничек табып була икән? Хәйдәр, син тулай торак тирәсендә еш буласың. Чакыр әле шул баланы», – дигән. 

Шулай итеп, мин 20 мартта, журналның туган көнендә беренче эш көнемне башладым. Монысы да очраклылык инде. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kyzykly-ellar-kyzykly-saxeslar-3.)

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар